Баллы гына булмый балачак...
Сугыш чоры баласы... Бәхетле балачак кичергәннәр өчен бу төшенчә аңлашылып та бетмидер
Инде бик күпләр тарихыны кәгазь битләренә төшереп, үткәннәребезне киләчәк буынга аңлатып килә. Сугыш чоры балаларының да күбесе бакыйлыкта, ул турыда сөйләшерлек кешеләр дә бетеп бара. Минем әле түремдә, авыру булса да, күңеленнән үткәннәре җуелмаган, балачак газаплары турында сөйләрлек тере шаһит – әнкәем утыра, тырышып булса да аның балачагы турында сөйләшәбез.
Зурәтәсе Нәбиулла Тугай авылыннан, тирән тамырлы нәсел-буыннарын калдырып, Сүлҗи елгасы буйлап килеп, аның башланган җиренә нигез кора. Шуннан Сүлҗибаш авылы барлыкка килә. Кайда гына яшәсәләр дә, 1500нче елларга барып тоташкан нәсел шәҗәрәсе сандык төбендә йөри, хәзер ул балаларыма тапшырыласы кадерле ядкәр минем кулымда. Чукындырудан качып килгән ерак бабамнар ярчыгы дип исәплим мин үземне.
Тугайлылар нигез салганга, сала халык телендә «Яңа Тугай» дип йөртелә. Минем әнкәем Хөннә шушы авылда өченче буын булып дөньяга килә. Абыйлары арасында бердәнбер кызны әткәсе: «Минем кызым кала гөлләре кебек бит» – дип сөя, ярата торган була. Ләкин күккә чөйгән, итәгенә утыртып иркәләгән көчле кулларны сагынырга гына кала шул. Әткәле-әнкәле булып, заманына күрә тырышып яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Зурәтәемә дә сугышка, илебезне дошманнардан азат итәргә чакыру кәгазе килеп төшә. Бу вакытта кечкенә Хөннәгә нибары тугыз яшь була. Әнкәсе – минем зурнәем белән Зурәтәйне Борайга җыелу пунктына кадәр озата киләләр. Өчәү истәлеккә дип төшкән фотолары әле булса кадерле ядкәр булып саклана.
– Илебездән дошманнарны куып чыгарып, җиңү яуларбыз да, кайтырмын, кызым, – дип, күкрәгенә кыса сөекле кызын бабам. Бу аларның азаккы күрешүе була...
Әткәсен сугышка озатып күпме вакыт үткәндер, авыл клубына эвакуацияләнгән хатын-кызларны китереп урнаштыралар. Ленинград шәһәреннән килгән Елезавета Крылова дигәне ишле булмаган тәртипле, тыныч гаиләгә урнаштыруларын үтенә. Авыл хуҗалары әнкәйләр гаиләсен сайлый. «Йортыннан күченеп килгәндәге кадерле әйберләре тутырылган капчыклар белән килеп керде ул безгә, ашарга пешерә торган таба, кәстрүлләренә кадәр бар иде бу ят кунакның», – дип искә ала әнкәй. Зурнәемнәр аңа болай да җыйнак кына өйнең бер почмагындагы агач караватны биреп, чаршау коралар. Дини хатын үз почмагына дини иконаларын да урынлаштыра.
Зурнәем Әминә, аның әнкәсе Мөфәррах бик тату, килешеп кенә сугыш елларын үткәрәләр. «Елезавета әби миңа «деточка» дип эндәшә иде», – дип хәтерли әнкәй.
«Берәүләре бер иске йортта, икенчеләре клубта яшәделәр. Кайберләре яһүд милләтеннән булган икән. Аларның сөйләмен кызык итеп бик озак сөйләп йөргән авыл халкы. Кладовщикка чөгендер сорап барган да: «Клдавщик, ычкындырың бахтырмы, юхтырмы, пирог пешерәм» – дип әйткән ди берсе. Безнең гаиләбез кунагы халыкчан алымнар белән авыл кешеләрен дәвалап йөри иде, күрше мари авылларына да бара, ашарына таба. Мин дә колхоз бәрәңгесен җыйганда дүрт-биш булса да бәрәңге эләтереп кайтам.
Кем ничек булдыра ала, шулай ашарга табабыз. Зурәнкәй дә мари авылларына эшкә йөри, оекбашлар бәйләп бирә, аз булса да ашарга алып кайта. Әнкәй яз җитеп җирләр күренә башлау белән черек бәрәңге эзләп китә, табып алып кайтса, зур сөенеч инде. Черек бәрәңге – күмәче ул вакытта иң тәмле ризык.
Әткәйсез, авылдагы ирләрсез тагын да авыррак тормыш башлана. Хатын-кызлар белән беррәттән балалар да эшкә җигелә. Күп тә үтми, авылдагы сарык фермасына Мәүлия исемле кыз белән икебезне төнге сакка куйдылар. Ферма бик зур, сарыклар күп. Колхозның ит планына китәсе сарыклар булган ул. Бәрәнлисе сарыкларны карап керәбез, меркалар әзерлибез. Без әйләнеп чыгуга бер-икесе бәрәнләп тә куя, сарык белән бәрәнгә икесенә бер төрле мерка тагабыз, имезгәндә үз бәрәне туры килмәсә сарык имезми, сөзә. Бәрән кипшенеп, әзрәк һуш җыйгач, бәрәнле сарыкларны яба торган бүлмәгә җитәр-җитмәс көчебез белән сөйрәп илтеп ябабыз.Төнге сак әнә шулай дәвам итә иде. Бу бер ферма сарыклар әллә ничә көтү булып йөри иде, көтүчеләре дә бездән бер-ике яшькә зуррак кызлар.
Сыерыбызны язгы чәчүгә җир сөрергә алып чыгып киттеләр. Сыер карыша, бер дә атламый дип үземне дә чакырдылар. Кышны туклык белән чыккан сыермени инде ул, җир сөреп йөрерлек каян хәле булсын, мин куалаганга да чак атлый. Җир сөрүчеләр сыерыбызны кыйныйлар, сыер торган саен хәлсезләнә. Тәмам хәлсезләнгән малкайны чак җитәкләп кайтып кердем. Әнкәй өйдә юк, башка хатын-кызлар белән бергә Яңавылдан, җилкәгә пичтәрләп, чәчү орлыгы ташый. Мин, бәләкәй кыз бала, ,сыерыбызны кызганып тирәсендә әйләнәм, ярдәм итәлмәгәнгә елыйм. Шулай итеп, сыерсыз да торып калдык...
Көзен, ашлыклар җиткәч, хатын-кызлар уракка төшә. Һәрберебезгә көндәлек тиешле сутый йөкләмә бар, аны үтәмәсәң ашлык әз бирелә. Мин дә урак алам да, әнкәйгә булышырга барам, күбрәк эшләргә тырышып кулларымны кисеп бетерәм. Бармагымнан аккан канны туктатырга тырышып ярасын кысып тоттым да җиргә утырдым. Шулвакыт бригадир килеп чыкты да, нигә эшләмичә утырып торасың дип, чәчемнән тартып бастырды.
Бервакыт, дуңгызлар асраган кечкенә сарайны бушатып, халыктан бозаулар җыеп, шушы сарайга яптылар. Күпмедер вакыт үткәч, кечкенә тынчу сарайда бозаулар чирли һәм бетли башлаганнар. Безне, балаларны, җыеп китереп бозауларны юдырдылар. Нинди генә эшләр эшләмәдек инде, балам, үзебез дә бала гына килеш, – дип көрсенә әнкәй. – Көч җиткәнен дә, җитмәгәнен дә.
Мәктәптә дә укырга кирәк бит әле. Дүртенче сыйныфны үзебезнең авылда гел бишле билгеләренә тәмамладым. Бишенче сыйныфка ун чакырым ераклыктагы Әҗәк авылы мәктәбенә барырга кирәк. Укуны дәвам итәргә теләүчеләр сирәк иде, шулай да ике авылга дүрт кыз җыелдык. Карлы-бозлы явымнар да, салкыннар да өстебезгә кияргә юньле кием юклыкка, аякка чабата икәненә карап тормый шул. Миңа әнкәй абыемнан калган, шактый гына таушалган тунны ямаштырып, тегештереп бирде. Ерак кына ике авыл арасын өшеп-туңып барып керәбез. Өшегән килеш мәктәп тыштан да суыграк кебек тоела. Шулкадәр суык – ручка алгач та кулларыбыз хәрәкәтләнәлми тора. Әзрәк язабыз да, кулларны җиң эченә тыгабыз. Тәнәфес булу белән астыбызга җылынырга дип салып куйган бияләйләрне алып киябез. Өшеп-туңып мәктәптә утырганнан соң тагын ун чакырым үтеп өйгә кайтырга кирәк. Кышларын иртәнге караңгыда бүреләр улаганы ишетелә, куркыша-куркыша авылга кадәр чак барып җитә идек.
Кызлар әкренләп кенә фатирларга урынлаша башладылар. Минем әнкәй дә үзенең туган тиешле түтәсенә урынлаштырырга теләк белдергән иде, ул «утыным юк, утын китерсәгез инде» дигән. Үзенә дә авырлык белән җиткергән утынны аңа ничек китерсен инде. Җитмәсә, абыйны да армиягә алдылар.
Шулай да, авырлык белән булса да, бишенче сыйныфны тәмамларга да насыйп булды. 9нчы май көне иде. Иртән мәктәпкә килдек, мәктәп алдына линейкага тезеп бастырдылар. «Укучылар, безгә бик тә сөенечле хәбәр килеп җитте: илебез дошманнарны тар-мар итте, сугыш туктады!» диделәр. И шатланышабыз инде, «әткәй кайта, әткәй кайта», – дип сикергәлибез. Линейка таралу белән өйгә кайтып йөгердем. Тизрәк кайтып әнкәйне дә шатландырыйм дип, өйгә кадәр бертуктамый йөгереп кайттым.
– Әнкәй, сугыш туктаган, әткәй кайта-а-а! – дип кычкырып керәм капкадан. – Әнкәй, дим, менә күрерсең, әткәй кайтачак. 1943 елда ук тереләр исемлегендә дә, үлеләр исемлегендә дә юк дигән хәбәр килгәнен дә беләм, югыйсә. Үлеләр исемлегендә түгел икән, ул исән булырга тиеш бит. Кайтыр ул әткәй, кайтачак дип уйлыйм үземчә. Ә хәбәрсез югалган дигән сүзне аңламыйм да әле ул вакытта. Ничек инде тере кеше беркем дә күрмәслек булып юкка чыга алсын?!
Болай фикер йөртүем әткәемне чиксез сагынудан, зур ышаныч белән көтүдән иде. Әнә бит кемнәрнеңдер әткәләре таякка таянып булса да, бер кулсыз калып, яраланып булса да кайттылар, алар әткәләрен кочакладылар, яраттылар, итәкләрендә иркәләнделәр... Ә минеке юк. Миңа андый бәхет килмәде. Мин аны гомер буе көттем.
Бездә яшәгән Елезавета әбине дә юлга әзерләдек. Зур рәхмәтләрен әйтеп китте ул. Петербургка кайтып җиткәч тә мин сиңа бүләкләр җибәрермен, дип аркамнан какты.
Килде ул мине сөендергән бүләкләр: кофта, итәк, чәч үрә торган тасмалар һ.б. «Алтыннарым, затлы әйберләрем күп иде. Куйган урыннан да кузгалмадылар. Сезнең кебек намуслы кешеләр белән яшәү билгесе бу» – дип язган иде Елезавета әби, бүләкләр арасына салган хатында.
Мин инде алтынчы сыйныфка укырга бара алмадым. Укырга да бармагач, мине, 12-13 яшьлек кызны, колхоз эшенә ныклап җиктеләр. Кайда нинди эш бар – үсмер генә булсак та, әнкәйләр белән бер үк төрле эшләр башкарабыз.
Элекке машина юлы Яңа Мостафа авылы аша уза иде. Юлларны төзекләндерү, ныгыту эшләре дә безнең җилкәдә булды. Юлга салу өчен төрле зурлыктагы ташларны китереп бушаталар. Зур ташларны вату безгә йөкләнде. Ташларны ике аяк арасына кыстырып, ваткыч белән сугабыз. Ватылган ташларны юл мастеры үлчәп йөри, размер туры килмәсә, тагын ваклыйбыз. Әнә шул иске юлны төзүгә безнең заман яшьләренең бик зур көче керде...
Бераз үсә төшкәч авыл тирәсенә посадкалар утырту эшенә звено җитәкчесе итеп куйдылар. Агач утырту серләренә өйрәнергә Борайга укырга җибәрделәр. Куликова фамилияле урыс хатыны тиешле белем биреп кайтаргач, берничә кыз посадкалар утыртырту эшен башладык. Кызлар белән Нарыш авылы болыннарына барып, күтәреп үсентеләр алып кайтабыз. Аларны, укып, өйрәнеп кайтканым буенча, кадерләп кенә утыртабыз. Каеннарыбыз матур булып, шаулап үсеп киттеләр. Авылдашлар ул посадкага «Хөннә посадкасы» дигән исем бирде...»
Шаулап үскән каеннар арасында күңелсез бер бушлык тора. «Монда каеннар үсмәдемени?» – дип сорыйм әнкәйдән.
«Үсеп кенә килгән чакларында нефтяниклар зур машина белән каеннарыбызны таптап киттеләр. Тырышып утырткан һәрбер кыз өчен бу эш, каеннарга гына түгел, күңелебезгә дә салынган зур яра булып калды...»
Өч кенә йорт калган Сүлҗибаш авылы янындагы «Хөннә посадкасы» да юк инде хәзер. Кистеләр, тунап-тунап кистеләр. Кемгә кирәк – шул төяп ташыды. Әнкәй, күз яшьләрен сөртә-сөртә, озак күзәтте бу күренешне...
Язганнарым – сугышта ирләрен югалткан ятим хатын-кызларның, балаларның авыр тормышыннан берничә мисал гына. Алар бит үткәннәре турында беркайчан зарланмадылар, сөйләмәделәр – әйтерсең шулай тиеш.
Борайга тормышка чыгып, зурнәем яшендәге әбиләр белән аралаша башладым. Бер әбинең үз гомерендә чалгы тотмаганы, чабата киеп язгы суда Яңавылдан симәнә ташуның ни икәнен белмәгәне мине бик гаҗәпкә калдырды. Югыйсә бит ул да минем сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән зурнәемнең яшьтәше һәм шундый ук авыл хатыны. Кечкенә авыллардагы хатыннарга гына төште микәнни бар авырлык дигән сорауга әле булса җавап табалмыйм. Ул вакыттагы толларның эшкә җигелүдән башка бер игътибар да күрмәгәннәренә әле булса йөрәк әрни.
Илебезгә килгән авырлыкларны бергәләп күтәрешкән әткәй-әнкәем дә балачакларын сугыш урлаган «сугыш чоры балалары». Авылыбыз бетте, өй искерде, әткәй-әнкәй олыгайдылар. Тормыш иптәшем белән киңәштек тә, картлык көннәрендә булса да рәхәттә яшәсеннәр дип, Борайдан фатир алып, безгә якын булырлар дип, алып килдек. Калган гомерләрен бар уңайлыклары булган фатирда бик сөенеп, канәгать булып, рәхмәтләр укып яшәделәр. Җиңү көнендә килеп ирешкән котлау хатлары, акчалата бүләкләр өчен, «менә бит, хөкүмәтебез онытмый» дип, сабыйларча сөенәләр иде.
Сугыш чоры балаларының балачагы ятимлек ,авыр хезмәт, ачлык елларыннан тора. Черек бәрәңге күмәчен дә туйганчы ашый алмаган баланың балачагы баллы була алмый. Беркем дә дәвалый алмаслык күңел ярасыннан тора аның сабыйчагы. Сугыш дигән канкойгыч афәткә карата гомер буе нәфрәт уты янды аның йөрәгендә...
Фәнзия МАКСУТОВА,
Башкортстан, Борай районы, Борай авылы
Фото: Николай Туганов
«Мәйдан» № 9, 2023 ел
Комментарийлар