Каргыш төшми димә... (Бәян)
Бу хәл сугышка кадәр булды.
Миңа ул вакытта алты яшь иде. Әти солдат хезмәтен үтәп кайтса да, аны 1941 елның көзендә фронтка алдылар. Без әни белән икебез генә калдык – иртәсен дә, кичен дә гел бергә. Башкача мөмкин дә түгел, аның мине беразга калдырып торырга да урыны юк иде. Каядыр барасы булса, мин аның күлмәк итәгенә чытырдап ябышам, кайвакыт йөгереп тә китәм, хәлем бетсә, әни кулына ала. Мин басуда яки яшелчә бакчасында чүп утау кебек эшләрдә, урак өстендә әнигә учмаларны бер урынга җыярга булышам. Хуҗалыкта малларга ашарга бирү, инештән йә коедан ташып су эчертү, асларын чистарту минем өстә.
Безнең якларда утын юнәтү бик авыр мәсьәлә иде. Агач, урман полосалары утырту колхозчыларга йөкләнгән. Урман полосалары утырту кышын басуда кар тоту өчен бик файдалы гамәл иде. Аларны кайвакыт Сталин полосалары дип тә атадылар. Әнә шул урман диләнкеләрен, басу яки кыр полосаларын карап, эшкәртеп тору хатын-кызларның һәм яшүсмерләрнең тәмам үзәгенә үтте.
Мондый хәл 1937 елларда урманнарны кисү белән башланган. Нарат, каен агачларын төптән кисеп, атлар белән тимер юл станциясенә һәм паромга ташыганнар. Агачтан бушаган җир кишәрлекләренә үсентеләр утыртканнар. Урман белән янәшә яшәп тә утынсыз калган еллар була иде, чөнки корыган агачларны, чикләвек куакларын алып кайту да каравылчы рөхсәте белән генә башкарылды.
Безнең авылда 155 хуҗалык иде, һәр йорт утын яки салам ягып җылытылды. Нарат, каен утыртылган урман диләнкеләрен, рәт араларындагы үләнне чалгы белән чабарга ярамый. Каравылчы күрсә, чалгыңны ала яки аның сабын сындыра. Эшкәртү өчен рәт аралары, йорт хуҗаларының фамилияләре язылган казыклар кага-кага бүлеп бирелде. Чүп үләннәре җәенә ике тапкыр урак белән урыла, агач, үсенте төпләре өч тапкыр тимер көрәк белән йомшартыла. Утыртылган үсентеләр начар яңарса яки корыса, аның урынына яңаны утыртырга, күп итеп су сибәргә кирәк. Болардан тыш, үзеңнең колхозчы икәнлегеңне дә онытмаска кирәк – колхоз басуларын, малларын карау, урып-җыю синең өстә бит. Урман эшләрен башкара алган очракта, печән, корыган агач ботакларын, чикләвек куакларын утын итеп алырга рөхсәт бирәләр. Яңа агач утырткан өчен киселгән агач төпләрен дә алырга була иде. Ягулык буларак агач төпләре югары бәяләнде, чөнки яхшы яна, кызуы шәп, әмма аны җирдән алу өчен ифрат күп көч куярга кирәк. Әти өйдә чакта төпләрне гел ул төпли, ә мин читтән аның эшен күзәтә идем. Кайчакта ул: «Улым, көрәк бир», «Улым, тимер чөй бир», – дип, миннән корал-яраллар сорап ала иде. Бүкәннәрне төпләү күп көч сорый: башта аның як-ягындагы туфракны тамырларына кадәр казыйсың, озын күсәкне тамыр астына тыгып өскә таба каерасың. Төпләр артык юан булса, аларны тимер чөй белән берничәгә ярасың, ярылган пүләннәрне берәм-берәм өскә каерып чыгарасың. Күпме көч, күпме хезмәт сарыф итәргә кирәк!.. Ә хәзер безнең андый көчебез юк.
Әти сугышта, әнинең сәламәтлеге көннән-көн начарлана. Мин башка малайларга караганда артык таза булмасам да, озынрак торыклы идем. Әтинең өйдә юклыгы һәркөн искә төшә, башка малайларның әтиләре яки абыйлары булуына бик кызыга идем. Ләкин мондый хәл озакка бармады; авылдан армиягә яраклы яшьләрне, өлкән абыйларны бер-бер артлы фронтка озатып тордылар. Мин дә иптәш малайларга ияреп аларның әтиләрен, абыйларын авыл башына кадәр озата идем. Сугышка китүчеләр без малайлар-кызлар өстенә конфет яки вак акча чәчә иде.
Авылда ир-ат саны көннән-көн кимеде. Аларны сагынып, юксынып күпләребез кешегә күрсәтмичә генә елый торган идек. Авылдан сугышка 42 кеше китте, шулардан нибары 18е генә исән кайтты, алары да кайсы аяксыз, кайсы кулсыз иде.
Өйдә эш күп. Әнинең авыруы һаман да көчәя бара. Утын юклыгы икебезне дә бик борчый. Көннәр кайчан җылытыр инде?! Җәен утын ашарга пешерү өчен генә кирәк, аңа да бик аз гына. Безнең якларда аш пешерү өчен үзең тимердән әмәлләгән өчаяк кулланалар. Аңа чуен асасың да, ут ягып җибәрәсең. Янгын-мазар чыкмасын дип, яныннан китмичә, даими карап торасың. Ут чыгу куркынычын булдырмау максаты белән, авылда бер җаваплы кешене билгелиләр, ул көндезен-кичләрен кулына кыңгырау тотып, шуны шылтыратып йөри иде.
Шулай беркөнне иртән бераз тамак ялгап алгач, утын-мазар табып булмасмы дип, «бала арбасы»н тартып урманга киттем. Урман читеннән генә арбага корыган чикләвек куаклары, бер-ике кыска гына өрәңге ботагы салдым да, кайтырга чыктым. Шушы табышыма үзем шатланам, ә күңелне нәрсәдер тырмап торган шикелле. Шикләрем юш килде – авылга кайтып җиткәндә, урман каравылчысы аты белән каршыма килеп басты. Син Габдулла малаемы, дип сорады. Әйе, дидем. Үземчә бик хөрмәтле итеп исәнләштем. Әти-әни дә өлкән кешеләр белән илтифатлы булырга өйрәтәләр иде. Ә аның минем исәнләшүгә исе дә китмәде. Син, малай актыгы, анаңа бирелгән урман полосасын эшкәртми торып, нигә утын урлап ташыйсың, дип миңа җикеренде. Аннан соң ярсып «бала арбасы» янына килде, тәртәләрен бер тибүдә сындырды, тәгәрмәчләрен берсен бер якка, икенчесен икенче якка тәгәрәп китәрлек итеп чөйде. Берсе еракка ук тәгәрәде, икенчесе ташка бәрелеп, якында гына туктап калды. Урман каравылчысы сүгенә-сүгенә китеп барды. Мин, нәрсә эшләргә белмичә, әле ярый кыйнамады дип, баскан җиремдә катып калдым. Ул ерак ук киткәч, тәгәрмәчләрне алып килдем, арбаның күчәре дә исән калган, тәгәрмәчләрне күчәргә киертеп, тәгәрәтеп өйгә кайттым. Әнинең бу хәлне күреп, авыруы тагын кузгалды. Мин моңа бик гарьләндем. Кеше хәлен юньсез кешеләр белми шул. Шундый күңелсез вакыйгадан соң, киләчәгемне күзаллап, табигать матурлыгына сокланып, үз-үземне юатырга тырыштым. Башыма «утынсыз яшәмәбез әле», дигән уйлар килде. Әнә бит: авылыбызда утын кытлыгын киметүне башка юллар белән хәл итүчеләр дә күп. Алар җәйге көннәрдә сыер тизәген җыеп, аңа вакланган салам, камыш, ылыс, яфрак, торф кушып суда болгаталар, изәләр һәм шундый куе массаны киртәләргә сылап яки махсус калыпка салып киптерәләр. Масса кипкәч, коры урынга куялар һәм шуннан кыш буе бер кайгысыз мичкә ягып, өй җылыталар, ашарга әзерлиләр. Дөрес, әлеге ягулыкның бер ягуда артык җылысы булмаса да, тәүлек буе сүндермичә якканда, өйдәге җылылык утын ягып җылыткан өйдән бер дә ким булмый иде. Кеше, нинди генә авырлыклар килмәсен, көн күрүнең җаен таба, яшәргә омтыла. Шундый уйлар мине бераз тынычландыргандай итте.
Әни белән мин үзебезгә тиешле урман полосасын бер кат эшкәрткән идек инде. Икенче кат эшкәртергә туры килер, ахры, чөнки бу бәдбәхет – урман каравылчысы – кышын безне утынсыз калдырырга да күп сорамас. Беребез авыру, икенчебез яшь, ә яшәргә кирәк. Ичмасам, әти ягыннан да, әни ягыннан да туганнарыбыз юк. Бабайны кулак тамгасы тагып сөргенгә озатканнар, әбине – әнинең әнисен, кулак хатыны дип, йорт-җирләрен талап алганнар. Башта ул бабайның бер туганында яшәгән, аннан күчеп китәргә мәҗбүр булган. Бабайның сөргеннән үлгән хәбәре килгәч, әби бик нык кайгырган, каты авыруга тарыган.
Әнигә унбиш яшь чагында, ул әбидән ризалык сорап, булачак әтием Габдуллага кияүгә чыга. Миңа бер яшь тулганда, әби дөнья куйган. Әни гәүдәгә төз, төскә-биткә чибәр, кадимчә укый-яза белә. Кичләрен мин аның кычкырып китап укыганын тыңлап ята идем. Әни сөйләвенчә, әби-бабай артык бай яшәмәгән: ике сыер, бер ат асраганнар, кырык умарта тотканнар. Җирләрен кеше яллап эшкәртмәгәннәр, туганнары белән күмәкләшеп башкарганнар.
Бабай бик җитез, озын буйлы булган, укый-яза белгән, атлар асрарга яраткан. Атлары токымлы булмаса да, Сабан туе чабышларында икенче, өченче урыннарны яулаган. Аның тагын бер һөнәре атларга камыт, ыңгырчак, каеш, дилбегә, камыт бөятләре ясау булган. Бабайның әлеге һөнәре әтигә дә күчкән. Әни әтинең дә атларны яратуы, колхоз фермасында маллар караучы булып эшләве турында сөйли иде. Ул да ат дирбияләрен үзе төрле бизәкләр кертеп эшли торган булган. Атын, бизәкле дирбияләре, арбасы яки чанасы белән бергә Сабан туе бәйрәмнәрендә, килен төшергәндә, кунакка барганда таныш-белешләренә биреп торган. Бәйрәм өчен махсус дирбиясе, арбасы-чанасы булган; дугасында төрле авазлар чыгарып шылтыраучы өч кыңгырау, җигелгән атның ике ягында чуклар асылынып торган, дилбегә, дирбияларда ялтыравыклы калайдан ясалган төймәләр тезелгән. Шуларны хәтердә яңартып утырганда, теге адәм актыгы – урман каравылчысы Тимер типкәләп сындырган «бала арбасы»ның тәртәләрендә дә шундый ялтыравыклы бизәк-төймәләр булуы исемә төште. Күңелемдә урман каравылчысының кыланмышларына карата яңадан, теге вакыттагы кебек ачу-нәфрәт хисләре кабынып китте. Ул вакытта да тикмәгә генә көпә-көндез күктән йолдыз атылмагандыр бит. Ырым-шырымнарга бик үк ышанмасам да, әлеге күренеш урман каравылчысының намуслы кешеләргә карата кылган дорфалыклары кайчан да бер үз башына бәла рәвешендә кайтачагына ниндидер бер ишарә булгандыр кебек тоела...
Көннәр-айлар бер-бер артлы үтә торды. Барлык әшәкелекләре җәзасыз кала биргәнгә, урман каравылчысының да усаллыгы, кешеләрне урынсыз җәфалавы көчәйде. Ул сугышта ирләре үлгән тол хатыннарга бер дә юкка бәйләнде, алардан аракы таптыртты, теләсә кайда кунып йөри башлады. Бронь биреп, махсус задание үти дип, типсә тимер өзәрлек Тимерне сугышка алмадылар. Аның участогында бер төркем агайлар төз, озын үскән агачларны сайлап кисеп, Кама елгасы буена ташып, сал итеп агыздылар. Начар, кәкре агачларны бер метрлы түмәрләргә турап, урманда күмер өчен яндырдылар. Күмерне сортларга аерып чыпта капчыкларга тутырып, атларга төяп Бөгелмә тимер юл станциясенә озаттылар.
1942 елда безгә, әни исеменә фронттан хат килеп төште. Анда: «Ирегез Закиров Габдулла Харьков өлкәсе Змеевка авылы янында барган каты бәрелештә батырларча һәлак булды», – дип язылган. Әни бу хәлне бик авыр кичерде, урыннан торып ишекле-түрле йөрде, калтырау-бизгәк тотты, төннәрен даими саташты, елап күзләре кызарып бетте. Бу хәлне ишетеп, күрше хатын-кызлар әнине юатырга тырышты, Алладан ярдәм сорады. Әмма әнинең хәле көннән-көн начарая барды, авызына бернинди ризык алмады. Бервакытны агач караватыннан үз-үзен белешмичә сикереп торды да, идән уртасына килеп мине күкрәгенә кысты, чәчләремнән сыйпады, битләремнән берничә тапкыр үбеп алды, күзләремә текәлеп озак кына карап торды да: «Улым, үзең генә каласың, бәхил бул, мине, әтиеңне начарлык белән искә алма. Сине, әтиеңне бик яраттым, бергә яшәргә генә насыйп булмады», – дип сабыр гына елап җибәрде, күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп төште. Шулвакыт аяклары гәүдәсен тота алмыйча, әни идәнгә егылды, бераздан ыңгырашып җан тәслим кылды. Бу хәлне сизенеп күрше хатын-кызлар сабыр гына безнең өйгә уздылар. Арадан өлкән бер әби миңа карап: «Бигрәк яшьли ятим калдың шул, Өлфәт улым», – дип әйтеп куйды. Үземә карата кызгану сүзләре ишеткәч, әнинең чынлап та бу якты дөньядан китүе әле генә аңыма барып җитүе сәбәпле, күзләремә мөлдерәмә яшь тулды, мин елап җибәрдем. Шушы ук көнне әнине җирләделәр.
Менә шулай мин япа-ялгыз һәм ятим калдым. Әнидән калган барлы-юклы әйберләрне күрү, аның турында булган истәлекләр минем ятимлекне искәртеп, яңартып тордылар. Беркөнне мине авыл советы рәисе Гатаулла абый чакыртып алды. «Өлфәт улым, берүзең генә яши алмыйсың инде, сине балалар йортына урнаштырырга кирәк дигән фикергә килдек», – диде. Аңа җавап итеп мин: «Борчылуларыгыз өчен бик рәхмәт, Гатаулла абый. Ләкин мин авылны ташлап беркая да китмим. Бер җае чыгар әле...» – дидем. Ул да минем уйлар белән ризалашты, ахры. «Әтиең сугышта һәлак булды, шуңа күрә сиңа ашау-эчү ташламасы – паек бирелер», – дип өстәде.
Вакыт үтә торды. Гәүдәм башка малайлардан бер башка биегрәк кебек, йөземә дә зурлар төсе керде. Шулай миңа иртә олыгаерга туры килде. Яз көннәрендә бакча казыдым, бәрәңге, яшелчә утырттым, колхозда, урманда эшләдем, җәен үлән, җиләк җыйдым, көзен бәрәңгесен алдым. Күршеләр дә гел ярдәм итеп торды, рәхмәт аларга – авыр чакта ташламадылар. Кайберләре мине үз баласыдай якын күрде. Югыйсә, алар үзләре дә балда-майда йөзмәде, авылда туйганчы ипи ашаучы хуҗалыклар сирәк булгандыр, авылыбыз белән бәрәңге ашап яшәдек.
Мәктәпкә бик теләп йөрдем, укытучылар мине яраттылар. Еш кына: «Әнә, Өлфәттән үрнәк алыгыз», – дип әйтә торганнар иде. Миңа, ятим бала буларак дәфтәр, дәреслекләрне бушлай бирделәр. Җәй көннәрендә бер апа белән колхоз малын көттем, шуның өчен колхоз рәисе миңа бер сарык, кыш чыгарлык ипи бирде. 1947 елда җиденче сыйныфны тәмамладым. Баштагы елларда фермада мал караучы булып эшләдем, соңыннан ферма хисапчысы итеп куйдылар. Юллама буенча бухгалтерлар курсына җибәрделәр, аны гел яхшы билгеләргә тәмамладым. Армия сафларында өч ел хезмәт иттем.
Ә менә шушы чорда урман каравылчысы Тимер бөтенләй эчкечегә әйләнгән икән. Бервакыт исерек килеш ул атын бик шәп куып барганда, арбаның чәкүшкәсе чыгып, тәгәрмәче төшеп кала. Тимернең бот сөяге сына, озак вакыт хастаханәдә ята, аксак кала. Култык таягы белән йөри, өй борынча аракы теләнә, хәер сорашыр көнгә кала. Авыл халкы аны кызганмый, дуңгызга дуңгыз булып яшәү килешә, дип кенә бәя бирә. Улы Азат урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый, аны агач утырту белгече итеп билгелиләр. Җәй көне, урман каравылчысы авырып китү сәбәпле, Азатны аның урынына куялар. Ул каравылчы булып эшләгәндә, райплан безнең колхозга төзелеш өчен бер гектар урман бирә. Деләнкене күрсәтер өчен Азат, аны кабул итәр өчен колхоз рәисе Габбас, агач аударучылар бригадиры Рәис урманга юнәләләр. Менә шәмдәй төз агачлар бер-бер артлы җиргә ава башлый. Бервакыт бер агач егыласы җиргә аумыйча, борылып, тиешсез урынга, кешеләр өстенә ава. Азатның бил сөяге яралана, колхоз рәисе Габбасның кулы сына, аударучы Рәиснең башы ярыла. Азат озак вакыт хастаханәдә дәвалана, коляскада йөрергә кала. Азатның да тормышы шәптән булмый, хатыны белән сигез ел бергә торуга карамастан, башта балалары булмый, соңрак малайлары туа, әмма ул да авыру. Нинди олы фаҗига – бер гаиләдә өч гарип. Азатның тормыш иптәше хастаханәләрдән тыш, багучыларга да мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин өметсез җаваплардан кала, ышандырырлык, күңелен юатырлык берни дә ишетми ул. «Бу сезнең нәселегездәге юньсез бер бәндә тарафыннан кылынган гамәлләр нәтиҗәсе», – ди багучыларның берсе. Бәлки, чыннан да, шулайдыр.
Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк.
Рәхим ӘХМӘТҖАНОВ
Фото: социаль челтәрләрдән
Комментарийлар