Икмәк
Икмәккә, җиргә мәхәббәтБабамнардан башланган.Йөрәк әрнеп, кулга алдым,Икмәк җиргә ташланган...Икмәк бит ул – тормыш җыры,Икмәк сүзе – туган җир.Ил бәхете җирдә генә,Иген иг...
Икмәккә, җиргә мәхәббәт
Бабамнардан башланган.
Йөрәк әрнеп, кулга алдым,
Икмәк җиргә ташланган...
Икмәк бит ул – тормыш җыры,
Икмәк сүзе – туган җир.
Ил бәхете җирдә генә,
Иген игә булган ир!
Иген кыры, курай кебек,
Озын көй уйнап тора.
Икмәк тотсам, гомер серен –
Моңлы җыр тыңлап торам.
Акыл – алтын, тиңдәше юк
Икмәк дигән хикмәтнең.
Күпме көч түккән игенче,
Кадерен бел икмәкнең.
Туфрак – игенченең көче,
Тире белән ашланган.
Йөрәк әрнеп кулга алдым,
Икмәк чүпкә ташланган...
«Мәйдан» №5 (май, 2019)
Бабамнардан башланган.
Йөрәк әрнеп, кулга алдым,
Икмәк җиргә ташланган...
Икмәк бит ул – тормыш җыры,
Икмәк сүзе – туган җир.
Ил бәхете җирдә генә,
Иген игә булган ир!
Иген кыры, курай кебек,
Озын көй уйнап тора.
Икмәк тотсам, гомер серен –
Моңлы җыр тыңлап торам.
Акыл – алтын, тиңдәше юк
Икмәк дигән хикмәтнең.
Күпме көч түккән игенче,
Кадерен бел икмәкнең.
Туфрак – игенченең көче,
Тире белән ашланган.
Йөрәк әрнеп кулга алдым,
Икмәк чүпкә ташланган...
Светлана ВАСИКОВА
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №5 (май, 2019)
Комментарийлар