Логотип «Мәйдан» журналы

Сару кайнаудан котылып буламы?

Моның өчен суда сода эретеп эчәргә ярамый, ди белгечләр.

Сару кайнауны халык медицинасы чаралары белән дәвалыйлар. Андый вакытта сөт, активлаштырылган күмер, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка төнәтмәләре эчү файдалы. Күпләр сару кайнаганда сода эремәсе эчә. Болай эшләмәү хәерле, чөнки натрий канга сеңә. Ул чамадан артып киткәндә кан тамырларын зәгыйфьли. Бу инфаркт белән тәмамланырга мөмкин. Моннан тыш, натрий организмда сыеклыкны тоткарлый, шешенүгә китерә.

Сару кайнап интектергән кешеләргә алма, банан, бәрәңге (кыздырылган түгел), брокколи, кишер, кузаклылар, майсыз сыер һәм тавык ите, чиле-пешле йомырка яисә тәбә, балык, майсыз сыр, каймак, эремчек, дөге, солы боткасы ашарга киңәш итәләр. Ипине искертеп ашарга кирәк. Чәй, сөтле какао, газсыз су, алма суты эчәргә мөмкин.
 
Нәрсә ашамаска? Томат, торма, редис, цитруслы җимешләр, кузгалак, башлы суган, туңдырма, сыр, соуслы макарон, кондитер эшләнмәләре, шоколад, бөтнек, майлы, ысланган, тәмләткечле ризыклар. Шулай ук сөтле коктейль, каһвә, цитрус җимешләр һәм мүк җиләге суты, газлы эчемлекләр, коры шәраб, сыра эчәргә рөхсәт ителми.

 

 

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2020-02-18/saru-kaynaudan-kotylyp-bulamy-674717

 

Комментарийлар