Төнлә тезләрең сызласа...
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез ясыйк.
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин. Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы әче кызыл борычны, бер аш кашыгы кипкән канлы үләнне (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Арытаба төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмәне салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, пешкән урынга, томау һәм гайморит булганда борын тирәсенә, шешкән, киселгән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-11-16/t-nl-tezl-re-syzlasa-2584566
Комментарийлар