Логотип «Мәйдан» журналы

Мине җиргә көзләр бүләк иткән

Мине җиргә көзләр бүләк иткән,Табигатькә алтын тамганда.Кошлар соңгы тапкыр аваз бирепТуган җирдән китеп барганда. Мин дә алар сыман очар идем,Канатларым булса очарлык.Бирегезче мина пар канатлар...

Мине җиргә көзләр бүләк иткән,
Табигатькә алтын тамганда.
Кошлар соңгы тапкыр аваз биреп
Туган җирдән китеп барганда.
 
Мин дә алар сыман очар идем,
Канатларым булса очарлык.
Бирегезче мина пар канатлар
Галәм киңлекләрен кочарлык.
 
Канат җәеп очкан шул кошлардай
Ирекле мин, күңлем – биектә.
Тик бер көнгә булсам кош баласы,
Очар идем җиде кат күккә.
 
Көзнең сихрилеге әсир итә,
Әсир итә моңсу матурлык.
Вакытларны ничек туктатыйм сон?
Шул көзләрдә бераз калырлык.
 
Көтче бераз, вакыт, ашыкма әле,
Син дә аргансыңдыр ашыгып.
Эх.. туктаса иде вакыт дигәннәре,
Дөнья кумас идек шашынып.
 
Мине җиргә көзләр бүләк иткән.
Уйнаклашып яфрак очканда,
Уттай янган миләш-баланнардан
Яңгыр тамчылары тамганда.
 
Әкияти көздә туган бала бит мин,
Шул әкият минем күңелдә.
Онытылмас моңлы бер җыр булып
Калсын көзләр минем күңелдә.
 

Алена ЕВДОКИМОВА


Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар