Барымта (хикәя)
«Чит кавем керде йортыма», – дип елады ана, башкаладагы төпчегенең өйләнү хәбәрен алгач.
«Чит кавем керде йортыма», – дип елады ана, башкаладагы төпчегенең өйләнү хәбәрен алгач. Килгән-киткән һәммә кешегә дә өстенә ишелеп килгән олы хәсрәте хакында сөйләде. «Нишлисең инде, заманасы шул, язмышы шулдыр, ахыр чиктә, милләттәмени эш, әнә безнекеләр...», – дип, аптыраганнан юатырга маташучылар аның ачуын кабартты. «Үз башыгызга төшмәгәч», – дип үртәлде. Юатучылар исә: «Газиз Аллам, үзең сакла мондый бәладән», – дип эчтән тәүбә итте.
Алдан телеграмма сугып, кәләше белән таныштырырга кайткан улын капка төбенә каршы алырга чыкмады ана. Төкле аягың белән, дип, киленен мендәргә бастырмады, татлы телле, бай дәүләтле булыгыз, дип, кавышучыларга бал-май каптырмады. Бәйрәм ясап, табын корып көтмәгәнен яшермәде, елмаеп-балкып күрешмәде, килененең «здрасте»сына сүлпән генә: «Здрасте! Ничек кайттыгыз?» – диде. Хәтта ниндирәк икән минем килен, дип сынап, йөзенә дә туры карамады. Нәрсәсен сынасын, үз милләтенең мөһере сугылган инде аңа. Шуңа күрә төс-кыяфәте белән татар кызларыннан әллә ни аерылмавын, хәтта бераз улына тартымлыгын да танырга теләмәде.
Ә килен хәйран чибәр иде. Төн карасыдай озын чәчләрен җыйнак итеп төйнәп куйган. Кыйгач кашларына, озын керфекләренә таман гына салган буяу-карасы аларны тагын да күркәмләтеп җибәрә. Күперенке иреннәренә әллә сөрткән, әллә юк, әллә үзләре шулай сусыллар, «татып карагыз мине» дигән кебек ымсындыралар. Юлда кияргә уңайлы кыска пальто, чалбар зифа буй-сынын бик килешле итеп кысып торалар. Ә һиммәт гәүдәле ир янәшәсендә бу гүзәллек бишләтә-унлата артып күренә.
Ана улын олы бер ачыну белән кысып кочаклады, ярсып елап җибәрүдән тыелып, башын аның киң күкрәгенә төртте, берничә секундка тынып калды. Аннары кинәт кенә ычкындырды да, читкә карап, күзләрен сөртте.
– Әйдәгез, үтегез, – диде. Ничек кенә каты торырга тырышса да, улын күргәч, йомшарып китте. Әмма өзелеп көткән багалмасына сөенеп, ихлас елмая алмады. Ни буласын чамалаган яшьләр бер-берсенә мәгънәле караштылар, ананың тынычланганын көттеләр. Улы, «елама, әни»дән башка артык сүз әйтергә базмады. Йортка әнә шулай килен төште. Кайту белән кәефләрен кырмыйм, дип тормады, яңа кеше алдында алай ярамаганлыгын да уйламады, ялгышып та русча кыстырмаска ниятләгән ана түзмәде, чәй табыны корганда ук, ике телне бер итеп, алдан әзерләгәннәрен тезде.
– Урыска бирер өчен үстердемме мин сине, – дип турысын ярды. «Бирер өчен» диде, «алыр өчен» дә димәде.
– Картайган көнемдә ышанычым син генә, дип тәкрарламадыммыни? Инәй кирәкмимени хәзер? Шул гомер кайтып әйләнмәгәнеңә шикләндем аны мәгәр. Төшемә кара күлмәктән кердең. Әллә ниләр уйлап бетердем. Әмма бу чаклы да булыр дип көтмәгән идем. Бу гамәлеңә мәңге ризалыгым юк.
Төпчеген, иң яраткан улын, ник бер кызганса! Сүзләрен әйтем-мәкальләр белән дәлилләп, бик үтемле итеп әйтте. «Анасын тыңламаган бала, бәхетле була алмый», «Бәхет аналарның аяк астында» һәм башкалар, һәм башкалар. Яшьләрне закон белән теркәлгән тулы хокуклы гаилә итеп танырга теләмәде барыбер. Улының ана сүзеннән чыгуы башына сыймады.
Инде ата булырга әзерләнгән ир, анасы өчен дә, үзе өчен дә кыенсынып, колак яфракларынача кызарып утырды. Әйтерсең лә гафу итмәслек гөнаһ, башка сыймаслык җинаять яки оятлы эш өстендә тотылган. Анасының үзен санламыйча сөйләшүе кимсетсә дә, хатыны алдында дәрәҗәсен төшерсә дә, дәшми калуны хуп күрде. Үтәр, суыныр, күнәр, диде. Хәтта ишеткәннәре өчен кичерә дә барды. Улым, дип өзелеп торган әнисе бит ул. Әмма дөньяга караш минуты-сәгате белән үзгәргән заманда милләт, милләт диюе белән килешмәде. «Югалттым ... », «Син безнеке түгел инде хәзер ... », – дип ачынуын чын-чыннан аңламады.
Иркен яши ул, мөмкинлек чыккан саен кайтып торачак. Хәбәрләшергә кесә телефоны калдырып китәчәк әле менә. Элемтә зарланырлык түгел, шөкер. Картлыгымда ялгызмын дип һич кайгырасы түгел.
Килен дәшмәде. Ире, юлга кузгалганчы ук, анасының чит-ят кавем белән катнашуга аяк терәп каршы торуы хакында кисәткән иде инде. Хәер, үзен бу йортта күрергә теләмәгәнлекләрен бернинди кисәтүләрсез дә, бианасының караңгы йөзеннән үк төшенде ул. Кереп тормый гына борылып китеп барса да була иде. Ире дә, һичшиксез, иярер иде. Әмма иренең, анасы улы гына булудан күптән туктап, хәзер инде хатын ире икәнлеген күрсәтми, үзенең өстенлеген исбатламый китәргә ярамый иде аңа. Иртәме, соңмы бөтен аналарның да башына төшә ул хәсрәт...
...Күрше карттан иртән-иртүк тавык чалдырды, токмач кисте, аш салды хуҗабикә. Вакытын белеп кенә дигәндәй уянган улы, таныш хәрәкәтләрне бераз тыңлап ятты да, торып, аш бүлмәсенә чыкты. Үзенә аталган сыйларны, рәхмәтләрен әйтә-әйтә, яратып ашады.
– Күптән өй тукмачы ашаганым юк иде, – диде ул, кашыгын шәп-шәп йөретеп. Төн борчуларын бераз баскан идеме, төпчек шундый ихлас, бер хәйләсез сабый шикелле иде бу мизгелләрдә. Әйтерсең лә ул өйләнмәгән дә, кичәге көн булмаган, сагынып кайткан анасыннан бер генә авыр сүз дә ишетмәгән. Ана да баласына сөеп карады.
Кызганычка каршы, бәһалап беткесез бу сурәт үтә дә кыска гомерле булды - йокысыннан уянган кәләшнең тамак кыргалавы икесен дә чынбарлыкка кайтарды. «Син кискән токмачны, әни», – дип ялгышын төзәтергә ашыкты яшь ир.
Анасы, әлбәттә, моны сизми калмады. Андый тырнак белән нишләп тукмач кисә алсын инде ул (уенда да «килен» диясе килмәде). Мескенкәем, балакаем, коры-сары белән йөридер, дип эчтән ут йотты. Килен дә, җитешеп, ире яныннан урын алды.
– Әни, киленең өй тавыгы түгел, ул акча эшли, – диде улы, әнисе алдында хатынының булдыклылыгын күрсәтергә теләп. Үзе кәләшенең савыт-сабасын кулыннан алып чайкады, кулына тоттырды.
– Утыз ел шәһәрдә яшәдем, балам, икешәр-өчәр эштә чаптым, акча табуның рәтен бик беләм. Әмма атаңның, ник ашарга пешмәгән, дигәнен ишетмәдем.
Ана исә чәйне үзенә-үзе ясады, балам диеп, иртәнгесе белән сыйлагач, төшкелегенә тотынды.
...Яшь ир күбрәк хатыны өчен хәсрәтләнде, өч-дүрт көнгә түз инде, дип тынычландырырга тырышты, анасы белән сөйләшкәннәрне тәрҗемә итмәде. (Хәер, ярдәм итмәс тә иде: җир шарының кайсы гына почмагын алсаң да, «бианай» белән «килен» тәрҗемәгә бирешмәс төрле телләрдә сөйләшәләр. Бу гомумкешелек тәҗрибәсе). Хәлне бераз гына булса да җиңеләйтү өчен, күпсанлы апа-абыйларының күрешергә килүләрен теләде.
Алары исә, сүз куешканнар диярсең, аңлашырга вакыт калдырып, көттереп кенә килделәр. Сәлам биргәндә үк, ниләр бар монда, дип сынап карады һәркайсы. Киленнең күз карашы ачыктан-ачык: «Түтәгезне беләсез бит инде», – ди иде. Сорашуларга я кыска-кыска гына җавап бирде, я «әйе», «юк» белән чикләнде. Әледән-әле үзләре урнашкан бүлмәгә кереп китеп, озак-озак утырып чыкты, елап алды, кесә телефоныннан кемнәргәдер шалтыратты. Табынга чакырганда, бәһасын арттырырга теләгәндәй, берничә рәт дәштерде. Өйдә ничә кеше булса, һәммәсе дә әйтми калмады. Ошатканнардырмы үзен, юкмы, әмма, кыенсынадыр, беренче очрашудан ук ничек ачылып китсен инде, дип аклау тапты туганнар. Артык бимазаламадылар, ике-өч еллап күрмәгән энеләрен сагынганнар иде, күбрәк аның белән шаярышты-көлештеләр. Килгәне берсе, әллә чирлисеңме, дип, түтәләренең дә хәлен сорашты. Чөнки яшьләрнең кайтуына ике тәүлектән артканда, башы хәсрәттән-уйдан чыкмаган ананың кыяфәтенә карарлык түгел иде.
– Чирләмим, арыдым, табаннарым яна, чыдар әмәлем калмады, – ди иде ул. Гел генә тиргәшеп, ачуланып тора алмый ич инде, әллә нигә бер күргән баласын, тәрбияләп, тәмле ашатып та җибәрәсе килә. Бу көннәрдә аңа, әни, утыр, дип, әзергә чакыручы булмады.
Отышлы урында эшләүче килен, кулында калагы-кашыгы булмаганда, һәрнәрсәгә күз-колак салып, үзалдына бәя биреп, яңагына таянып утырды. «Мин монда артык, мин монда чит», – дип, форсаты чыккан саен, назлы иреннәрен турсайтты. Ә үз кеше булырга, уңганлыгын, булдыклылыгын расларга тырышып та карамады.
Ана алдында улының ышанычлы кулларда икәнлеген, игътибар җитәрлек булуын күрсәтә алмады. Дөресрәге, үз-үзен тотышына караганда андыйны гомумән белми, аңламый, белергә, аңларга теләми дә иде ул.
Кайтып кергәч тә идән мунчаласына, чиләк-көянтәгә барып тотынганны, йөгереп-өтәләнеп торганны яраталар шул бу йортта. Ә ул йорт эшенә күнекмәгән. Югыйсә ана йөрәгендәге бозның беразын гына булса да эретә алыр иде. Хәер, ире дә аның белән бер уйда иде. Каршы дәшмәсә дә, нәрсә кирәк шуны сора, акча белән ярдәм итәрбез, дип кенә торса да, анасының һәр әйткәненнән, һәр эшеннән кыек тапты.
Хатыны акыллы, хатыны хаклы дип кабул итте. Чибәр хатын аны башка ягы белән үзенә аударды. Югары белемле булуы, заманча фикерләве, заман таләпләрен тиз отуы, тиз үзләштерүе, базар шартлары нечкәлекләрен күпләрдән яхшырак белүе, шәхси эшен оештырып, аны отышлы алып баруы белән әсир итте. Көче, рухы белән тиң аңа кәләше. Иргә салышып, ике ел саен үрчеп, кеше арасында сүзен сүзгә ялгый алмаган хатыннарга иш түгел инде. Җитмәсә, сериаллардагы кебек чибәр (һич югы егет күзенә шулай күренде), үзенә табындыра белә. Елмаеп кайтып керсә, ашарга әзерләү түгел, әллә ниләр эшләргә тора. Әнә туачак сабыйларын да, бер-бер артлы табып, вакытын бушка уздырмас, сәламәтлеген бетермәс өчен, игезәк итеп планлаштырган бит ул (була торган хәлдерме, түгелме, мәгәр үзе шулай ди инде. Җаен табып, әнисен дә сөендерергә кирәк булыр). Шунысына кадәр уйланылган аның.
Барлы-юклы өч класс белемле, әкияттән башка бер генә әсәр дә укымаган ана боларны башына да китерә алмады, әлбәттә.
Бәләкәйдән үк үз бәясен белергә өйрәтеп үстергән улының «ләббәйкә» итеп торуын күреп, йөрәге янды.
– Милләт, милләт, дисең, әни, миннән колак тешләттергән күрше «гүзәлкәең» кемнәр милләтеннән? Булдыксызлар, ялкаулар милләтеннәнме? Мәктәптә чакта ук: «Институтка бармыйм, кияүгә чыгам, ир карар әле», – ди иде бит ул. Тиз генә ризалыгыңны бирмәсәң дә, ярый әле вакытында китеп котылдым, башым эшләде. Кемгә әйләнер идем. Хәер, андыйлар аптырыймыни, шунда ук башканы тапты. Нобель премиясе лауреаты булырдай физикны юкка чыгарды бит ул. Ирен әйтәм, тикшеренү-ачышларын ташлап, хәзер чүпрәк сата, – дип уңайлырак минутын туры китереп, сүз куша алды улы. Әмма әйткәннәрен анасының акылы кабул итәргә теләмәде.
– Бу чаклыны ничек күтәрермен, балам, – дип әрнеште. – Атаң исән булса, ни дияр иде икән? Җир йөзендә аты-исеме дә калмый бит.
– Ул мине аңлар иде.
– Ул аңлар иде мәгәр. Үзе дә марҗалар белән типтерде бит.
Үскәнендә «ярар, әнием» дип торган улын ни үгетләп, ни битәрләп, барыбер йөрәгенә юл таба алмады ана. Озатканда күчтәнәчкә әле монысын, әле тегесен тәкъдим итте. Улы, хатынының ашарга әзерли белмәгәнлеген яшереп калырга теләпме:
– Әни, без андый ит ашамыйбыз, – дип, каздан баш тартты.
Хушлашканда кочаклашып үбештеләр. Кечерәеп, мескенләнеп калган ана:
– Кайтыгыз, – дип ялынды.
Килен:
– Берегите себя, – дигән булды, кулын кесәсеннән чыгармый гына яңагын сузды.
Кайткан минутыннан, китеп барган минутына кадәр карашына яктылык чыгармады: үзен килен дип кабул итәргә теләмәгән бианайга очрашу минутындагы «здрасте»дан башка ни «син», ни «Сез» тимәде, «мама» да тәтемәде.
Тәресез чукындырды баламны, акыртып талап китте, дип, Мәскәүләргә барып йөрер егәре калмаган ана капка алдында күз яшьләре коеп калды. Төсен-башын беренче күз салудан ук алама хатыннарныкына ошаткан иде. Кинаяле карашы, буялган озын тырнаклары бу тойгысын тагын да арттырды. Өстенә кигән кара киеме дә күңеленә ятмады. Баз суыклары калдырып киткәндәй булды.
Кесәсендә төпчеге калдырып киткән телефон хәтсез вакыт күңелле көй уйнады...
...Ир дигәнне ничек буйсындыру хакында кочак-кочак журналлардан үзләштергән назлы кәләш әдәп өчен генә ике-өч минутлап тын баргач (ире белән бергә көяләнгәнен күрсәтергә кирәк ич), көмәнен сыйпап:
– Кызганыч, шундый да шатлыгыбызны әниең белән генә уртаклаша алмадык. Сөеклем, сабыйларыбызны атакайга алып барырбыз бит? Син барыбер үз йолаларыгызны белмисең, – дип шундый ихласлык белән иренә сарылды ки, тегесенең елап калган әнисе шундук күз алдыннан югалды. Хатын иренең кулыннан алып, корсагына куйды:
– Мөмкинме, папочка, – дип, балаларча сакаулады. Булачак атаның каршы килергә уенда да юк иде, сөеклесен кочагына алды.
– Әлбәттә, кадерлем, бердәнберем минем, ничек яхшы дип табасың, – дип ләззәтле елмайды...
* Барымта – күчмә төрки кабиләләрдә бер-берсенең көтүләрен әйдәп кайту максаты белән ясалган талау походы. Барымта карулы, кире кайтарулы. Мәкаль.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казань. Татарское книжное издательство, 1977 г.
Зимфира ГАЛИМОВА
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар