Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Хисаметдин Исмәгыйлевтән киңәшләр: сару кайнау

«Сары кайнау, урысчасы – изжога дисәк тә була.

Анын сәбәбе — үңәчнең ашказанга килеп тоташкан урынында сфинктор, ягъни ябыла торган клапан-капкач ябылып бетмәгәндә ашказандагы кислоталы сыекча үңәчкә үтеп керүе. Менә шул сыекчалар үңәчне яндыра башлый. Аны бетеру өчен кырку һәм ачы, борычлы ризыклар ашаудан тыелырга кирәк. Күп кешеләр тәмәке көле ашый. Кайбер кеше сагыз чәйни. Кайберәүләре кәгазь эләктерә торган тимер скрепканы суырып йөри. Авызга скрепка тимере кабып йөрүнең сере шунда: ул тимер кисәген суырып йөргәндә авыздагы селәгәй бизләреннән селәгәй даими һәм күп бүленеп чыга. Кеше ирексездән аны йота. Селәгәй ашказандагы артык ашкайнату сыекчасы белән реакциягә кереп аны нейтральләштерә. Сару кайнау бетә. Сару кайнауны безнең якта үзәк кою да диләр. Скрепкадан башка да тимер суырып йөрергә була. Селәгәй РН буенча селте, ашказанындагы сыекча— хлор кислотасы, бергә кушылгач бер-берсен нейтральләштерәләр. Кемгә ничек инде. Кем сөт эчә, сода эчкәннәрне дә күргән булды. Мин үзем армиядә тәмәке көле ашап котылдым. Бик яфалана идем. Ике тапкыр ашау җитте. Дозасы ярты тәмәке көле җитте. Аллага шөкер башкача яфаланган булмады.»
 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар