Иҗат теориясе
Минемчә, иҗат ул адәм баласына өч яктан бирелә ала. Табигатьтән, ягъни тумыштан – Аллаһтан диик. Аннары шайтаннан. Һәм иҗат тырышлык нәтиҗәсе дә була ала.
Табигатьтән, яки Аллаһтан...
Иҗат – кешенең гадәти халәте түгел һәм ул гадәти көнкүреш өчен кирәкле әйбер дә түгел. Кеше ашый-эчә, эшли, киенә, йоклый, ял итә – яшәеш өчен иҗат кирәк түгел. Ул ял иткәндә, шул иҗаттан ләззәт таба, әмма иҗат итү кешенең яшәеш ихтыяҗы түгел. Иҗат гадәттән тыш күренеш һәм шуңа да ул каян да булса бирелергә тиеш. Кешелекне ничектер тәрбияләү, дөрес юлга алып бару өчен кемнәрнедер күкләр сайлап ала да шуларга илһам бирә. Иҗат табигатьтән булган очракта бу кешенең әсәре нурлы була, ул тәрбияли, караңгылыктан алып чыга. Аңа иҗат итәр өчен ниндидер халәткә керү кирәк тә түгел – иҗаты каләм очыннан тамып төшә. Күк капусы ачыла да, аларга менә шундый илһам килә – җиткер кешеләргә, яз. Иҗат аларны үз дөньяларына суырып алып кереп китә.
Билгеле, бу эчке тоемлау. Беркемне дә үпкәләтмәс өчен, хәзерге иҗатчыларны атыйсым килми. Шуңа да үзгәрәк мисаллар китерәм. Мәсәлән, мин Роберт абый Миңнуллинга шундый вазифа бирелгән булгандыр дип уйлыйм. Ничә буын балалар аның шигырьләрен укып үсте. Соңгы елларда ул өлкәннәр өчен язуга күчте һәм кешеләр аның иҗатын «караңгы дөньяда бер яктылык кебек» дип бәялиләр дә иде.
Аннары, мәсәлән, Хәсән Туфан. Сез карагыз менә – нинди шартларда яшәп, нинди шигырьләр язган бит ул. Хәзер бит тамаклары тук, өсләре бөтен шагыйрьләр, эшсезлектән интегеп, үзләренә үзләре проблема уйлап чыгарып, үләбез, бетәбез дип шигырь язып яталар. Ә монда үлемнең күзенә карап торган Хәсән Туфан яшисене китерә торган шигырьләр иҗат иткән: ничә еллар узгач та, без аның шигырьләреннән үзебезгә рухи көч табабыз. Дин тәгълиматына да туры килә бит инде бу – кешеләргә яшәр өчен рухи көч бирү.
Яки менә күңелең төшкән чакта бер рәсем карыйсың. Дөньялар яктырып китә! Яки җыр йә музыка тыңлыйсың – ул синең күңел кылларын тибрәтә. Һәм синдә «Иртәгә көн яхшы булачак» дигән ышаныч уяна. Һәм ул чынлап шулай була да: кеше ниндидер ялгыш адымнарга бармыйча кала. Азмыни андый очраклар? Яки берәр спектакль карап кайтасың һәм беләсең: бүген биредә күпме кеше тәрбия алды, режиссер күпме кешене туры юлга күндерде. Менә бит Аллаһтан килгән иҗатның көче ничек зур!
Шайтаннан...
Иҗат – ул кешенең гадәти халәте түгел дип әйттек инде. Ул аңа яшәеш өчен кирәк түгел. Шуңадыр, бәлки, иҗатчылар гел дөрес кешеләр булмыйлар. Кайберләренең башларында «тараканнар йөри» һәм нәрсә язасын да шулар пышылдый кебек. Мондый иҗатчылар укучыларына да «теге дөньяны» күрсәтеп алырга сәләтле булалар. Алар иҗат дөньясына «күчеп» иҗат итәләр. Башка кешегә әвереләләр. Кайвакыт куркыныч кешегә әйләнәләр, кайвакыт – әйбәткә. Әмма иҗат иткәндә, алар инде бу дөнья кешесе булмый. Дөрес, аннары кире безнең янга әйләнеп кайталар. Әмма барыбер бер аяклары белән тегендә калалар. Иҗат процессына күчүе дә, кайтуы да бик кыен бу иҗатчылар өчен. Әмма алар шуннан тәм таба. Ниндидер сәбәпләр белән күчеш процессына керә алмасалар, газап кичерә. Керсә дә, газап кичерә, кермәсә дә. Елан тиресен газапланып сала бит. Сала алмаса да, газаплана, әмма аңа салуы хәерлерәк. Монда да шулай. Әмма еланның тиресен салуы гына түгел инде бу, күбәләк кортының курчакка әйләнүе, аннары курчак ярылып, күбәләк тууы. Күбәләк корты кебек җонлы, комсыз, җирәнгеч җан иясеннән шундый матур күбәләк тууга кайвакыт шаккатасың. Ничек туган ул? Ә ничек тумасын? Аңа бит ярдәм итәләр. Иҗатчылар да шулай. Килә юынмаган, кырынмаган бер кеше, күбәләк корты кебек инде менә! Ә аннары карыйсың шул кешенең иҗатын – күбәләк! Корттан күбәләк «туган». Яки инде күбәләк туып бетмәгән, курчак халәтендә туктаган. Андые да була.
Һәм мондый төрдәге иҗатчыларның күбесе... яман гадәтләрсез яши алмый. Кайберләренең тирәсендә йөрмәвең хәерле хәтта – шайтан зәхмәте кагылуы бар... Иҗатын гына ярат, ә янына барма.
Андый яман гадәтлеләрне сез дә беләсездер. Мәсәлән, кайберләре, имеш, аек килеш иҗат итә алмый. Шайтан суы белән илһам килә икән, билгеле бу иҗат шайтаннан!
Менә Расих Шамский. Дәрвиш кебек гомер кичерә, ә нинди чагыштырулар таба.
«Болытка әйләнеп,
артыңнан йөгердем,
Теләсәң, учыңда кар булып
эрермен.
Кар булсаң – каралмам,
боз булсаң – бозылмам,
Мин мәңге картаймам –
янымда син булсаң».
Яки инде:
«Күз яше түгүче
Кирәкми. Һәм булмас.
Дөнья да киң түгел,
Ләхетем тар булгач».
«Таулар арасыннан ишетелә
Йөрәк өзгеч тавыш: «Шурави!»
Каргышмы бу? Әллә ялварумы?
Беркем белми,
беркем аңламый...»
Бу дөнья кешесе шушындый шигырь яза аламы? Белмим...
Телевидениедә эшләгәндә бер шагыйрь, композитор һәм иҗатчы кешенең иҗат халәтенә ничек керүе турында интервью да биргәне бар миңа, Ул аны үзе ачыктан-ачык сөйләде, бу инде сер түгел, димәк, әмма мин барыбер исемен әйтмим. Ул сөйли:
– Мин төшкә кадәр эшкә киләм редакциягә, бер шешә аракы алып киләм...
Әһә, мин әйтәм.
– Аннары аны эчәм, әбәт вакытында тагын бер ярты алып керәм...
Мин авып китә яздым. Коточкыч бит инде. Әле ул бит эшли дә! Ә теге дәвам итә:
– Шулай бер өч ай эшләп йөрим дә ныгытып эчә башлыйм. Ныгытып берәр ай эчәм дә аннары айныйм. Айныйм да менә ишегалдына чыгып карап торам берәр кәкре агачка. Ә күз алдына шигырь юллары тезелеп-тезелеп төшә, язып кына өлгер!
Һәм ул искиткеч шигырьләр язды чыннан да. Андагы чагыштырулар, андагы эчке дөньяны аңлау, андагы фәлсәфә! Төгәл, камил шигырьләр – алар бит инде бу дөньяда тумаган.
Кеше, әйтик, эчүдән илһам таба икән, ул якты киләчәк, саф мәхәббәт, әхлакка өндәү кебек әйберләр турында яза алмый дигән сүз түгел. Яза! Ничек кенә әле!
Твардовскийны ачыктан-ачык «алкогений» дип йөргәннәр. Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен иң дөрес язган иҗатчы дип саныйм мин аны.
«Фронт горел, не стихая,
Как на теле рубец.
Я убит и не знаю –
Наш ли Ржев наконец?»
Гомәр Хәйямне генә күрегез. Ул бит инде гений! Аның робагыйлары әлегә кадәр тормышның ни икәнен аңлатып бирә торган фәлсәфә. Аның шигырьләреннән чыгып, илһам чыганагының шәраб булганын да беләбез.
Без – ак идек, дөнья,
синдә каралдык без.
Көләч идек –
басты йөзне караңгы төс.
Түккән яшьләр
йөрәкләрне көйдерделәр,
Исраф булып,
туфрак белән капландык без.
Мондый кешеләр еш кына харап була. Аннары: «Кадерләрен белмәдек!» – дибез. Беркем беркемнең кадерен белеп бетерә алмый – һәркемнең үз тормышы. Кеше, беренче чиратта, үз кадерен үзе белергә тиеш тә бит... Әмма кайвакыт шулай була – кемдер, үзен корбан итеп, шушындый кеше янәшәсендә терәк булып яши, иҗатчыны саклап тора. Үзе ярты картаеп бетә – шайтан белән яшәп кара!
Бу язучыларга гына кагылмый. Кайбер композиторларга да җеннәр пышылдый нәрсә көйләргә икәнен. Була бит инде менә Аллаһтан килгән моң – сандугач сайравы. Ә була шундый музыка... Талант! Әмма ул сандугач сайравы түгел. Ул бу дөньяда тумаган.
Картиналар да шундый була. Була, әйтик, «Кара каргалар килде» дигән картина. Яз, нинди рәхәтлек! Ә була «Помпейның соңгы көне». Яки «Крик» картинасы...
Менә бу – иҗат шайтаннан булган очраклар.
Тырышлык белән...
Мин үзем тырышлыкны бик югары баскычка куям. Кешенең иң начар сыйфатларының берсе ялкаулык дип саныйм. Ул төзәлә торган әйбер дә түгел, кызганыч. Тырыш кеше ул, әкрен генә булса да, максатына бара-бара да кайвакыт теге талант ияләрен узып та китә. Куян һәм ташбака турында мәсәл бар бит: узышка куян белән ташбака чыгалар, куян «мин каты чабам бит» дип ятып йоклый, ә ташбака әкрен генә аны узып китә.
Иҗади талант – бу дөнья күренеше түгел, ул гайре табигый әйбер дигән идем. Булмаган талантны булдыру мөмкин түгел, әмма күнекмәләргә өйрәнергә була. Мәсәлән, бию кебек. Чынлап тору бию сәләтенә ия кеше ул хәтта атлап барганда да йөзеп бара кебек. Тимераякта йөрү дә шулай. Кайбер баланы бастырасың бозга – ул шуа да китә. Бозда туган кебек! Яки кемдер суга керә һәм йөзә дә китә. Аларга шушы сәләт бирелгән. Әмма бу күнекмәләрне үзләштерергә дә була. Сәләтсез кеше дә озак вакыт тренировкаларга йөреп, ярыйсы гына биергә өйрәнә. Ул әле теге сәләтле кешене куып та җитәргә мөмкин. Дөрес, ул беркайчан да Рудольф Нуриев була алмый, аның биюен караганда, йөрәк мелт-мелт типми, әмма биюче буларак таныла ала. Ә чын талантлы биюче әле югала да еш кына.
Язучылык белән дә шулай. Менә укый мәктәптә берәр егет яки кыз. Дөрес итеп җөмлә төзи белә, тырыш. Укытучы күрә дә моны, әйтә, әйдә, энем, сеңлем, язып кара берәр нәрсә, ди. Сочинение яза беләсең бит? Беләм. Менә яз әле берәр әкият. Яза бала. Бастырып чыгаралар. Төзек җөмләләр, әйбәт кенә яза дип карый редактор. Гәзиттә чыкты, баланың әнисе хуплый, укытучылары да үсендерә. Тырыш, булдыра дип, бәйгеләрдә җиңдерәләр баланы. Үзе дә үсенеп китә, язган саен остара бара. Әмма инде талантлы кешеләргә бирелә торган ачык күк капусы юк моның, тамып төшкән талант юк. Әмма тырышлык бар! Табигать биргән талант булмауны компенсацияләргә була. Чын талант иясе ялкауланып эленке-салынкы йөргәндә, моның Франциядә китабы чыга, Норвегиядә күргәзмәсе уза, Буркина-Фасода моның сценарие буенча цирк күрсәтелә, Мозамбикта аның шигырьләре буенча әдәби кичә оештырыла.
Аннары берзаман бар да борылып караса – моның 28 китабы чыккан икән инде, Тукайның борынына чирткән бу егет! Ай-яй-яй... Кемгә Тукай премиясен бирик? Әйдә, шушы егеткә! Акыллы егет, кешегә күрсәтергә оят түгел, ертык джинсы киеп йөрми, кәчтүм-чалбардан, галстук таккан. Өстәвенә егет! Кызлар болай да күп шигърияттә, моңа бирик! Әйдә! Бирәләр. Бу дәреслекләргә дә кереп китә, аннары моны классик дип таныйлар.
Мондыйларга каршымы син, диярсез. Юк. Урлашу булмаганда – юк. Ничек каршы буласың? Бик тә шәп, даһи егерме шигырь язып, шул шигъриятенә үзе сокланып, ун ел буе һавада очып йөргән кеше яхшыракмы, әллә бумы?
Әмма бу кешенең әсәрен укыганда, йөрәк мелт итеп куймый инде. Чөнки анда бит табигатьтән яки җеннәрдән килгән талант юк. Мисаллар сорасагыз... Менә нинди халык язучылары бар дигән сүз чыкканда, Гариф Ахуновны әйтми калмыйлар. Ә нинди әсәре сезнең күңелегезгә тиде, дип сорасаң... Тигән кеше юк бугай, әйеме? Менә мин аны тырышып язгандыр дип уйлыйм. Минем беркайчан да аның әсәрләрен укып тәэсирләнгәнем булмады. Укыйсың – төзек җөмләләр, сюжет – торбадан аккан су кебек бара, әмма челтерәгән чишмә юк... Сюжетта борылышлар булса да, алар салып куйган асфальт юлдагы кебек – бар да планлы.
Андый язучылар бик күп, минемчә. Шагыйрьләр дә. Аларны сез дә беләсез. «Барс-медиа» шапылдаткычы аранжировка шапылдата – шундый шигырьләрдән җыр туа. Тыңлаганда, ничава гына да күренергә мөмкин. Әмма юк инде, юк... Күңелгә үтми. Шундый җырларны тыңлагач, бөтен дөньясы фальш кебек тоела башлый. Көн-төн җырлары яңгырап торгач, шигырь авторы бөек шагыйрьләр исемлегенә эләгә. Ә талантлы, бер дигән җыр язарга сәләтле шагыйрь кайда? Ә ул бит иренә шигырьләрен китап итеп чыгарырга – шуңа да аның ни язганын да белмиләр...
Кайсы төр иҗатчы якын дисәләр... Мин, беренче чиратта, әсәре укылганы дияр идем. Кемгәдер иҗади сәләт бирелмәгән икән, ул инде гаепле түгел. Гомерен иҗатка багышлаган икән – рәхмәт кенә. Иҗади сәләт бирелеп тә, шуны башкаларга тапшырмаган кешегә караганда, тырышы әйбәтрәктер дә әле аның.
Әмма кайвакыт бик сирәк кешегә талант табигатьтән дә, шайтаннан да бирелә, өстәвенә ул әле тырыш та була, һәм без барыбыз да аның гениаль әдип булуын таныйбыз.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ
«Мәйдан» № 4, 2024 ел
Комментарийлар