Шәргыя апаны юксыну
XVI гасырның утызынчы елларында Бикбау карт нигезләгән Бикбау авылы үзенең тарихы белән генә түгел, ә матурлыгы, төзеклеге белән дә башка татар авылларыннан аерылып тора.
Авылга килеп керүгә берсеннән-берсе матур йортлар, тәрәзә төбе саен балкып утыручы яраннар каршы ала. Димәк, бик тырыш, уңган, эшчән халык яши бу авылда.
Шәргыя Нурлыгаян кызы Хөсниева да, шушы авылда туып-үсеп, барлык гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган. 1929 елның 10 сентябрендә дөньяга килгән Шәргыя апаның тормышы кызыклылыгы, катлаулылыгы белән аерылып тора. Тормыш авырлыкларына сынмый-сыгылмый яшәгән Шәргыя апага сокланмый мөмкин түгел.
Әтисе Нурлыгаянны бер уч икмәк урлауда гаепләп төрмәгә алып китәләр, 4 нче сыйныфны тәмамлаган Шәргыя эшкә чыга. Бик күп туганнарын югалткан, әтисенең төрмәдә үлүе хакында кайгылы хәбәр алган килеш тә ул үзендә алга таба яшәү өчен көч таба, чөнки әле башка туганнарын үстерәсе, якты киләчәкне төзисе бар. Шушы кайгылар холкын чарлый да инде аның.Үзен жәлләмичә, башкаларга да таләпчән булырга өйрәтә аны хәсрәтләр. Һәм шулчакны ул «Булдыра аласың икән – эшлә, килеп чыкмый икән – көтеп утырма, тырыш, берәү дә сиңа китереп бирмәячәк», дигән сүзләрне тормыш девизы итеп ала.
Ирләрдәй көчле, хатын-кыз буларак ихлас һәм нәзакәтле кызның кырыс ир-атлар белән эшләвен күреп соклансалар, 70 килограммлы капчыкларны күтәрүен, кечкенә чаналар белән Куриягә тозга, симәнәгә йөрүен күреп хәтта ир-егетләр дә шакката. Бер эштә дә көчен кызганмыйча, булсын, дип эшли ул. «Баһадирдай көчле» дип йөртәләр аны. Монда зурлау да, соклану-мактау да, хатын-кызга ят исем йөртүенә гаҗәпсенү дә бар. Хәер, бер яктан карасаң, нәрсәсенә гаҗәпсенәсең инде, Бикбау авылында туган кыз бит ул!..
Шәргыя уналты яшендә колхозга кабул ителеп сыер савучы булып эшли башлый. Тырыш кыз монда да сынатмый, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. Хезмәттәшләре, җитәкчеләр дә аның дәрәҗә өчен түгел, эш өчен януын күрә. Миллионер колхозга нәселле сыерлар кайткач та, аларны һич курыкмыйча Шәргыя апага тапшыралар.
«Аларның имчәкләре чиләктән дә зур булгач, табакка сава идем», – дип сөйли иде ул. Бар нәрсәдән тәм табып, һич зарлануны белмәгән кыз башкаларның да зарлануын ишетмичә, зарланырга ирек бирмичә эшли дә эшли. Тырышуы бушка китми – иң күп сөт савучы дәрәҗәсенә ирешә. 1958–1960 елларда райком тарафыннан бик күп мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә. 1958 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Атказанган колхозчы исеменә лаек була. Хезмәт алдынгысын хәтта Казанга чакырып мактыйлар. Ул чакта кичергән хисләрен үзе генә белгәндер. «Барлык районнардан җыелган алдынгы сыер савучыларны балет карарга алып керделәр. Биючеләрнең нәфислекләренә, осталыкларына таң калырлык!..» – дип, бик еш искә ала иде ул.
1969 елларда малкайларның каны бозылып, савымчылык тармагы бетерелгәч, парникларда кәбестә үстерелә башлый. Шәргыя апага бригадир вазифасы тапшырыла. Үзе ат җигеп, кәбестәләрне күрше авылларга алып барып сатып йөри, эшне оештыра белү сәләте барлыгын тагын бер кат исбатлый.
Шәргыя апаның авылда абруе көннән-көн үсә бара. 1959 елда аны депутатлыкка сайлыйлар. Һәрвакыт дөреслек яклы, турысын әйтүче Шәргыя апа монда да үзен күрсәтә белә. Ә менә ир-егетләр белән беррәттән урманга агачка чыгып, бура буратып өй салуын бернәрсә белән дә тиңләрлек түгел.
Әлбәттә, колхоз эше белән бергә авылда үз тормышыңны да алып барырга кирәк. Гаять көчлелеге белән аерылып торучы кызның сап-сары итеп юылган идәнле өендә һәрвакыт чисталык, пакьлек хөкем сөрә. Тәрәзә төбе саен шау чәчәктә яраннар утыра, тал чыбыгы янган мичтә исә һәрвакыт ашы әзер. Ул чакта бик сирәк кешеләрдә генә булган тегү машинасында үзенә бик матур күлмәкләр тегәргә, кич утырып патефон тыңларга да вакыт таба ул. Бакча тулы җиләк-җимештән мул уңыш алса, каралты-кура тутырып мал асрарга да өлгерә. Мал асрагач, аны карарга, печәнен әзерләргә дә кирәк. Иртән иртүк сыер савып, кеше җитешкәнче печән чабып көндезге савымга кайтып, кичке савымга кадәр дусларына да печән чабышырга җитешә.
Матур табигатьле авылыңның әрәмәлекләрендә ничек ял итмисең ди инде?! Һәр куакның кайда, һәр үләннең ни өчен кирәклеген аннан да яхшы белүче булмагандыр. «Шушы әрәмәлекләрнең матурлыгы, Ык суының салкынлыгы миңа көч өстәгәндер», – дип искә ала иде ул. Елганың теге ягына йөзеп чыгып, дусларын шомырт белән сыйлаучы да ул була.
Бу көчле, эш дип янып яшәүче ханымның гаиләсе бармы диярсез? Әйе, менә дигән ул үстерә ул. Алай гына түгел, килгән яшь белгечләрне үзендә торгызып, аларны парлаштырып дүрт яңа гаилә төзелүдә дә аның өлеше зур. Ул гаиләләр белән аралашып, якын туганнар сыман яшиләр.
Тормыш дәвам итә, айлар, еллар уза бирә. Инде оныклар туды, ә эшкә дәрт шул көенчә. Алдынгы колхозчыны тиз генә лаеклы ялга җибәрергә теләмиләр. Шәргыя апа үзе дә, мин пенсиядә дип тормый, эшләвен дәвам итә. Ләкин шәһәрдәге балаларны каршы алып кунак итү бар нәрсәдән кадерле икәнен аңлый ул. Тормыш матурлыгы оныкларында икәнен күреп сөенә. Кечкенә оныкларын мунча, су кертүләр аның өчен бәйрәм кебек була. Ләкин үзе беркайчан да шәһәргә кызыкмый, авыл тормышыннан зарланучыларны кабул итми. «Кайтсыннар гына, капкамны ачып, мунчамны ягып каршы алам. Сыерларсыз, кош-кортларсыз яши алмыйм мин», – дип әйтә иде ул.
Гомер буе кул көче белән, авыр ир-атлар эшен эшләгән, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән Шәргыя апа беркайчан зарланмады. «Зарланырга, авырырга вакыт юк», – дип шаяртты.
Тормыш кызык, серле, катлаулы шул.
Аңламассың инде дөньяны...
Гомер буе колхозда эшләп алган грамота һәм дипломнарының бернинди файдасы булмавына, лаеклы ялга иң аз пенсия белән чыгуына да аптырамады ул. Булганына шөкер итә белде, ләкин гомер буе төзегән колхозларның бер көндә юкка чыгуына күңеле әрни иде.
Бар булганына шөкерана кылып, улы төзегән яңа йортта матур гына гомер итеп ятканда, язмыш аны арабыздан мәңгелеккә алып китте. Ә бит тәкъдир бу кызны ике тапкыр сынап карый. Беренче тапкырында су коенганда бата ул, коткарып калалар. Ә икенче тапкырында, Куриядән тоздан кайткач, учак өстендәге казанга утыра. Күлмәкләренә, чәчләренә ут каба – шуны сизмәслек дәрәҗәдә туңган була ул, бичаракай.
Язмыштан узмыш юк, дигәндәй, нишлисең, без бу дөньяда кунак кына шул. Ә Шәргыя апа шул кунакка килгән арада гомерен үкенерлек итеп үткәрмәгән, үз девизына гомер буе тугры калып яши белгән.
Җор телле, акыллы фикерле, үз сүзен һәрвакыт уйлап сөйләүче, көчле рухлы Шәргыя Нурлыгаян кызын бүген бик күпләр сагына. Туганнары, балалары гына түгел, авылдашлары да бик юксына аны. Акыллы киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе бүген балаларга бик кирәк...
Тәрәзә төбендәге яраннар, бакчадагы шау чәчәкләр, үзләренең хуҗабикәләрен юксынып, талгын җилдә салмак кына тирбәләләр. Әйтерсең лә, дөньяга килгәнсең икән, шушы җирдә яшисең икән, син үзеңнән соң матурлык, бары соклану калдырып китәргә тиешсең, дип пышылдыйлар...
Комментарийлар