Логотип «Мәйдан» журналы

Көнбагыш

Таһир Шәмсуаров шигыре.

Син июльдә таҗларына кагыл –
Юкка чыга җанда бар сагыш.
Туган җирнең тиңсез чәчәге син,
Рәхмәт сиңа, көләч көнбагыш!

Бер гүзәллек үзенә тарта таңнан,
Елмаюлар били шул чакта.
Вакыт табып кырга чыга калсаң,
Көнбагышлар ала кочакка.

Телең белән әйтеп бирәлмаслык
Бер ярату хисе бар анда.
Көнбагышлар озатып кала мине,
Каршы ала балкып кайтканда.

Кара төндә сукмак эзләгәндә,
Шулай булыр диеп кем әйтә –
Сине көтеп торган сары сердәш
Авылыңа юлны күрсәтә.

Бу басуга шатлык оялаган,
Һәр тарафтан бәхет ургыла.
Әйтерсең лә кояш җиргә төшкән,
Тирә-ягым тоташ нур гына.

Туган якның җәйге чәчәге син,
Илһам бүләк иткән көнбагыш.
Кояш тулы таҗларына кагыл,
Юкка чыга җанда бар сагыш!..

Таһир ШӘМСУАРОВ

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар