Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа ел салатларына майонезны үзегез ясый аласыз

Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, аны үзегез ясасагыз сыйфатлырак һәм файдалырак та булачак. Өйдә майонез ясауның берничә ысулы бар. Мәсәлән, каты итеп пешерелгән йомырка сарыс...

Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, аны үзегез ясасагыз сыйфатлырак һәм файдалырак та булачак. Өйдә майонез ясауның берничә ысулы бар. Мәсәлән, каты итеп пешерелгән йомырка сарысына бер чәй калагы горчица кушып, изелгән массаны каймакка яисә йогуртка салып бутарга кирәк.
Ә кайбер хуҗабикәләр аны болай әзерли: майсызландырылган кефир һәм эремчеккә ике йомырка сарысы, горчица, кара борыч, тоз, лимон суты кушып, барысын бергә блендерда болгатырга. Аннары майонезны 10 минутка суыткычка куеп торырга кирәк. Тәмле дә, файдалы да була.
 
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-12-27/ya-a-el-salatlary-faydaly-bulsyn-3087436

Комментарийлар