Логотип «Мәйдан» журналы

Пешкән урын май “яратмый”

Тән пешкән урынга нәрсә сөртергә?

Гадәттә, кинәт кенә килеп чыккан күңелсезлектән күпләр югалып кала. Шул урынга үсемлек мае, кремнар сөртергә ашыга.

Болай эшләргә ярамый. Май, элпә кебек каплап, “парник эффекты” ясый. Тәннең пешкән урынына кислород керми. Нәтиҗәдә, яра төзәлми җәфалаячак, ә авырту көчәячәк кенә.
Иң яхшысы — пешкән урынны краннан агып торган салкын су астына куярга. Әлбәттә, монда күп нәрсә пешүнең дәрәҗәсеннән һәм мәйданыннан тора.
 
Кечкенә урыннарны дәвалау өчен борынгыдан килгән чара бар. Ул — ачы сабын. Сабын авыртуны баса, пешкән урында барган кислоталы реакцияне нейтральләштерә. Өй аптечкасында “Пантенол” дигән чара булу да мондый очракта ярдәм итә.
 
Җитди пешү алган очракта, әлбәттә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Фото:boombate.com

 

Комментарийлар