Ни өчен балык иттән файдалырак?
Табиблар холестерины югары кешеләргә балыкка өстенлек бирергә киңәш итә.D витамины күләме буенча балык итне генә түгел, күпчелек яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә уздыра. Бигрәк тә бу витаминга балык мае...
Табиблар холестерины югары кешеләргә балыкка өстенлек бирергә киңәш итә.
D витамины күләме буенча балык итне генә түгел, күпчелек яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә уздыра. Бигрәк тә бу витаминга балык мае һәм тәрәч бавыры бай. Аның организмда җитмәве балаларда һәм хәтта өлкәннәрдә дә рахит барлыкка килүенә сәбәпче була. Балык мае баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеге өчен кирәкле булган омега-3 май кислоталарына бик бай.
Белгеч сүзләренә караганда, балыктагы аксым диетик санала. Моннан тыш, анда кеше организмы өчен мөһим булган аминокислоталар да байтак. Ә менә балыкта сеңер һәм кимерчәк иттәгегә караганда шактый азрак. Һәм алар азрак булган саен, метеоризм, эчәклектәге язва һәм яман шеш патологияләре үсеше ихтималы да түбәнрәк.
Моннан тыш, балыкта фосфор һәм кальций бар, алар сөяк һәм буын авыруларыннан интегүчеләргә бик кирәк.
Табиблар фикеренчә, балык ашау холестерин дәрәҗәсен шактый киметергә ярдәм итә, кан басымын нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары авыруының, инфарктның һәм инсультның хәвефен киметә. Балык аксым, май, витаминнар һәм минераллар чыганагы булып тора.

Итнең кимчелеге шунда ки, малга ашата торган азыкка хәзер антибиотиклар тутыралар.
Балык — күпкә йомшаграк ризык. Шуңа күрә рациондагы итнең бер өлешен балык белән алыштырырга кирәк. Табиблар, ким дигәндә, атнасына ике-өч порция балык ашарга киңәш итә.
Фото: https://kiziltan.ru/
Комментарийлар