Логотип «Мәйдан» журналы

Шалкан С витамины буенча рекорд куя!

Бу яшелчәне үстереп, файдасын күрегез.

Бакчагызда әлегә кадәр шалкан үстермәгән булсагыз, быел бу файдалы яшелчәне үстерергә онытмагыз. Сирәк очрый торган глюкорафанин элементы күп булу сәбәпле, шалканда шешкә һәм диабетка каршы көчле сыйфат тупланган. Әфлисун, лимон һәм кәбестәгә караганда, шалканда С витамины икеләтә артыграк. Ә фосфор күләме буенча ул редисны һәм ачы торманы күпкә уздыра.
Кеше организмына кирәкле минераль тозларга бай булуы белән дә шалкан бик файдалы яшелчә. Мәсәлән, анда булган күкерт тозлары канны чистарта һәм йогышсызландыра, бөердәге һәм сидек куыгындагы ташларны кисәкләргә тарката. Инфекция вакытында, бронхит һәм тире авыруы булганда да аларның файдасы тия.
Кальций — барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган макроэлемент. Кеше организмында кальций сөяк тукымаларының нигезен тәшкил итә, тукландыру элементларын тигезлектә тота, ферментлар эшчәнлеген арттыра, йөрәк-кан һәм нерв системасындагы процесска тәэсир итә. Организмга кальций шалкан, кәбестә, салат, сельдерей, пастернак, әче торма, кишер, чөгендер, борчак, фасоль, суган, помидор, борыч, баклажан, кыяр кебек бакчада үсә торган күптөрле яшелчәләрдән керә.
Шунысы мөһим, шалкан файдалы сыйфатларын югалтмыйча базда озак саклана. Аны үстергәндә күләгәрәк урынга утыртып, мул итеп су сибәргә киңәш ителә.
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-05-20/shalkan-s-vitaminy-buencha-rekord-kuya-3774984


 

 

Комментарийлар