Татарга шундый егетләр кирәк!
Очерк.
Барган саен тагын бер яңалык ачам, тагын-тагын киләсе килеп кайтып китәм. Бу юлы да шулай булды. Беренчесе – бер төркем Татарстан делегациясе: язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән Башкортстанның Бишбүләк авылына, каһарман шагыйрь Фатыйх Кәримнең 110 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең музее ачылу тантанасына барсак, узган елның август аенда туган якны өйрәнүчеләр – төбәкчеләрнең «Азнакай-Туймазы» конференциясендә булып кайттык. Икесендә дә Туймазы районы Төмәнәк авылында эшләп килүче «Бабай утары» этнографик комплексын күреп хәйран булдым.
Хәзерге һәм киләчәк буынга күрсәтү, күңелләренә сеңдерү теләге белән гади татар авылы язмышын, тормыш-көнкүрешен, яшәешен чагылдырган шушы авылның 325 еллыгына дип этнографик комплексны оештыручы шәхес – ул Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән Фәнир Гыйльметдин улы Галимов. Фәнир Галимов Русия төбәкләрен, республика торак пунктларын электрлаштыру белән шөгыльләнүче «Ильфа» җәмгыятен җитәкли. Русиянең мактаулы энергетигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, Туймазы шәһәренең шәрәфле гражданины. Иҗаты белән без аны шагыйрь, композитор, җырчы буларак беләбез. «Синеке бит без, Төмәнәккәем!», «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?», «Яшәүләрем – җыр минем» китаплары авторы да әле ул.
«Бабай утары»н да Фәнир Галимов төзеткәнен белгәч, күкрәгемдә бер горурлык хисе кабынды. Иншалда, Туган җирем, илем, халкым, телем дип яшәүче егетләребез бар безнең! Күрә белергә генә кирәк.
«Бабай утары» – ачык һавадагы музей ул. Биредә «умартачы йорты», «тимерче йорты», «абзар», «йорт», «кара мунча», «ак мунча» кебек чын музей экспонатларына өстәп, элек кул хезмәте белән эшли торган барлык эш кораллары да, сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра.
Нәрсә генә юк! Башымнан яулыгым төшкәнче күтәрелеп карадым, гасыр ярым тарихы булган җил тегермәнен Чувашия Республикасыннан ук махсус кайтартканнар икән.
И-и, без – хатын-кызның яше болай да керфек очына гына эленеп тора инде. Елатты Фәнир әфәнде. Бисмилламны укып, учларыма алып «Инәкиләр чишмәсе»ннән су эчтем. Күңел, чишмә тавышына кушылып, ерылып ук китте. Үксеп елый-елый, чишмә юлы буйлап сузылып киткән зәңгәр чыршыларга язып эленгән такталардагы «Бибинур», «Фатыйма», «Ләбибә», тагын бик күп әниләрнең исемнәрен күзем белән барлый-барлый баскыч буйлап мендем дә, туры Аның янына киттем.
– Газиз кешем, кем үстерде сине? – дидем.
Кулларыннан тоттым – гап-гади кул, ләбаса! Йөрәге дә безнеке хәтле генәдер лә! Ә никадәр көч, никадәр ярату анда.
Аларда әни дигән сүзне «инәки» диләр икән. Шуңа «Инәкиләр чишмәсе» дип атала да бу могҗиза. Чыршыларны авылдашлары үз әниләренә багышлап утырта бара һәм һәрбер агачка инәкиләренең исемен яза икән. Ярыйсы гына чыршы урманчыгы барлыкка килеп ята.
Әкрен генә гәпләшәбез.
– Фәнир әфәнде, бу зур эшне – этнографик комплексны ничек төзеп чыга алдыгыз?
– Боларның барысын да халык үзе булдырды, үзе тудырды, дисәк тә ярыйдыр. Гасырлар буе җыелып барган көнкүреш әйберләрен, хәтта йортларын краннар белән күтәреп алып килделәр. Аларны безнең хезмәткәрләр ремонтлап куя бардылар. Әби-бабайларны искә алу гына түгел, балаларыбызга өчен дә тәрбияви гамәл ич бу. Без бабаларыбызның ничек яшәгәнен беләбез, ә нигә шуны балаларга, оныкларга күрсәтмәскә? Әнә шуларны уйлап башланган эш инде бу, – ди Фәнир Галимов. Фәнир Гыйльметдин улы киләчәк буын вәкилләре туган телләрен, татар икәнлекләрен онытмасыннар өчен милли тәрбияне арттырырга кирәк дигән уй белән яши. Зур бер музей-этноавыл төзү белән генә дә чикләнеп калмый. Бүген Туймазы шәһәрендә «Тәртип FM» радиосы сөйләп тора, «Төмәнәк» Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге эшли икән, монда, һичшиксез, Фәнир әфәнденең дә өлеше зурдыр.
«Төмәнәк» мәдәни үзәгендә татар-башкорт милли киемнәреннән башлап, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен генә түгел, татар-башкорт ашлары пешерүгә хәтле өйрәнәләр икән. Балалар да, өлкәннәр дә монда үз урынын тапкан, бәйләм, чигү остаханәләренә хәтле бар.
Унбер елдан артык атлар да асрый икән әле Фәнир Галимов. Авыл халкы да, ял итәргә килүчеләр дә атта йөри ала монда. Күптән түгел кымыз җитештерә башлаганнар, үзебез дә татып карадык. Тәмле инде! Әйтерең бармы! Без күргән әйбермени? Токымлы, авыр йөкне дә тарта торган атлар булгач, Казахстаннан хәтле килеп алалар икән.
«Бабай утары»нда бик матур эчтәлекле, кыска метражлы нәфис фильм да төшерелгән. «Нигез-йорт» нәфис фильмы әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итүче Галимҗан Гыйльмановның шул исемдәге әсәре буенча, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына төшерелгән ул.
Кечкенәдән чишмә суын эчеп, чалгы кайрап печән чапкан, утын әзерләгән, мал караган авыл егете ул Фәнир Галимов. Нинди күп кырлы, гаҗәп татар җанлы, чын хезмәт кешесе. Әле без ишетми калганнары да күп икәнен белер өчен бер килеп карау җитә дип беләсезме?
Җитми, туганнар! Барганнарым саен яңалыкны күреп, «Әй, шундый егетләре күбрәк булса иде халкымның!» дип ихлас күңелемнән теләк тели-тели кайтам.
Өченче тапкырында Чистай якташларым белән Фәнир әфәнденең үзе белән махсус очрашуга бардык. Ниятебез – әнә шушы «Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәк»нең эшчәнлеге белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу.
Без барып кергәндә «Ак өмет» мәчетендә азан яңгырый, иманлы бабайларыбыз намазга җыелганнар иде. Бу изге эшне башлап һәм башкарып чыгуда бәяләп бетермәс хезмәт күрсәткән Фәнир Галимов әйтүенчә, мәчетне төзүдә барлык авыл халкы катнашкан.
– Мәчетнең проекты башка мәчетләрнекенә охшамаган, – дип искәрттем мин.
– Аксакалларыбыз белән киңәшеп эшләдек.
Гап-гади җавап, ә хезмәт катлаулы да, затлы да! Шушы Аллаһ йортына килеп, ихлас күңеле белән дога кылучы бер генә мөэмин-мөселманның догасы кабул булса да, иншаалла!
Юлдашым, Чистай мөхтәсибәтендә аксакаллар оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессында Чистай бүлеге җитәкчесе булган Фәрид Мөҗип улы Галимов та «Бабайлар утары»нда булганнан соң туган ялкынлы фикерләрен юл буе сөйләп кайтты.
– Менә бу музейга килеп элкәккәч, күңелдә шундый уй туа: ниндидер бер авылның кешеләре бакыйлыкка күчеп беткәннәр дә, авыл үзен-үзе саклап, үткәннән бер кайтаваз булып бүгенгәчә утыра да утыра, дип уйлыйсың. Сезгә дә шулай тоелмадымы, Минзифа ханым? – дип сорап та куйды.
Ә мин һаман Фәнир әфәнде турында уйланам. Аның эше, чыннан да, иксез-чиксез күп бит. Кайчан йоклый икән бу кеше? Телевизорны ачсаң – Фәнир Галимов җырлаганын күрәсең (Татарстанның Атказанган артисты, йөздән артык җыр (көй) авторы, моңлы җырчы). Ә янына килсәң, күпме сәләткә ия була торып та, иллә дә гади, кешелекле булып калган милли җанлы татар улының хезмәтен күреп шаккатасың. Әле татар авыллары җитәкчесенең дә эшен өстәсәң... Юк, без анысын башка юлга калдырып торыйк.
Ә Чистай якташларым Фәнир Гыйльметдин улы белән очрашудан соң үз мохит-кысаларын булдырып, бик матур эшләп киттеләр. Бүгенге көндә Чистайның «Ак калфак» оешмасы – төбәк горурлыгы, чөнки телебез сагында бинихая эшләр башкара.
Хәзерге заманда мондый кешеләр юк та ул. «Бәкара» сүрәсендә Аллаһ Тәгалә болай дигән: «Әй, дөнья! Менә сиңа кеше. Әгәр кеше минем артымнан барса, син аңа ярдәм ит! Әгәр синең артыңнан барса, син аны коллыкка ал!»
Иманым камил, Фәнир Гыйльметдин улын ата-ана тәрбиясе белән калебенә сеңгән намусы, бабаларының догасы изге юлда йөртә, шуңа дөнья да, Аллаһ та рәхмәтеннән ташламаслар, иншаалла! Янә кабатлап Фәнир Гыйльметдин улына: алда әле эшләре уң, иптәшләре тугры булсын да, иң мөһиме – тигезлектә, иминлектә яшәргә язсын, дип язмамны тәмамлыйм.
Минзифа ӘХМӘТШИНА
«Мәйдан» № 1, 2024 ел
Комментарийлар