Батырлык чакрымнары
Җәмит Рәхимов – Татарстан нефтенең җанлы тарихын язып калдырган журналистларның берсе.
Аның бу теманы үз итүе юкка түгел, чөнки тумышы белән беренче «кара алтын» чишмәләре типкән җирдән ул. Яз җитеп, Шандор тавы башында кар ачылу белән Шөгер малайлары аның түбәсенә менеп китәләр дә дөньяларын онытып, кузла уйныйлар, түбәнгә таш аталар. Ә Җәмитнең Шандор тавы астында нинди хәзинәләр ятуын беләсе килә. Авыл картлары сөйләвенчә, үткән гасырда биредә Америкадан Шандор исемле капиталист килгән, ләкин берни тапмыйча, кире кайтып киткән. Хыялый Җәмит әлеге тау башында йөз ел элек булган сер-могҗизаларны табарга тырышып йөри. Балачагының менә шул көннәре турында Җ. Рәхимов «Девон хәбәрчесе» повестында яза.
1943 елда трактор-машиналарга җиhазлар төяп, Иске Шөгер авылында нефть эзләүчеләр пәйда була. Бу вакыйга Җәмит күңелендә мәңгелеккә уелып кала, ул көн-төн буровой шаулаган, дизель моторлары гүләгән, үкереп роторлар әйләнгән урынга чаба. Брезент киемле кешеләр аны ачуланалар, куалар, ләкин барысын да белергә, үз күзләре белән күрергә теләгән малай урыныннан кузгалмый, сәгатьләр буе буровойда нефтьчеләрнең жир бораулаганын күзәтә.
«Менә шушы кызыксынучанлык, барысын белергә тырышу һәм белгәннәрен халкына җиткерергә омтылу Җәмит Рәхимовка балалык елларыннан сеңгән», – дип язды аның турында шагыйрь Разим Вәлиуллин.
Язучы Шамил Бикчурин фикере дә аныкына аваздаш булып яңгырый: «Миңа калса, Җәмит Рәхимовның язучы буларак биографиясен Шөгергә нефть эзләүчеләрнең килүе һәм беренче мәртәбә тирән скважинадан «кара алтын» чыгу билгеләгәндер».
Мәктәпне тәмамлагач, 1953 елда Җәмит Рәхимов Әлмәткә килә, нефть hәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор, электромонтер булып эшли. 1955 елның көзендә район газетында әдәби түгәрәк оешу турында белдерү күреп ала. Һәм Горький исемендәге клубка ашыга, түгәрәкне оештыручы фронтовик-шагыйрь Әдип Маликов белән таныша, Клара Булатова, Илдар Әхсәнев, Шамил Бикчурин, Энҗе Мөэминоваларны да очрата. «Язучы булу теләге башка кергәндерме-юкмы, мәгәр төрле язучылар янында уралып йөрү искиткеч кызык иде», – дип искә ала.
Шигырь-хикәяләренең район газетында гына түгел, «Яшь Сталинчы»да да даими басылуы, шул елларда Әлмәткә язучы Гариф Ахуновның килүе яшь каләм тибрәтүчене иҗатка рухландыра. «Ниhаять, мин үземнең шагыйрь түгеллегемне аңладым, никадәр генә көчәнсәм дә, миннән шагыйрь чыкмавына инандым. Әкренләп суындым поэзиядән, мәгәр түгәрәк утырышларына йөрүдән тукталмадым, нәрсәдер тарта, нидер ымсындыра, аптырагач, газетага мәкалә язарга булдым. Ул чакта язу серләрен белми идем әле. Шулай да үземчә тырышкан булдым. Газчылар турында ул репортажым «Хезмәткә дан» газетында басылып та чыкты».
Репортаж Җ. Рәхимовның газетта басылган беренче язмасы гына булса да, ул игътибар җәлеп итә. Ике-өч көннән яшь хәбәрче янына өлкә газеты журналисты килә hәм «Яшь Сталинчы» өчен мәкалә язуын үтенә. Мондый ышаныч егетне рухландырып жибәрә: «Төн утырып яздым мин репортажны – «Цехка газ килде». Тиз арада ул «Яшь Сталинчы»да басылып та чыкты. Танышларым, әдәби түгәрәк әгъзалары мактыймы мактый үземне: «Менә бу репортаж ичмасам!»
«Производство темасы теләсә кемнең теше үтмәслек тормыш материалы белән күпләрне урап үтәргә мәҗбүр итүче каты чикләвек булып килде. Ул үзенә очраклы гына кагылганнарга тәмле төшен авыз иттерергә ашыкмады. Уңышлы әсәр язу өчен производствоның үз эчендә бөреләнеп җитлегергә, аның аһәңен-көен тоя белергә, шундагы кешеләргә гашыйк булырга кирәк», – дип язган иде күренекле тәнкыйтьчебез Фоат Галимуллин.
Җәмит Рәхимов нәкъ менә «производствоның үз эчендә бөреләнеп җитлеккән» журналист, язмаларында тасвирланган хәл-вакыйгаларның үзәгендә кайнаучы.
1955 елда Җәмит Рәхимов Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Читтән торып укый. Казанда иҗади шәхесләр белән аралашу егетнең күңел офыкларын киңәйтә.
Ә 1970 елда ул, Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, нефтьчеләр сафына аяк баса. Башта скважиналарны ремонтлау идарәсендә мастер, соңрак нефть предприятияләрендә инженер булып эшли. Нефтьчеләрнең эшен, уңыш-проблемаларын белү журналистка очеркларында төгәллеккә hәм объективлыкка ирешергә ярдәм итә.
«Хәзинә», «Каты токым», «Тирән катлам» кебек романнарын язганда, күренекле әдипләр Гариф Ахунов, Шамил Бикчурин эш процессына кагылышлы мәсьәләләрне тасвирлаганда киңәш сорап Җәмит Рәхимовка мөрәҗәгать иткәннәр.
1966 елда Җәмит Рәхимовның «Алтын яткан җирләрдә» исемле җыентыгы дөнья күрә. «Үр менгәндә», «Остаз», «Яңа елны каршылаганда», «Күчте ул шәһәр булып» очеркларында Татарстан нефтьчеләренең уңыш-табышлары, проблемалары hәм аларны хәл итүче кешеләр сурәтләнә.
«Үр менгәндә» очеркының герое – инженер-конструктор Әхтәм Шәйхуллин. Алдынгы карашлы, яңалыкка омтылучы, эзләнүчән, кыю шәхес. Әхтәм өчен бәхет чыганагы – намуслы хезмәт, үзенең көче, белеме белән халкына файда китерү, туган җир байлыгын арттыру. Очеркны укып чыкканнан соң, Ә. Шәйхуллин укучы алдында нәкъ шундый шәхес булып гәүдәләнә. Җ. Рәхимов, нефтьчеләр өчен актуаль булган проблеманы хәл итүче кешене күрсәтеп, заман героен тудыра.
Әхтәм – Шөгер егете. Бала чактан ук нефтьчеләрнең эшен күреп үскән. Уфа нефть институтында укыган елларында фәнни эшкә, уйлап табу, үлчәү-исәпләү якларына сәләтле икәнен күрсәтә. Кулына диплом алгач, ул туган ягына кайтып, «Лениногорскнефть» идарәсе лабораториясенә химик булып урнаша.
Җәмит Рәхимов героеның тормыш юлына тукталып, Әхтәмнең проблеманы чишү, үз максатына ирешү өчен белеме дә, тәҗрибәсе дә, үҗәтлеге дә җитәрлек булуын күрсәтә. Журналист аның бөтен тормышын бәян итми, ә әһәмиятле мизгелләрен генә тотып ала. Хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре, эшлекле гамәлләре, уй-фикерләре аша героеның характерын ача: «Сальниклар Әхтәмнең төн йокысын качырды. Ул эшкә барганда да, кайтканда да гел шул турыда уйлады. Кичләрен, берүзе калгач, техник әдәбият китапларын кат-кат актарды, көндезләрен иптәшләре белән киңәште. Ниhаять, ул лабиринт тибындагы сальник ясап карарга дигән фикергә килде».
Яңа сальникны сынау мизгелен Җәмит Рәхимов укучыны киеренке хәлдә тотарлык итеп сурәтли: «Чыбык сальник аркылы акрын гына җир куенына шуыша …беркем бер сүз дәшми. Күзләр сальник аша үтүче чыбыкка текәлгән. Бераздан реле «шалт» итеп куйды, hәм чыбык кире чыга башлады. Нәрсә булыр? Электромотор тигез генә гөрли. Барысы да әйбәт үтә, сальник нефть үткәрми төсле. Кайберәүләр Әхтәмне котларга ук керештеләр. Кинәт сальник белән чыбык арасында тап күренде hәм «тып» итеп идәнгә нефть тамды…» .
Проблеманың катлаулылыгы шул кечкенә генә өзектә дә ачык тоела. Җөмләләр тыгыз, җыйнак. Риторик сораулар, тыныш билгеләре укучының хис-кичерешләренә тәэсир итәр өчен кулланыла, авторның герое өчен хафалануын, ачышның нәтиҗәсез булуына үртәлүен күрсәтә. Әхтәм эзләнүен
дәвам итә: «Уйланулар, эзләнүләр, көн-төн сызымнар hәм исәп-хисаплар белән утыру нәтиҗәсез калмады, цех сальникларны күпләп чыгара башлады. Операторлар иркен сулыш алдылар. Чыбык өзелү, нефть агып әрәм булу куркынычы бетте».
Нефтьчеләрне борчыган проблема хәл ителсә дә, журналист очеркка нокта куярга ашыкмый. Әхтәм ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнүче түгел, ул үз алдына яңа максатлар билгели: «скважиналардагы җайланмаларны тулысынча автоматлаштырырга, аларны кеше ярдәменнән башка гына эшләтергә кирәк».
Җиңү арты җиңү, үр арты үр яулый егет. Егерме алты яшьлек инженер-конструктор, Татарстан нефтьчеләренең лаеклы вәкиле булып, Мәскәүдә Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнаша.
«Аның җайланмалары белән Әзербайҗан нефтьчеләре бик кызыксынды:
– Насос подшипниклардагы температураны күрсәтүче менә бу җайланмаларның сезне кәкре каенга терәткәннәре юкмы?
– Инде менә ике ел була, су кудыру станциясендә шул җайланмалар эшли. Автоматлар гаебе белән станциянең туктаганы юк. Агрегатларның да сафтан чыкканы булмады. Приборлар бик тиз сизеп ала, – дип җавап кайтара Әхтәм.
– Әгәр ток килү тукталса? Ул чагында ничек? – дип төпченәләр тегеләре.
– Андый хәл булсамы? – диде Әхтәм, стенадагы схемага борылып. – Андый хәл булса, резервтагы менә бу агрегат ток бирә башлый. Идарә пультында утыручы диспетчер ток тоташуга ук эшне җайга сала. Күрәсез, барысы да уйланылган».
Әлеге диалог Шәйхуллинның үз эшенең остасы булуын күрсәтә. Югыйсә, автор героена тагылып, Мәскәү күргәзмәсенә бармаган, Әхтәмнең Әзербайҗан нефтьчеләре белән әңгәмәсен тыңлап торып, сүзен сүзгә блокнотына теркәп куймаган. Журналист очерк героеның эш үзенчәлекләрен шул дәрәҗәдә өйрәнгән ки, һич икеләнми очеркка Әхтәмнең фәнни сөйләмен кертә.
«Иске юл ерак илтмәс» мәкаләсендә Җ. Рәхимов болай дип язган иде: «…бүгенге фән һәм техника революциясе чорында кем турында гына язсаң да, аның эшен, hөнәрен, димәк, техницизмнарны читләтеп үтә алмыйсың…. Фән һәм техника дөньясы, анда эшләүче кешеләр хакында язу ифрат авыр эш ул. Үзең инженер да, технолог та, галим дә булмаган килеш, бер үк вакытта шуларның барысын да белергә кирәк. Бу инде чын-чынлап иҗат газаплары! Әмма шуннан башка мөмкин түгел, чөнки hөнәр ул hәркайсыбызның яртысы. Фән-техника темасыннан качу – бүгенге көн темасыннан качу ул».
Инженер-конструктор Шәйхуллин турында очерк язу өчен, журналистка аның шәхесен генә түгел, һөнәрен, фән-техника терминнарын тирәнтен өйрәнергә кирәк була. Күргәзмәгә килүчеләр генә түгел, эксперт комиссиясе дә Шәйхуллинның экспонатларына югары бәя бирә, егет Мәскәүдән көмеш медаль белән кайта. Очерк герое үсешенең иң югары ноктасына җитте, ул инде үр өстендә, әмма журналист нокта куярга ашыкмый.
Күргәзмәдә Шәйхуллинның экспонатларын күреп, Фәннәр Академиясенең нефть институты кафедра мөдире аны үзләренә эшкә чакыра, торак вәгъдә итә. Ләкин яшь белгеч тәкъдимнән баш тарта. Героеның күңел халәтен Җ. Рәхимов тәэсирле итеп сурәтли: «Әхтәм Мәскәүдә калырга риза булмады. Күз алдына ерактагы Татарстан килеп басты. Аның уйлары тауларны-урманнарны кисеп үткән асфальт юллар, еракларга сузылган югары вольтлы электр линияләре буйлап йөрделәр. Дугалы атларны күмәрлек игеннәр арасында эшләп утырган нефть скважиналары янында булдылар. Тар сукмак буйлап бер скважинадан икенчесенә баручы оператор белән бергә атладылар. Аннан Лениногорскиның тыныч урамындагы бер катлы йортка кайтып керделәр. Гүя кичке нефть техникумы студентлары Әхтәмне сырып алганнар да: «Әхтәм Гатович, безне ташлап китәсезмени инде?» – диләр иде. Юк, Әхтәм Мәскәүдә калмады».
Әлеге юллар журналистның сюжет төзү, образ тудыру осталыгын дәлилли. Әхтәм Шәйхуллин кебек көчле рухлы затлар туган ягыбызның алтын бөртеге түгелмени?! «Алтын яткан җирләрдә» дигәндә, Җ. Рәхимов җир хәзинәсен генә түгел, алтын бәhасенә торырлык якташларын күздә тота.
Җәмит Рәхимов биографиясендә аның оста очеркчы булуын дәлилләүче бер факт бар: 1970 елда иң яхшы очеркларга үткәрелгән республика конкурсында аның «Хезмәттә табылган бәхет» очеркы беренче бүләккә лаек була.
Җ. Рәхимовның 1972 елда дөнья күргән «Якташларым» очерклар җыентыгында да төп тема – Татарстан нефтьчеләре, аларның хезмәт, яшәү шартлары, эш барышында килеп чыккан кыенлыклар hәм шул проблемаларны хәл итүче кешеләр.
«Нефтьчеләр турында язганда, «ерактагы» сүзе байтак еллардан бирле кулланып килде. Баштарак Лениногорскидан яки Әлмәттән 30-40 чакрымдагы хәлләр турында да «ерактагы промыселда» дип авыз тутырып сөйли идек. Бераздан бораулаучылар hәм нефть чыгаручылар Азнакай якларында эшли башладылар, аннан Чирмешән, Зәй тирәләренә барып чыктылар, аннары тынгысыз нефтьчеләребез Кама буена барып төпләнде, Алабуга тирәләрен айкады. Берзаман безнең Татарстан нефтьчеләре Оренбург далаларына, Удмуртия урманнарына оча башладылар! Ниhаять, нефтьчеләребез Төмән якларындагы чыганаклар белән җенләнә башлады. Көнбатыш Себер промыселлары инде чын-чынлап еракта, хәтта Татарстанда яшәүче журналистларның буе җитәрлек түгел иде. Әмма барыбер хәйләсен таптык – анда да барып чыктык» – Җ. Рәхимовның «Ерактагы биләмәләр» очеркыннан алынган әлеге юлларда Татарстан нефтьчеләре башкарган эшләрнең бөтен колачы, географик киңлеге, тарихы сыйган.
Себердә нефть үткәргеч төзүче якташларының эшен, тормышын күзаллау өчен Җ. Рәхимов шул оешмага эшкә урнашып, эшчеләр белән бергә кыр-яланнарда торба салып йөри, Уренгой-Помара-Ужгород магистраленең шактый чакрымнарын җәяүләп уза. Себергә барып, нефтьчеләрнең эш, тормыш-көнкүреш шартларын тирәнтен өйрәнә. 1976 елда аның Себердә «кара алтын» ятмаларына юл ачучы якташларыбызга багышланган очерклар тупламасы – «Батырлык чакрымнары» дөнья күрә. Әлеге китапка тупланган очеркларның исемнәре үк игътибарны тартып тора, әсәрнең эчтәлегә ишарә ясый: «Кырыс тайгадагы яшь кала», «Борынгы җирнең яшьлеге», «Үле күлгә тормыш китерүчеләр»… Алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, гүя бер җепкә тезелгән сәйләннәр. Очеркларны берләштергән уртак тема: Уренгой-Помара-Ужгород магистрале төзү. Шул бурычны үтәр өчен, нефтьчеләргә тагы бик күп проблемаларны чишәргә туры килә, ә күзгә иң ташланып торган каршылык – кеше белән табигать арасындагы конфликт. Себернең кырыс табигать шартлары нефтьчеләргә байтак кыенлык тудыра. Төбендә мул хәзинә саклый торган Самотлор – үле күл тудырган проблеманы хәл итү очеркта болай тасвирлана: «Ничек кенә итсәң дә, иң элек юллар кирәк. Шулай итеп, үле күлгә һөҗүм башында тагы төзүчеләр иде. Лычпырдап торган ләмдә билдән бата-чума кешеләр йөри, эксковаторлар, машиналар батып ята. Эш hичнәрсә белән тиңләрлек түгел, унбиш метр тирәнлегендәге сазны сосып, ком, таш тутыралар. Юлның hәр километры алтын бәясенә төшә» .
Үзәккә үтәрлек суыклар, ерып чыкмаслык сазлыклар, урман-чытырманнар – барысы да нефтьчеләрнең нәтиҗәле эшенә комачаулый. Себер табигатенең кырыслыгы яссылыгында искиткеч катлаулы шартларда эшләүчеләрнең батырлыгы тагы да калкуырак чагыла: «Күл өстенә буровойлар кору hәм шуннан торып скважиналар тишүнең кулай юлы да эш дәверендә туды, кышын Самотлор суы төбенә кадәр туңа. Төзүчеләр куәтле-куәтле машиналар белән 4-5 метр калынлыгындагы бозны кубарып ташлыйлар да, су төбендәге сазлы җир катламын кырып алалар. Шулай коры торф ташып җәелә, ул да су сибеп туңдырыла. Әнә шулай эшләп инде аерым кустлар гына түгел, Самотлорны аркылыга да, буйга да кисеп узган дамбалар салынды, шулардан торып скважиналар тишелде, нефть үткәргечләр салынды. Кайчандыр кешеләр күңелендә шом салып торган күл кулга ияләштерелгән киек җәнлек кебек күндәм хәзер. Әйе, әле күл дистәләрчә милләт фидакярләренең куәте белән шулай авызлыкланды».
«Корыч баhадирны коручы осталар» очеркында да каршылык булып табигать тора: «Яңа урында башта аптырабрак кала Ядкарь, Зәй буендагы алымнар белән генә алдырып булмый икән Себердә. Кая гына барып кермә, урман да чытырман, саз да баткаклык».
Ядкарь Ваhапов – вышка коручылар бригадиры, аның кул астында алтмышлап кеше эшли. Ядкарь – тәҗрибәле белгеч, Хезмәт Герое. Себергә килү белән аңа зур бурыч йөкләнә: тиз арада буровой корырга кирәк. «Әйтүе генә җиңел, юлы, аяк басарга коры җире булмасын, материаллар җитмәсен дә ничек тиз генә корасың ди аны?» – дип баш вата Ядкарь. Ничек итеп буровойны Татарстандагы сыман сүтеп тормыйча гына күчерергә? Ике көн баш ваткач, бер карарга килә: вышканың алдагы аяклары астына киң табанлы тимер чаналар беркетәләр, арттагыларын бүрәнәгә бастыралар. Аларның барысын да ныгыткач, вышкага сигез трактор «җигелә». Бригадир сигналыннан соң куәтле машиналар, бердәм үкереп, йөкне урыныннан кузгаталар hәм корыч баhадир аягүрә тайга эченә кереп китә.
Нефтьчеләргә генә түгел, һәр укучыга кызыклы hәм аңлаешлы булсын өчен тел бизәкләре чараларын кулланып тасвирлый автор бу вакыйганы. Соңыннан көтелмәгән чагыштыру китереп, вышканың тайга эченә кереп китү күренешен хәтердә калырлык итеп сурәтли: «Менә шулчак үзен монда беренче кат Зәй буйларындагы кебек иркен хис итә Ваhапов, гаҗәеп симфоник оркестрның дирижеры кебек кулларын болгый-болгый колонна алдыннан атлый. Мондагы hәр кеше, hәр машина аның ихтыярына гына буйсына».
Эш турында шулай мавыктыргыч, тәэсирле итеп язу өчен, хезмәтне ярату, hәр hөнәрнең нечкәлекләрен аңлау, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карау кирәк. Автор вышканы корыч баhадирга, ә Ядкарь Ваhаповны оркестр дирижерына тиңли.
«Батырлык чакрымнары» китабына тупланган очеркларның hәркайсында сөйләм беренче заттан алып барыла. Укучы гүя журналистка ияреп йөри, ул күргәнне күрә, ул ишеткәнне ишетә. Очеркларда журналистның үз күзәтүләрен, фикер агышын, хис-кичерешләрен ачык тоясың: «Бүген Самотлорга карап тору, аның хезмәт ритмын тыңлау күңелгә рәхәтлек бирә.. Төнлә бу яклар аеруча матур. Чылбыр сыман булып утлар тезелешкән баганалар-буровойлар тайганың яшел бәрхет киемендә җемелдәшкән бриллиантлар – нефть объектлары. Ерактан алар иксез-чиксез киңлектә йөзә торган корабларны хәтерләтәләр. Әйе, Самотлор hаман алга таба «йөзә». Себер сазлыкларында промышленность гиганты канат җәя».
Җ. Рәхимов күпчелек укучы өчен аңлаешсыз булган төрле техника, эш процессы турында язганда да, һөнәри терминнардан, техницизмнардан качып, җансыз әйберләрне «җанландырып», сөйләмне «җылытып» җибәрә. Укучы игътибарын югалтмас өчен, әдәби осталыгын эшкә җигә: «Канатларын җәйгән кыргыч, басым астында, акрын гына югары күтәрелә һәм парафинны кырып бара. Скважина тамагына җитү белән, ул канатларын җәеп, атылган уктай, кабат түбәнгә очып төшә»; «битум һәм пыяламамык белән биләүләнгән торба исә алга таба шуыша да шуыша»; «Кирәгеннән артык тарттырылган корыч аркан, кинәт ычкынып, Александрга таба ыргылды. Аның очышының никадәр омтылышлы, куәтле икәнен читтән караучы гына чамалар иде. Корыч аркан, сукканда тидерми калдырмагаем дигәндәй боргалана»; «Инде ничәнче көн түшиләр, саз исә агачларны йота да йота, хәтта анасын имеп туймаган бозау кебек ялмана сыман, тагын, тагын бир, янәсе…».
Ана телебезнең сынландыру, чагыштыру, метафора, эпитет кебек тел бизәкләү чараларын кулланып, Җ. Рәхимов укучыга эшнең асылын аңларга, катлаулы процессларны күз алдына китерергә ярдәм итә.
Очеркларына романтик рухтагы исемнәр бирү, аларга билгеле шәхесләрнең гыйбрәтле, тирән фикерле сүзләрен цитата итеп алуы да – журналистның уңышы һәм табышы. «Үле күлгә тормыш китерүчеләр» очеркында бөек галим М. Ломоносовның: «Россия куәте Себер хисабына артачак», – дигән фикере эпиграф булып тора, ә «Борынгы җирнең яшьлеге»ндә А. Радищевның: «Нинди бай як бу Себер дигәнең, нинди куәтле як! Гасырлар үтәр һәм ул үзләштерелгәч, аңа дөнья елъязмасында зур роль уйнау насыйп булыр», – дигән сүзләре ачып җибәрә. Эпиграфлар очеркларның эчтәлеген ачуда да алхәбәр hәм реклама булып тора.
Җәмит Рәхимовның «Батырлык чакрымнары» китабына бәя биреп, журналист Хәмзә Зарипов болай дип язган: «Җ. Рәхимов замандашларыбызның ил алдында җаваплылык хисе тоеп, барлык физик hәм акыл көчләрен туплап хезмәт итүләрен хаклы рәвештә батырлыкка тиңли. Ул үзе алган теманы яхшы белә, аның күзе үткер, фикере өлгер, күзәтүләргә бай, образлы… «Батырлык чакрымнары» сәләтле hәм тынгысыз журналист Җ. Рәхимов өчен, чыннан да, иҗат чакрымнары булган диясе килә».
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Фото:
«Мәйдан» № 2, 2024 ел
Комментарийлар