Талпаннардан ничек сакланырга?
Кадалса, нәрсә эшләргә? Талпан кадалган икән, аны һич кенә дә тәнегездән йолкып алмагыз. Иң яхшысы — травматология пунктына барырга һәм үзегез белән канечкечне урнаштырырлык савыт алырга кирәк. А...
Кадалса, нәрсә эшләргә?
Талпан кадалган икән, аны һич кенә дә тәнегездән йолкып алмагыз. Иң яхшысы — травматология пунктына барырга һәм үзегез белән канечкечне урнаштырырлык савыт алырга кирәк. Анда белгечләр талпанны тиешле кагыйдәләр буенча алачак. Ләкин табибка 12 сәгатьтән дә иртәрәк барып җитәлмәвегезне аңлыйсыз икән, моны үзегезгә эшләргә туры киләчәк. Талпанны никадәр иртәрәк алган саен, ул сезнең организмга “зарарлы” төкерекне азрак кертәчәк. Талпан өстенә беркайчан да май сөртмәгез! Ул тончыга башлап, үзе чыгачак дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Киресенчә, май ярсыткан талпан тәнгә тагын да ныграк кадала башлаячак. Пинцет алыгыз (походка чыкканда ул һәрвакыт үзегез белән булсын), паразитны мөмкин кадәр тирегә якынрак китереп эләктерегез һәм әкрен генә, тыныч кына бераз селкеткәләп өскә тартыгыз. Иң мөһиме — канечкеч бөҗәккә зыян китермәскә. Чөнки, әгәр дә аның борынчыгы тәндә кала икән, инфекция керү дәвам итәчәк.
Аннары, анализ үткәрү өчен тере талпанны алып бару яхшырак, бу очракта аның авыру йоктыручымы-юкмы икәнлеген ачыклау җиңелрәк булачак. Әгәр бөҗәктә талпан энцефалиты вирусы табылса, зыян күрүчегә иммуноглобулин кертергә кирәк булачак, боррелиоз ачыклана икән — табиб антибиотиклар билгеләячәк. Вакытында башланган дәвалау курсы авыр нәтиҗәләрдән саклап калачак.
Саклык чаралары күрегез
1. Табигатькә чыкканда озын кунычлы аяк киеме, чалбар һәм озын җиңле кием киегез. Чалбарны аяк киеменә, озын кунычлы оекбашларга, ә футболканы һәм күлмәкне чалбарга кыстырыгыз. Баш киеме кию мәҗбүри. Кием ачык һәм бер төстә булса яхшырак: анда талпанны күрү җиңелрәк.
2. Табигатьтә булганда киемнәрне һәм тәннең ачык урыннарын даими тикшереп торыгыз.
3. Биек үләнле һәм куаклы урманнарга бармаска тырышыгыз.
4. Өйгә кайткач, киемнәрегезне мотлак рәвештә 60 градустан да түбән булмаган температурадагы кайнар суда юыгыз.
5. Душ керегез. Тәнегезне игътибар белән тикшерегез.
6. Яңа җыелган үсемлекләрне, тышкы киемнәрне һәм башка әйберләрне өйгә алып кермәгез. Аларда талпан яшеренергә мөмкин.
7. Эт белән йөргәннән соң, аны да тикшереп чыгыгыз. (Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары буенча).
Шул ук вакытта...
Башкортстанда тычкан бизгәге авыруының кискен артуын фаразлыйлар. Республикада тычкан бизгәгенә бәйле хәл бик киеренке кала. Уфа, Благовещен, Ярмәкәй һәм Мишкә районнарында яшәүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу районнарда авыручылар саны төбәк буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак. Узган ел Башкортстанда тычкан бизгәге белән өч мең кеше зарарланган, шуларның 40 проценты — балалар.
Авыруны төп таратучылар — тычканнар. Шуңа күрә ихаталарны санитар чистарту, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып бару, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим: ачык сулыклардан кайнатылмаган суны кулланмаска, кимерүчеләр зарарлаган ризыкларны ашамаска, ашар алдыннан һәрвакыт кулларны юарга, авызга үлән һәм салам капмаска кирәк.
Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от macrovector
Комментарийлар