Икмәк кыерчыгы
Кояш астында уңып, җилгә чуалып беткән чәчләремне төпчек апам теше сынып сирәкләнгән агач тарак белән ипкә китерергә тырыша.
Тарта-йолка, озын, калын чәчемне тарый. Минем куе чәчем – әниемнең горурлыгы. Әллә-лә! Мин сикергәлим. Апам мине тик тормаганым өчен орыша. Ничек тик тормак кирәк? Авырта бит! Үзенә сигез яшь кенә булса да, ул миңа апа да, әни дә. Чөнки әнием еракта, торф эшендә. Мине карау шушы төпчек апама йөкләтелгән. Башка апамнарга да эш муеннан. Гаилә бик зур, мине дә кертеп, ун кешедән тора.
Картәтием авыру. Зур сәкегә аңа урын җәелгән. Шунда ятып кына тора. Гаиләне туйдыру, балаларны исән-сау үстерү картинәм Бибиәсма өстендә. Ул бәләкәйрәк апамнарга өй эшләрен кушып, зурракларын үзе белән ияртеп, көнозынына басуга яки фермага эшкә китә. Шулкадәр бала тәрбияләп, картинәй урак уруда беркайчан ал бирмәгән. «Әсма – ат ургычы бит ул», – дип сөйли торган булганнар. Әнием сөйләвенчә, бәбәйләрен басуда урак урганда, яки ындыр табагында ашлык сукканда табып, күлмәк итәгенә, я шәленә төреп алып кайткан. тугыз баласы булып, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Әй, нык булган да соң! Балалары да нык, таза булып үскәннәр. Бөтенесе дә диярлек сиксәнне узып киттеләр. Мин белгәндә, картинәм нидер эшли, нидер хәстәрли, хәтта мин аның өстәл артына утырып ашаганын да хәтерләмим. Әллә фәрештә булдымы икән ул?
Әнә апам, ниһаять, чәчләремне җыеп, ике толым итеп үреп бетерде. Көмеш тәңкә тагылган чәчүргечемне дә чәчемә үреп куйды. Тәңкәләрем, мин кыймылдаган саен, матур тавыш чыгарып чылтырыйлар. Туган көнемә картинәм бүләк иткән тәңкәләр.
Мин, кәҗә бәтие кебек сикергәләп, өйгә таба йөгерәм. Ачык тәрәзәдән әллә кайчан инде, борыннарны кытыклап, аш исе килә. Аш әле пешеп бетмәгән икән шул...
Сугыштан соңгы еллар. Тамак икмәккә туймаган чак. Кая инде ул икмәк! Әрчелмәгән бәрәңге турап пешерелгән умач ашы – иң олы ризык. Картинәй кайчак ашка бер чеметем генә кыздырылган терлек мае да салып җибәрә. Бездә аны «сызык» диләр. Ашап туйгысыз, күрше чибәр әби әйтмешли, «байлар ашы» була. Матур апа ашарга чакыра бугай. Без төпчек апа белән йөгереп кергәндә, барысы да өстәл артына утырышкан, һәрберсендә агач кашык. Картинәйнең зур табакка учактагы казаннан аш сосканын көтеп утыралар. Картинәм тәмле буы чыгып торган табакны апаларым сап-сары итеп кырып юган өстәл өстенә утырта. Урыныннан торган картәтием, бисмилласын әйтеп, ашка үрелә. Аны ашый да алмый инде ул. Ләкин аннан алда ашка беркем дә үрелми. Ул рөхсәт иткәч кенә, барысы да, ашыга-ашыга, кашыкларын уйната башлыйлар. Ә мин – бәләкәй. Сәке өстенә картәтәйнең тире кәзәкиен салсалар да, табакка буем җитми. Күз ачып йомганчы табакның яртысына да җитеп баралар. Мин мөлдерәп картинәйгә карыйм. Ашыйсым да килә, елыйсым да килә. Ләкин ярамый. Картинәй минем хәлемне аңлады бугай. Кече яктан бутка кебек куерган ашны бәләкәй җамаяк белән минем алга куя. И, газиз картинәм, миңа ашны суытырга куйган икән бит! Ашыгып авызы пешмәсен сабыемның, дигәндер инде. Алъяпкычының түш кесәсеннән генә алып, кара икмәк кисәге дә бирә. Өстәл артында ашап утырган апаларым, ялт ашаудан туктап, өметләнеп картинәйгә карыйлар. Юк шул, бәләкәй генә икмәк кисәге миңа гына эләгә, иң бәләкәй кешегә. Табак белән авыз арасында кашыклар тагын да шәбрәк хәрәкәтләнә башлыйлар. Мин дә алардан калышмаска тырышып, ашымны шәп итеп ташырга керешәм. Әнә табакның төбенә төштеләр дә бугай. Агач кашыкларның шакылдавы ныграк ишетелә. Апамнар да туя башлады булса кирәк. Табак төбендә калган чикләвек төше кебек кенә бәрәңге кисәкләрен әкрен генә минем алдыма сала башладылар. Шул чаклар исемә төшсә, йөрәгем чәнчеп куя. Алар бит аны артып калганнан түгел, ә бер үксез сабый итеп күреп, яратып, күңел җылысына мохтаҗ бала итеп биргәннәр. Никадәр мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык үрнәге...
Ә мин, учыма кысып тоткан икмәк кыерчыгын, яртылаш бәрәңге кабыгыннан торган шулпама мана-мана, тәмләп ашап бетерәм. Өстәлдән апаларым салган бәрәңге кисәкләрен дә чүплим. Шул аштан да тәмлерәк аш ашамаганмын кебек тоела. Ашны ашап бетерү белән, апамнар өстәлне ялт итеп җыештырып, юып та куялар. Ун кашык белән бер табакны юуу озак та түгел инде.
Бала кешесенә күп кирәкмени? Тамак тук, җылы караш булса, шул җитә. Өстәл артында ук йоклап та китәм бугай. Кызыл үгез тиресе җәелгән озын сәкегә мине кем илтеп салганын хәтерләмим дә.
Балачакның хәтеремә сеңеп калган бер мизгеле. Ерак үткәнемнең бер хатирәсе. Игелекле картәтием һәм картинәмнәргә багышлыйм.
Флүрә ГАЗИЗОВА
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №5 (май, 2019)
Комментарийлар