Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Хисаметдин Исмәгыйлевтән киңәшләр: йод файдасы

«Йод белән аркага челтәр сызымнары ясарга була. Бу инде суык тиеп ютәл төшкәндә бик тә ярдәм итә. Безнең республикада йод микроэлементына кытлык. Шуңа да бу процедура әзме-күпме организмдагы йод житеш...

«Йод белән аркага челтәр сызымнары ясарга була. Бу инде суык тиеп ютәл төшкәндә бик тә ярдәм итә. Безнең республикада йод микроэлементына кытлык. Шуңа да бу процедура әзме-күпме организмдагы йод житешмәүчелеген бетерергә ярдәм итә. Йод үзе үк организмга бик көчле стимул-этәргеч кебек тәэсир итәчәк. Үзем арка үзәгенә тидерми ике як калак сөягеннән өстә башлап бөерләргә чаклы ясыйм. Бу челтәрне ике тапкыр сызам. Һәм көн аралаш ике-өч тапкыр ясыйм. Күкрәккә һәм муеныма да ясаганым бар. Моны кич ятар алдыннан эшләргә кирәк. Сетканы иртән ясап урамга чыксагыз зыяны гына булачак. Суык тагы да катырак тияргә мөмкин. Балаларга бер кат сызу да җитә. Олы кеше үзе чамаласын. Олыларга сетканы ике катлап сызу файдалырак. Арканы җылытып әзерәк кыздыра. Күп сызсаң яндырырга мөмкин. Ә табан астында тире катламы калын һәм тупас. Ике кат курыкмый сызарга мөмкинсез» — дип, киңәшләрен бирә Хисаметдин Исмәгыйлев.

Комментарийлар