Логотип «Мәйдан» журналы

Рәнҗеш

Соңгы араларда Гөлназның күңеленә ниндидер шом кереп оялады.

Киләчәктә үзен сәер хәлләр сагалап торадыр кебек тоела аңа. Шактый вакыт урын өстендә авырып яткан иренең бертуган апасы Шәмсия белән очрашкач, хәлләре тагын да катлаулана төшкәндә булды. Гомер иткән хатын, башындагы уйларының очына чыгалмыйча, аптырап бетте.
Беркөн шулай, эш сәгате бетәр алдыннан, үзенең кафесына дәште аны Шәмсия апалары, җитди сөйләшү булачагын да искәртте. Сызланудан гаҗиз булып, көннәр буе түшәмгә карап яткан Мәхмүте, дүрт күз белән хатынының эштән кайтуын көтеп торса да, аңа алдарга, эштә тоткарланам, дияргә туры килде Гөлназга, чөнки апасы шулай кушты. Болай да калтырап торган йөрәген «уч төбенә алып», ашыга-кабалана автобус тукталышына китте хатын. Ул килеп кергәндә, Шәмсиянең телефоннан ниндидер хатынны эзләү белән мәшгуль икәнен абайлады Гөлназ. Кем әйтмешли, «үгезне мөгезеннән алды» апасы – шунда ук җитди сүзгә күчте.
– Монда килгәнеңне, безнең сөйләшүне энекәшкә әйтәсе булма, болай да хәле чамалы, күпме гомере калгандыр бахырның. Эш менә нәрсәдә: картың Мәхмүт, авырый башлагач, күрәзәчегә барган, үзе сер итеп кенә миңа сөйләде. Төзәлмәслек бу чирнең нигә нәкъ менә аңа ябырылуын, авыруының ахыры ни белән бетәчәген сораган күрәзәче хатыннан. «Синең читтә кызың үсә, аның барлыгын белсәң дә, белмәмешкә салынгансың, тәрбияләргә булышмагансың, менә шул баланың рәнҗеше төшкән сиңа. Рәнҗеш гадәттә, рәнҗегән кешенең үзенә дә төшә, ул да 25 яшендә бакыйлыкка күчәчәк, сез шунда очрашачаксыз», – дип, гел үтереп кайтарган Мәхмүтне. Ир башы белән үксеп-үксеп елады бичара. Сиңа зур йомыш бар, Гөлназ, син аның 20 елдан артык гомер иткән хатыны, ул баланы табарга иде, бәлки коткарып калып булыр, иреңнең дә үләр алдыннан кызын күрәсе килмәс дисеңме? Табиблар аңа да озын гомер юрамый бит.
Ишеткән яңалыктан сүзсез-өнсез калган хатын ни дияргә дә белмичә:
– Нигә бу хакта элегрәк миңа әйтмәдегез? Ул баланың язмышы турында Мәхмүт авыргач кына, күрәзәче әйткәч кенә искә төшердегезме? Син бу хакта белгәнсеңдер бит, Шәмсия апа? Андый хәлләр була бит инде тормышта, әгәр яшермәгән булсагыз, мин аның әтисе белән аралашуына каршы төшәр идемме?
– Белә идем шул, тик... кешегә бик сиздерәсе килмәде, аннары Мәхмүткә ул кыз үзе сыланган, аның тулай торагына кунарга да баргалаган, үзе гаепле. Энекәшне үзенә бала белән бәйләп куярга теләгән дә бит, планы барып чыкмаган, без дә каршы төштек. Мәхмүт баланы бер дә күрмәде, анысын да беләм. Шуның белән шул менә, ничә елдан соң бу мәсьәлә шушы рәвешле калкып чыгар, дип кем уйлаган.
– Инде хәзер нишлибез, тапсагыз, сез үзегез генә таба аласыз инде аның әнисен. Тапкан очракта да, ул хатын да, гомере буе атасына үчле яшәгән бала да, кайчандыр аларның бар икәнен дә белмәгән Мәхмүт каршына килеп, рәнҗешләрен кире алып, аны үлем кочагыннан йолып калырлар дисеңме, Шәмсия апа?
– Аптыраган инде, Гөлназ. Әйтәсе килгән сүзем шул иде сиңа: Мәхмүт сиңа бу гозерен соңгы үтенече итеп әйтсә, тап шул кыз баланы, аны күреп, бәхиллеген алып китим, дисә?
Мәхмүт артык горур кеше булды шул, мондый теманы хатынына кузгатамы соң? Күпме көтеп йөрсә дә, бу турыда гозер әйтелми калды Гөлназга... Шулай яшерен серләрен ачмыйча, тыныч кына күзләрен йомды җаныкае...
... Вакыт елгасы ага торды. Теләсә-теләмәсә дә, ялгызлыгына да ияләнде Гөлназ. Димләргә теләүчеләр булса да, аларның сүзләрен ишетергә дә теләмәде, балалары янәшәсендә ничек ялгыз булсын инде ул, янәсе. Шулай да, ире үлгәнгә җиде ел узгач, элекке гаилә дуслары Фаизның сүзләренә колак салырга булды хатын. Чөнки бигрәк нык мактады танышын. Дәрәҗәле урында эшли, эчми-тартмый, тәртипле кеше. Елдан артык инде ялгыз яши, хатыны үлгән, балалары да үз тормышларын корган икән. Ышанычлы, картайган көндә таяныч булырдай ир икән. Ә бәлки язмыштыр? Менә шундый уйлар белән очрашып карарга ризалашты Гөлназ. Тик Фаиз аның исемен дә, эш урынын да сер итеп калдырды...
Бу көнне дулкынланып көтте хатын. Әллә ничә тапкыр кире уйларга да итеп карады. Ярар, бер очрашканнан әлләни булмас әле, дип, тәвәккәлләде.
Күрешү урыны булган ресторанга кыяр-кыймас кына атлап керде. Кеше дә күп түгел иде. Аны күрүгә елмаеп, кул изәгән Фаиз утырган өстәлгә таба юнәлде. Арты белән утырган гәүдәле генә ир-атның кемлеген тиз генә чамалый алмады. Фаиз, аның исемен әйтеп таныштыргач кына... коелды да төште хатын. Ир дә, ничектер, югалып калган кебек булып: «Кирәк бит ә!» - дип кенә әйтә алды.
Сүзләр авыр ялганды. Эшне аңлап алган Фаиз да, юк эшен бар итеп, таю ягын карады. Әнвәр белән Гөлназ исә, яшьлекләренә дә кайтып килделәр, узган тормышларын барлап, язмышларының нинди төстә үрелүенә шаккаттып утырдылар. Очрашу хөрмәтенә бераз тотылган шәраб тәэсире булгандырмы – эчендә җыелып килгән үпкә-рәнҗешләрен кич буе сөйләде Әнвәр.
Язмыш аларны Казанда студент елларында очраштырган иде. Берсе – укытучы, икенчесе юрист булырга укый, тулай тораклар янәшәдә генә. Танцыда танышкач, якташлар икәнне дә белешкәч, кичләрен бергәләп урамда да йөргәләделәр, тик эш шуннан ары уза алмады, чөнки Гөлназның яратып йөргән егете бар иде. Ул Әнвәргә дус буларак кына карады, кайчагында бергә сөйләшеп, Чаллыга бер метеорда кайткаладылар. Әмма Әнвәр дуслыкка гына канәгать булмыйча, Гөлназга үпкәләп үк калды, күрербез, кем белән бәхетле булырсың икән, янәсе! Тора-бара кызның да егете белән аралары суынды.
Икесе дә бер үк елны институт тәмамлап, Чаллыга кайталар алар, төрле оешмаларга эшкә урнашалар, бер дә күрешергә туры килми. Әнвәрнең тагын бер кызга күзе төшә, арада мәхәббәт хисләре дә туа. Тик кыз аңа кияүгә чыга алмаячагын, икенче бер егеттән авырлы булуын, ләкин ул егетнең гел аңардан качып йөрүен әйтә. Егет чын-чынлап гашыйк була һәм шулай итеп кыз, кеше-кара, туган-тумача алдында хурга калганчы дип, авыры беленгәнче үк, Әнвәргә кияүгә чыгып куя. Ә теге егетнең кем икәнен табу кыен булмый органнарда эшләгән Әнвәргә. Мәхмүт Вәлиев исемле текә егет була ул. Тиздән туйлары булачагын, нинди кызга өйләнәчәген белеп гаҗәпкә кала – ул яратып йөргән һәм кире кагылган яшьлек мәхәббәте Гөлназга... Менә сиңа кирәк булса, дөньяның нинди тарлыгын күр син!
– Димәк, Гөлназ, аңлагансыңдыр – мин синең ирең Мәхмүтнең кызын карап үстердем, тик ул, бер тамчы су кебек аңа охшаса да, чын әтисенең кем икәнен белмәде. Ни кызганыч, бер ел элек әнисе белән Кырымга ял итәргә баргач, автобуслары авариягә очрап һәлак булдылар. 25 яшьлегенә диңгезгә юллама бүләк иткән идем, үз кулларым белән бит... Кызымны башка ике баламны яраткан кебек яратсам да, Мәхмүткә нык рәнҗегән идем мин. Менә шундый гаҗәеп хәлләр...
Иң гаҗәбе, иң шаккатырганы шул – язмыш менә кабат сине минем каршыга чыгарып куя. Очраклымы бу, язмыш шаяруымы – һич аңламыйм. Син болай бер дә үзгәрмәгәнсең, элек тә күз явын алырлык чибәр, матур идең, хәзер дә шундый. Син яшь чакта мине кире каккач, бик тә гарьләнгән идем. Шуңа күрә: «Чаллыга эшкә кайткач, беренче күзем төшкән кызга өйләнәм», – дип, үз-үземә сүз бирдем һәм шулай эшләдем дә, анысына үкенмим.
Гөлназ Әнвәр сөйләгәннәрне исләре китеп, тораташ калып тыңлый. Үзенең тел очында гел бер сүз бөтерелә: «Рәнҗеш! Рәнҗеш!» Менә нинди мәкерле була икән ул рәнҗеш. Башка вакытта моны бөтен тирәнлеге белән аңлый да алмас иде Гөлназ бәлки, ә бу юлы бер нәрсәнең дә очраклы гына булмавына төшенеп, үзалдына хәйран калып утыра. Күпме кешене газапларга сала икән бу рәнҗеш, аннан куркырга кирәк, куркырга! Берәүнең дә рәнҗешен алмаска, үзең дә беркемгә дә рәнҗемәскә. Рәнҗеш ике яклы була, яртысы үзеңә төшә, дип, борынгылар белми әйтмидер.
Танышырга дип, бәлки киләчәктә бергә булырга язгандыр, дигән уйлар белән очрашырга килгән ялгыз ир һәм ялгыз хатын шулай шактый вакыт эчләрен бушаттылар да, бер мәлгә тынып калдылар. Авыр тәэсир-тойгылардан икесе дә сүз әйтә алмаслык хәлгә җиткәннәр иде. Озакка сузылган тынлыкны Әнвәр бозды:
– Я, Гөлназ, минем ни дип әйтүемне көтәсең? Тормышлар җитеш, балалар урнашкан, картайган көндә ялгыз яшәү бер дә җиңел түгел, берләшик, гомер көзләрен бергә үткәрик, дигән сүзләрне ишетәсең киләме синең? Юк, мин сиңа ул сүзләрне әйтә алмыйм. Беләм, син сабыр кеше, бәлки барысын да эчеңә дә йотарсың, тик мин синең алай яшәвеңне теләмим. Чөнки безнең арада һәрвакыт Мәхмүт торачак, син моны яхшы аңлыйсың. Әгәр Фаизның синең белән таныштырасын белгән булсам, килмәс тә идем. Йөрәгем урыныннан атылып чыкканчы китим әле мин. Бәхетле бул, Гөлназ! – дип, хатынны кысып кочаклады да, рестораннан чыгып ук китте.
Юк, нык ялгыша Әнвәр, андый төче сүзләрне ишетәсе килми аның. Гомер буена эчендә үпкә-рәнҗеш саклаган, аның яраткан ирен, балаларының әтисен каргап яшәгән бу мәхлук җан аңа киләчәктә һич кенә дә юлдаш та, иптәш тә була алмый. Хатынның тизрәк бу урыннан чыгып йөгерәсе, башын әллә кайларга алып олагасы килде. Менә нинди сәер хәлләр турында ишетергә ашкынган икән аның күңеле. Хәзер бу авыр йөкне ничек күтәреп йөрергә? Түз, йөрәк! Бушану өчен сөйләп, якыннарын да борчымаска булды Гөлназ.
Тормыш һәр нәрсәне үз урынына куя шул ул. Әнвәр белән булган очрашудан соң бик озак уйланып йөрде Гөлназ. Бу сөйләшү хакында иренең апасына бик сөйлисе килсә дә, аны ниндидер бер көч тотып тора, сөйләргә ирек бирми... Үткәнне кабат-кабат актарудан, йөрәк яраларын кузгатудан хәзер ни файда. Ул аңа ни дияр соң? Табылды ул бала, күрәзәче дөрес әйткән, Мәхмүтнең кызы чыннан да, 25 яшендә күзләрен йомган, диярме?
Ничә кешене бәхетсез иткән РӘНҖЕШ...

 

Гөлшат НУРЕТДИНОВА

 

 

 

Комментарийлар