Логотип «Мәйдан» журналы

Изгелек ни хак? (Булган хәл)

Сызланудан төн озын күз дә йоммаган Фазылҗан карт, карчыгын уятмаска тырышып, таң беленү белән ятагына торып утырды.

Хәер, хәзер караңгы да төшеп тормый, көннең иң озын мәле бит, бер мизгел караңгыланып ала да, яктыра да башлый. Яңа гына район хастаханәсендә ятып чыкса да, аяк-буыннарның сызлавына түзәр әмәл юк. Табиб: «Бабай, сезгә һәрдаим дару эчеп торырга кирәк булыр», – диде. «Бәй, алай булгач, үлгәнче эчәргәмени даруларны?» – дип соравына: «Әйе, үлгәнче эчәргә, әгәр кирәк булса,аннан соң да», – дип үзенчә шаяртып, йомшартып куйды табиб.
Бүген республика күләмендә зур бәйрәм, «Шәҗәрә» бәйрәме булачак. Риваятьләрдән күренгәнчә, авылга дүрт нәсел нигез салган. Шуларның берсе Фазылҗан картның ерак бабасы булып чыга.
Нәсел шәҗәрәсен төзеп, шуны республика күләмендә якларга тиеш иде дә, менә бит ничек килеп чыкты. Бөтенләй таякка калып бара. Ихатага чыгып кермәкче булып, таягын кулына алды. Карчыгы, әллә кайчан торып, кош-корт карап булаша икән. Фазылҗан карт үзе урынына әбисен җибәрергә булды. Карчыгы да илле елга якын бергә торып, шушы нәсел кешесенә әйләнеп беткән инде. Нәсел агачын биш бармагы кебек белә, һәр кешесен якын күреп, үз итеп тора. Әнә, аны алырга килгән машина да кычкырта бугай. Карт, карчыгын хәерле юл теләп озатты да, өйгә керде. Даруларын алып эчим дисә, бик кирәклесе генә, төнгә каршы эчеп куя торганы бетеп куйган икән. «Их, әбиемә әйтеп җибәрмәгәнмен», – дип уйлап куйды ул. Гөнаһ шомлыгына, карчыгы кесә телефунын өстәлдә онытып калдырган. Бу – олы кешенең ашыгу галәмәте инде. «Хәтерсез», – дип битәрләмәде. «Үземә ничек тә барып кайтырга туры килә инде», – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, иртәнге чәен эчеп, даруларын кабып куйды. Тышта көн кызганнан-кыза барды. Фазылҗан алма бакчасында үз куллары белән ясап куйган уңайлы утыргычка чыгып утырып, бал кортларының очуын бераз күзәтеп торды. Аннан буыннарының сызлавын онытырга тырышып, аларга эчәргә су салды, җиләк-җимешләргә сибәргә дип, коедан су тарттырды. Ул шулай әвәрә килгән арада, Фәнүзә әбине бәйрәмнән кайтарып та җиткерделәр. Төш җиткән икән бит!
Бәйрәм хәлләрен сөйләп, күргән-белгәннәрдән сәлам тапшырып чәй эчүгә, әби әзрәк ял итмәкче булды. Көн дә сүрелгәндәй итте. Бабай районга дару алырга барырга җыенды. Районга алар һәрвакыт бергә йөриләр иде. Бу юлы карчыгы ятып торгач, берүзе генә йөреп кайтмакчы булып чыгып китте. Җиңел машинасын кыздырып юлга чыгуга, күңелләре күтәрелгәндәй булды. Менә ни галәмәт, шушы машинасына утырса, сызлаулары басылгандай була, үзен җиңел хис итә башлый. Башта банкка кереп пенсиясен алды, аннан даруханәгә юнәлде. Дарулар, ашарга икмәк, бераз вак-төяк алуга, пенсия акчасы яртылашты. Икмәк кибетеннән чыккач, әйберләрен рәтләп кую өчен акча һәм документлар салынган сумкасын машина түбәсенә куйды. Әйберләрен урнаштырып, аяк астына аркылы төшкән таягын күтәреп алды да кузгалып та китте.Үзенең уңышлы йөреп кайтуына сөенеп, әйбер-караларын күтәренеп өйгә керүгә, әбисе чәен яңартып җибәрде. Күпме акчасы калганын исәпләп кую нияте белән сумкасын эзли башлады. Сумка юк! Машинамда онытып калдырганмындыр дип, машинасына таба титаклады. Тик күпме эзләсә дә сумкасы табылмады. Ул, хуҗасы кузгалып китүгә, машина түбәсеннән шуып төшеп калган иде. Их, әттәгенәсе... Арттан кемдер машина кычкырткандай булган иде шул. Бөтен игътибарын алга юнәлткәнгә, аны искә дә алмады.
Картның хәле китеп, йөрәге кысылып куйды. «Сабыр, Фазылҗан, сабыр», – дип үз-үзен юатты. Әйбер табылыр, баш бетмәсен. Йөрәк даруын эчеп, әзрәк хәл алгач, Фәнүзәсенә сумкасын югалтуын әйтте. Карчыгы акыллы шул, аны-моны әйтеп, йөрәген яндырмады, картының суынган чәен яңартып, тиз генә авылда яшәгән энесенә шылтыратты. Бабайның машинага утырып юлга чыгарлык рәте юк иде инде. Тиз генә җыенып, юлга чыктылар. Тик сораштырулар, эзләнүләр бер нәтиҗә дә бирмәде. Телеүзәккә кереп, белдерү биреп, такси хезмәтенә хәбәр салып, кире кайттылар. Ярты сәгать үтмәгәндер, «Сумка таптым», – дип, бер таксист хәбәр итте. «Сумкагызны яхшы бүләкләү булса гына кире кайтарам», – дип әйтеп тә куйды. Фазылҗан карт: «Китер, балам, китер,бүләкләрмен», – диде сөенеп.
Шорты белән майка гына кигән озын буйлы, чандыр гына кеше капкадан килеп кергәндә, бабай күтәрмәдә көтеп тора иде инде. Таксистның кулында таныш сумка. Сумканы ачып әйберләрен актарып күрсәтә башлады: документлары бар, банк карточкасы да үз урынында. Балаларга кредит белән булышканга, пенсиясен банк аркылы алу өчен карточка ачкан иде ул. Бу бабай бик бай, дип уйлагандыр инде: «Кая бүләкләү?» – дип, сораулы карашын картка төбәде.
Фазылҗан аның усал, салкын күз карашы белән очрашмаска тырышып: «Бирәм-бирәм, өч литрлы юкә балы бирәм, улым», – дип, бөтерелде. Таксист: «Сез минем шартны белмисез бит әле, егерме мең сум акча бирәсез, бүләкнең хакы шундый», – дип белдерде. «Бәй, бу бит, балам, минем ике айлык пенсия акчасы! Бүген алган пенсиямнең яртысы калган иде, ул да сумкада юк, тиененә кадәр себереп алынган». «Алай булгач сумка да, документлар да юк, бабай. Ярый, яртысын, ун меңне бир дә, мин киттем». «Син мөселман кешесе, белергә тиешсең, алай ярамый, сорап алу килешми. Изгелекнең хакы юк бит, саваплы булырсың», – дип бабай, еллар үтү белән төссезләнгән зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп карап, үтенгәндәй итте. «Булды-булды, биш меңеңне бирәсең дә, вәссәләм! Мин бит сине нинди зур бәладән коткарам, ә син ниндидер изгелек турында гәп сатасың, картлач!»
Бабай нәүмизләнеп карчыгына карады. Фәйрүзә карчык, олы кешегә карата шундый ихтирамсызлыкка шаккатып, телсез калган иде. Аларның үлемтеккә дип җыйган акчалары бар иде барлыкка, бөтенләй юк түгел. Тик аңа ахыр чиктә генә тотыналар иде. Шуның биш меңен чыгарып бирергә туры килде.
...Капчык эчендә без ятмый, бер тишеп чыга, диләр. Соңыннан ишетелгәнчә, кызы кияүгә чыга, никах уздырырга акча эшләве икән моның. Тик кызың кияүгә чыкканда шушылай акча эшләү түгел, ә күбрәк савап эшләү турында уйларга кирәк иде бит. Үзенең кемгәдер сөйләве буенча, хатыны да белгән булса кирәк. Бу ана ни турыда уйлады икән? Сумка тулы догалар, дисбе ятканын күргәннәрдер бит. Чыгып киткәндә: «Рәнҗеп калмагыз инде», – дия белә үзе.
Юк, акчасын җәлләмәде ул. Акча бер кәгазь кисәге генә. Үлә-нитә калса, матур итеп җыештырып куярлык, әти, дип өзелеп торган балалары бар. Акчаның, байлыкның иманнан өстен була баруын күреп, җаны әрнеде аның. Бер-береңә ихлас мөнәсәбәт имансыз совет чорында бетмәгәнне, хәзер килеп, кешеләр арасында сәер бәйләнешләр урнаша. Булганына канәгать булу дигән төшенчә онытыла бара. Күп кирәк, тиз кирәк. Эштән тәм табып, янып эшләүчеләр кими. Гәрчә, ялланып эшләгән кешегә нигә кирәк яну? Акча бирсәләр, шул җиткән. Изгелекнең хакы юклыгын, аның бәһалап бетергесезлеген аңлата алмады. Менә шуңа җаны көйде Фазылҗанның. Кыямәт көнендә адәм баласының гамәлләре үлчәүдә үлчәнер икән. Хәтта яхшылык белән яхшылык үлчәнер, ди. Үлчәүнең бер ягына кешенең укыган намазлары, тоткан уразалары, кылган хаҗлары, чалган корбаннары куелыр. Икенче якка кешеләрнең бер-беренә эшләгән изгелекләре. Гади елмаюдан алып, мал белән, көч белән ярдәм итүләр куелыр. Һәм, ни гаҗәп, кешене сөендерер өчен кылынган кечкенә бер эш, укыган намазлардан, тоткан уразалардан, кылган хаҗлардан авыррак килер, дип әйтелә бер кыйссада. Изгелек белән игелек итү кешеләрнең рухи ихтыяҗына әйләнгәнче күпме вакыт үтәр, әйтүе авыр, ләкин килер ул вакыт. килер. Иншаллаһ! И Раббым, бәндәләреңә күңел сафлыгы бир, нәфес колы булуларыннан сакла. Иманлы бәндәләрең белән генә очраштыр, дип, дога кылып куйды Фазылҗан карт.
 

Флүрә ГАЗИЗОВА.

Фото: ok.ru


«Мәйдан» №5 (май, 2019)

 

Комментарийлар