Логотип «Мәйдан» журналы

Йөзек

Танышым сөйләгәннәрдән.

Әниемнең миңа биргән йөзеге югалды. Кайчан, ничек югалганын да белмим, куйган урынында юк. Бөтен фатирның астын-өскә китердем. Башта иремне, аннан балаларны дер селкеттем – йөзек юк. Утырып еладым – йөзек юк. Кая булырга мөмкин инде ул, дип көне-төне уйлап йөрим. Йөзек юк. Аптырагач, күрәзәчегә бардым. «Табылыр, кайгырма!» – диде. Ничек кайгырмыйм инде, табылмый бит. Юк. Әллә җен алды, әллә пәри. Өй иясе шулай минем белән шаярамы әллә? Минем бит ул йөзекне шкатулкадан чыгарганым да булмады. Ул йөзек бик кадерле. Әкияттәге Дөю пәриенең җаны кебек. Йөзек – шкатулкада. Шкатулка – комод эчендә. Комод безнең йокы бүлмәсендә.

Күз карасын кеше ничек сакласа, мин дә йөзекне шулай сакладым бит югыйсә. Киеп йөргәнем дә юк. Ара-тирә шкатулканы ачып, карап кына торам мин аңа. Чөнки ул әниемнең йөзеге. Ә әнием инде вафат. Миңа калган йөзек тә түгел, энемнең хатынына васыять ителгән йөзек бит ул.
Минем әти белән әни йөрешеп, яратышып өйләнешкәннәр. Матур яшәделәр. Һәрхәлдә, минем аларның кычкырышканнарын ишеткәнем булмады. Энем белән минем ара – алты яшь. Әнием, ни сәбәпледер, әллә бәләкәй, төпчек бала булганга, гел энемне кайгыртып, аның өчен борчылып яшәде. Тора-бара:
– Минем белән берәр хәл булса, энең нишләр инде, – дип әйтә торганга әйләнде.
– Әни, синең белән нәрсә булсын инде, юкны сөйләмә, – дим.
Авырып йөргән икән, сиздермәгән генә.
Әнием энемне мин көнләшерлек дәрәҗәдә, әллә нинди аңлатып булмаслык бер ярату белән ярата иде. Энем дә әнине ярата. Аларның арасында күзгә күренми торган тылсымлы бер җеп бар. Кайда гына булсалар да бер-берсенең хәлен белеп, тоеп торалар.
Мин кияүгә чыктым. Бер-бер артлы балалар таптым. Матур гына яшибез.
Әни һаман:
– Кызым, синең тормышың матур. Синең өчен борчылмыйм, энең өчен борчылам. Сез – ике күз кебек ике бала. Бер-берегезне ташламагыз. Энеңне берүк ташлама, – ди.
– И әни, гел бәхилләшкән кебек сөйләшәсең, котларымны чыгарасың. Шулай дип әйтмә әле. Алай әйтмәсәң дә, мин энемне ташламыйм инде, – дип, гел әнине сөйләвеннән туктатам.
Бер көнне әни каршына утыртты да, үзенең алтын алкасын, йөзекләрен, чылбырын миңа бирде. Йөзекләренең иң матурын, зур кашлысын, кыйммәтлесен: «Кызым, бу йөзекне, энең өйләнгәч, аның хатынына бирерсең, яме», – диде.
– Әни, энем өйләнгәч, киленеңә үзең тапшырырсың, – дим.
Әнием моңсу гына елмаеп куйды, эндәшмәде.
Мин, көн саен иртән шалтыратып, әнинең хәлен беләм. Бу – язылмаган канун. Ул көнне дә иртән шалтыраттым.
– Кызым, бераз гына хәлем китеп тора, ятып торам әле, соңрак шалтыратырсың, – диде.
Төш вакытында әти шалтырата:
– Кызым, әниең безне ташлап китте бит...
Сезнең ялгыз үсеп утырган агачны яшен сукканын күргәнегез бармы? Минем бар. Әти шалтыраткач, үземне кисәк кенә яшен суккандай хис иттем. Яшен камчысы агачны икегә телә дә, шул минутта ук агач дөрләп янган утка төренә. Яңадан, уты сүнгәч тә, агач кап-кара булып, яшәү билгеләре чыгармыйча, каралып «өнсез» кала.
Әтинең сүзләре колагыма килеп ирешсә дә, аңыма барып җитми. «Ничек инде ташлап китте?» дигән уй миемне көйдереп алды да, мин ниндидер караңгылыкка, бушлыкка очтым. Кояш сүнде. Ашауның тәме, тормышның яме китте. Бернәрсә күрмим, бернәрсә ишетмим. Әниләрен югалтканнар мине аңлар. Ярты ел үле дә түгел, тере дә түгел йөрдем. Мин шулай аңкы-миңке йөргәндә, яңа гына унсигезен тутырган энем өйләнеп тә куйган. Өйләнеп куйган, дим, чөнки беркемгә бер сүз әйтмичә, булачак хатыны белән ЗАГСка барганнар да язылышканнар. Йөргән кызы да калды. Ансы уч төбендә бии торган матур, җыйнак гәүдәле, кара кашлы, кара күзле, озын кара чәчле, карап кына торырлык кыз иде. Хатыны исә озын буйлы, сары чәчле. Ирдә булып кайтырга да өлгергән. Баласы да бар. Балалы хатын булгач, яшькә дә энемнән зуррак булып чыга бит инде.
Килен кеше тиз генә авырга да узды. Авырлы йөргәндә, җир йөзендә ул гына  авырлы кебек кылана бу. Анда гына токсикоз. Аның гына биле авырта. Әллә ниләр ашыйсы килә. Әллә ниләр таптыра. Сөтне суга куштыра да, аннан аерып бирергә куша. Тагын ниләр кыланганын әйтеп тә, язып та тормыйм. «Сөймәснеке – сыймас», син аны башта ук яратмагансың, үзен яратмагач, кыланмышларын да яратмагансың, киленне кем ярата инде, диярсез. Юк, мин аны яратам дип әйтә алмыйм, әмма яратмыйм да түгел. Энем ярататкач, мин дә аны якын күрәм. Килсәләр кунак итәм. Ашымнан калдырмыйм. Туган көннәренә барам, үзем дә чакырам. Мин бит энемә әни урыныа калган кеше. Энемнең бәхетле булуын чын күңелдән, бөтен йөрәгем белән телим. Шуңа күрә сабыр, ачык йөзле, кунакчыл булырга тырышам.
Өйләнеп бераз торгач, әле балалары тумаган иде, энем:
– Апа, әни бит минем хатын буласы кешегә йөзек калдырган иде, бир инде син аны, – ди.
Мин йөзекне туйда, бөтен кеше алдында, әнинең васыяте буларак, килен кешегә тантаналы рәвештә, матур итеп тапшырырмын дигән идем. Туй-мазар булмады бит. Ярар, болай гына бирим инде, дип уйлыйм. Йөгереп барып йөзек яткан комодны ачытым, шкатулканы актарам. Йөзек юк.
Идәнгә төште микән дип, үрмәләп бөтен җирне карап чыктым. Йөзек юк. Шкафларны, комодларны актарып чыктым. Хәтта кухня шкафларын да җентекләп актардым. Йөзек юк.
– Син минем хатынымны яратмыйсың инде, шуңа күрә ул йөзекне бирәсең килми. Бирәсең килмәгәч, тапмаган булып кыланасың, – ди энем.
– Ничек инде бирәсем килми, ул бит әнинең васыяте. Әнинең васыятен мин ничек үтәми калыйм? Энем, чыннан да таба гына алмыйм. Табу белән бирәм.
Энемнең баласы туды. Бераздан энем безгә хатынсыз, үзе генә килгәли башлады. Тора-бара бөтенләй хатыныннан аерылды.
Бер көнне тузан сөртеп йөри идем, әнинең йөзеге комод өстендә ята.
Комодның эчендә дә, шкатулка эчендә дә түгел, нәкъ менә комод өстендә, күренә торган җирдә. Эчендә булса, мин аны бик озак күрмәс идем, чөнки шкатулканы бик сирәк ачып карыйм. Әниемне бик өзелеп сагынганда, әйберләрен барлап, карап куям. Әйберләрен барлый-барлый елап алам. Аннан тынычланып, барысын да урыннарына урнаштырам.
Бу хәлгә берничә ел үтте инде, ә мин һаман аптырашта: кая булып торды ул вакытта әнинең йөзеге? Кая китте дә, каян шулай килеп чыкты?
Уйлыйм-уйлыйм да, уйларымның очына чыга алмыйм. Әлеге вакыйганы берничек тә аңлатып булмый. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Менә сезнең белән уртаклашырга булдым. Бәлки, сезнең белән дә шуңа охшашрак берәр хикмәтле хәл булганы бардыр?
 

 

Илүсә НӘБИУЛЛИНА

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

 

 

«Мәйдан» № 3, 2023 ел

 

Комментарийлар