Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлек киштәсе

Киңәшләргә колак салыгыз.

Тары боткасы ашагыз!
 
Тары боткасы матдәләр алмашын, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Тары боткасы сөяк һәм буыннар өчен, йөрәк өянәге һәм кан саву күзәтелгәннән соң файдалы.
Организмны чистарту үзлегенә ия булганлыктан, тары боткасын нурланыштан соң да ашарга кушалар. Аны ашаган очракта кан, баш мие эшчәнлеге, май һәм шикәр алмашы яхшыра. Тары боткасы эч кибүләрне булдырмый һәм майны яндыра.
Тары ярмасы эчәкләр өчен дә файдалы.
Иртә белән көн саен суда шикәр комы салмыйча пешерелгән тары боткасы ашарга кирәк. Бер атнадан эчәкләрегез эшчәнлеге җайланыр. Шуңа карамастан, алга таба да кайбер көннәрдә тары боткасын пешереп ашагыз. Аны 10 көнгә бер булса да ашарга кирәк.
Шикәр чире белән авыручыларга тары боткасын суда гына пешереп ашау мөһим.
Әмма тары йод үзләштерелүгә комачаулый, шуңа аны калкансыман биз авырулары күзәтелгәндә еш ашарга ярамый. Ашказаны әчелеге югары, ялкынсынган булса, җәрәхәт бар икән, тоз утыру авыруы күзәтелсә, тары боткасын атнага бер тапкыр гына ашарга кирәк.

 

Аяклар авыртмасын!

Арыган аякларга хәл кертү өчен киң таралган чара бар. 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маенда 1 чәй калагы аш тозын эретегез. Иренмәгез, бик озак болгатырга кирәк.
Кич белән шуны аяк табаннарына һәм балтырларга яхшылап ышкыгыз, массаж хәрәкәтләре ясагыз. Аннары аякка полиэтилен пакет өстеннән җылы оекбаш киеп, 30-40 минут тотыгыз һәм, кайнар су белән юып, йокларга ятыгыз. 2-3 көн рәттән шулай дәвалану бик файдалы.

 

 

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/S-lam-tlek-kisht-se-688960/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар