Логотип «Мәйдан» журналы

Ничек бурлар куып йөрдем

Бу атнада туган авылыма кайтып килдем әле.

Кайтып җиткәндә вакыт инде соң иде.
Машинаны ишегалдына кертеп, капканы бикләп яптым да, өйгә керү белән үк диярлек, йокларга яттым.
Төнлә нишләптер кисәк кенә уянып китеп, тышка чыктым. Өстән вак кына кар сибәләп тора, машинаның тәрәзә­ләре дә кар катыш бозланып каткан. Капкага таба борылып карасам, ни күрим — олы капка шыр ачык! Җил ач­кан дисәң, аркылы сала торган тимер таягы коймага сөяп куелган. Карале, — мин әйтәм, — карап торган бердәнбер машинамны урламакчы булганнар бит! Югыйсә олы капканы нәрсәгә дип ачарга? Йөрәк еш-еш тибеп куйды.
Шулай торганда, машина шыгырдап селкенгәндәй булып китте. Юньләп берни күренми, караңгы. Алай да азрак чамаларга була: машина тирәсендәге яңа карда кеше эзләре юк сыман.
Тиз генә кире өйгә кереп фонарь алып чыктым да, яктыртып, тагын эзләр карарга тотындым. Ә, менә — бә­ләкәй капкага якын гына койма буена өелгән карда аяк эзләре бар, явып тор­ган яңа кар әле күмәргә өлгермәгән. Койманың тышкы ягында да шундый ук эзләр, — димәк, шушы турыдан си­кереп кергәннәр. Сикереп дип, быел кары да койма башына хәтле җиткән бит инде. Атлап кына кергәннәр дип әйтсәң дөресрәк.
Эт тә өрмәде нишләптер...
Ярый инде, мәйтәм, машина исән булгач. Капканы ябып, өйгә керә башлаган идем инде, ничектер, машинаның арткы тәрәзәсенә яктыртасы иттем. Күргән күренештән йөрәк жу-у итеп китте — машина эчендә бер кеше утыра иде! Өстенә сырма кигән.
Нишләргә дә белми аптырап кал­дым... Кем булыр бу? Машинаны ур­лап алып китәргә кергән бур микән әллә?..
Кулым үзеннән-үзе кесәдә яткан, гел үзем белән йөри торган пәкене эләктерде...
Әйбәтләбрәк карасам, теге адәм, нишләптер, утырган җирендә дер-дер калтырый. Калтырап туңган кеше әллә ни эшли алмас әле, дип, машинага якын ук килдем дә, кисәк кенә ишеген ачып җибәрдем!
Ишекне ачуым гына булды — машина эченнән... миңа бик яхшы таныш бул­ган күрше егете атылып килеп чыкты.
—Нишлисең монда?! Нишләп ми­нем машинада утырасың?! — дип со­рыйм мин моннан, кискен генә тавыш белән.
— Мин ни... Белмим ... Белмим... — ди-ди урамга таба ташланды бу... Аның артыннан куып дигәндәй, мин дә чыктым.
— Әй, ник әйтмисең, төнлә безнең ишегалдында нәрсә югалткан идең? — дип сорыйм тегеннән тагы да. Егет тукталып калды...
— Мине шушы машина белән илтеп куярга тиешләр иде.
— Кемнәр? Кая илтергә?
— Ике егет, берсе Пурганыкы, юл тө­зү идарәсе начальнигының малае.
— Шуннан, кая булдылар иңде алар?
— Машинада утырып калдылар бит! Ә мин алгы утыргычларга күз дә салмаган идем шул. Тиз генә борылып, машинага йөгердем. Карыйм — эчтә беркем дә юк! Ул арада күрше егете сызарга да өлгергән. Хәйләкәр дә соң, нәкъ мәрхүм атасы инде!
Моны болай гына калдырырга яра­мас, дип уйлыйм. Машинаны бүген урлый алмадылар, ләкин бүтән көнне урларга да мөмкиннәр бит!
Чаптым күрше егете артыннан!.. Капкалары бикле түгел иде. Ишегалларына керүгә, каралты-кура артындагы мунча ягыннан каты гына сөйләшкән тавыш ишеттем. Күрше егете кемгәдер берәүгә русчалап акыра:
— Зачем меня туда направили, вы же меня подставили!!
Күренми генә тыңлап торыйм әле, берәр явыз серләренә төшенмәм ми­кән, дип, каралтылар кырына якын килдем. Ул арада мунча ягыннан күр­шем атылып килеп чыкты да, мине күргәч, өенә кереп китәргә ташланды. Мин исә моңа баягы соравымны кабат­ладым:
— Ник әйтмисең, нәрсәгә дип минем машинага кереп утырган идең?!
— Әнә, мунча янында торалар, бар да сора үзләреннән! — диде дә егет, өенә кереп тә китте.
Курыкмаска тырышсам да, шиклән­дерә бит әй ул якка барырга. Телеви­зордан көн дә сөйләп торалар ләбаса: әле бер, әле икенче җирдә кеше үтер­гәннәре турында.
Шулай торган арада, зарядкасы бе­теп фонарь да сүнеп куйды, каһәр. Ә төн караңгы, башыңа күсәк төшкәнне күрми дә калырсың!
Тукта, өйдә тагын бер фонарь бар бит, шуны алып чыгыйм әле, дип, үзебезгә таба борылдым. Җылы өйгә кергәч, «әллә ятып йоклыйм гына микән?» — дигән уй да килеп алды башка. Әмма шулай да, икенче фонарьны табып алып, кире чыгарга булдым. Бурлар тотарга! Ни дисәңдә, мин бит әле өркәк кешеләрдән түгел!
Фонарьны яктырта-яктырта күрше­нең ишегалдына кире килеп керсәм, күршем үзе тагын чыккан, каралты янында тора. Мине күргәч тә, бу юлы качмады, йөгереп яныма килде:
— Бир әле монда! — дип, фонарьны кулдан тартып алды. Кара син аны, мыштым гына үскән иде бу малай, та­вышы ничек гайрәтле чыга башлаган! Фонарь белән юлын яктыртып, мунчага таба йөгерде бу... Аның артыннан мин чабам... Мунча янында кеше-фәлән кү­ренми, тавыш-тын да ишетелми.
— Мине талыйлар бит! Әйберләрем­не урлыйлар! Мунча тәрәзәсен ватып керделәр! — дип, күрше, фонарьны һа­ман яктырта-яктырта, ишектән кереп китте, чарача, мунча эчләрен карый башлады. Мин дә, Шерлок Холмс шикелле, мунча тирәсендәге эзләрне тикшерәм. Монда мунчаны әйләнеп йөргән яңа эзләр шактый күренә. Ә кеше-кара юк. Теге «ике кеше» дигәне әллә бакча аша шылып өлгерделәр микән?
Ул арада күршем мунчадан чыгып, чарача ишеген йозакка бикләде дә, билдән кар ярып өй янына китте, арт тәрәзәне яктыртып алды. Ватык түгел, күптәннән чатнаган бер җире генә бар.
— Мин кичә грамм да эчмәдем, эч­кән дип уйлама тагын. Кирәк булса, канны анализга бирергә могу! — ди үзе. Аягында нык басып йөри, чыннан да, чайкалмый.
Аннары кире килеп, чарачаның йоза­гына ябышты да, русчалатып (русчага остарды авыл егетләре дә):
— Открой! Открой! Почему закрылся?! Давай быстрей! Я выведу тебя оттуда! — дип кычкыра башлады.
Мин аптырап карап торам... Әллә эч­тә чыннан да кеше бар инде? Мин бит үзем мунча эченә күз салмадым әле...
— Аа-а! Распил сделали! Әнә, кара, кискәннәр! — ди егет, миңа йозакны күрсәтеп. Чыннан да, йозак элмәсендә нык кына ышкылган җир бар, фонарь яктысында ялтырап күренеп китте. Йо­закны яңадан ачарга уйлап, ачкычын егетнең кулыннан алмакчы булган идем — бирми, якын да китерми. Үзе дә ачмый.
Шуннан, мин бер.читкәрәк киттем дә, карап торам. Егет, йозакка ябышкан көе, җикеренүен дәвам итә:
— Открой говорю! Во, во, дверь выше поднимай! Так, так, счас откроется! Еще поднимай!
Чыннан да, эчтә кеше бар бугай бит. Әмма, ничек ачылырга тиеш соң әле ишек, тыштан йозак бикләүле көенчә.
Берзаманны күршем, кисәк кенә, янәшә торган каралтының караңгы почмагына йөгереп килде дә:
— Нәрсә басып торасың анда? Ашый­сың киләме әллә?! — дип кычкырып җибәрде.
Фонарь тагын минем кулда иде ин­де, тиз генә шул почмакка яктырттым. Анда, егетнең шәүләсеннән кала, бер­кем дә юк иде.
Туктале!.. Бу адәм саташа түгелме соң? Моңа ияреп йөреп, мин үзем дә са­ташкан сыман йөрим түгелме?.. Соңгы елларда бу егетне аек килеш күргәнем бик сирәк иде шул. Халык телендә «Белая горячка» дигән чир шушыдыр ин­де, күрәсең. Замана яшьләре термины белән әйтсәк — «глюки». Менә миңа нинди «спектакль» куя икән бу «халык артисты!» Вәт идиот!!
Моның халәтен аңлагач инде, хәле­нә дә керә башладым:
— Бар, өеңә кереп ят! — дип әйтеп карыйм. Тыңламый. Үзем инде, пижама чалбары белән генә чыккан көе, туңа да башлаган идем, — ахырда кире үзе­безгә кереп китәргә мәҗбүр булдым. Ә күрше егете әле һаман да мунча йозагына ябышып, аны дөбер-шатыр тарткалап: «Открой! Открой!» — ди-ди акырына калды.
Өйгә кердем дә, урынга барып яттым, ә йокы инде качкан, күзләр йомылмый. Ярты төн буе алкоголь психозы белән җенләнгән кешегә ияреп йөр инде, ә! Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас: «Шуны да чамалый алмадыңмыни баштан ук?» — дип кө­ләрләр. Ә каян чамалыйм ди мин аны, «белая горячкалы» кешене күргәнем бармыни? Соңгы елларда, гомумән, эчкән кеше белән аралашкан юк! Чөнки, тулай торакта яшәгән чактан ук беләм: алар белән аз-маз таныш булсаң да, яисә бер сөйләшеп алганда битеңне хәтерләп калса да, аннан инде очраган саен: «Биш кенә сум акча биреп тор әле!» — дип теңкәңә тиеп бетәләр.
«Туктале! Эчкече булса да, ул да Алла бәндәсе бит, — дим, тагын бер уйлап... - Күрше... Үзе «чын тормыш­та» бик ярдәмчел дә егет, җитмәсә. Алып кереп чәй эчертим әле мин моны, сөйләшеп карыйм үзе белән. Нәселенә тап төшереп йөрмәсен болай».
(Монда исемен атап язарга да кы­енсынам мин аның. Яше кырыктан узуга карамастан, әле һаман өйләнергә җитешмәгән, үзе генә яшәп ята.)
Урынымнан торып, яңадан чыгып киттем тегенең янына. Ишегаллары буш, тавыш ишетелми. Мунча тирәсе­нә дә барып әйләндем — беркем күрен­ми. Кереп яткан булса кирәк. Нигәдер тагын шиккә төшеп, чарача ишегендәге йозакка да күз саласы иттем, анда бит бая чыннан да киселгән сыман эз бар төсле иде. Тагын бер кат әйбәтләбрәк яктыртып карасам, — саташкан чагында тарткалый-шалтырата торгач, йозак элмәсен шактый тирән итеп ашалтып бетергән икән инде бу адәм!
Әйе, эчеп тә куялар соң хәзергеләр! Авылдашлар, илдә гомер-бакый бүтән халыклар арасында иң иманлы, иң ин­сафлы дип саналган үзебезнең татар­лар! Русия айнырлык хәлдә булмасын да ди, — татар иле бер булмаса бер айнырга, акылына кайтырга тиештер бит инде!
Ә бит югыйсә, ул күрше егетнең дә, шул ук бер гаиләдә үскән башка туганнары менә дигән тормыш корып яши, берсе дә кеше күзенә күренердәй итеп эчми.
 

Тәлгать ӘХМӘДИШИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№9, 2012)

 

Комментарийлар