Ни өчен суга лимон кушарга кирәк?
Иртән җылымса суга бераз лимон телемнәре, я лимон согы кушып эчегез.
Лимонлы су бигрәк тә хатын-кызлар өчен яхшы. Ул гормоннарны нормада тотачак. Моннан тыш:
-артык авырлыкны киметергә,
-организмнан токсиннарны чыгарырга,
-иммунитетны, тире торышын һәм ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә.
Эш шунда: лимон лептинга йогынты ясарга сәләтле. Әгәр ул баланста булмаса, организм май катламнарын туплый башлый.
Рецепт бик гади: иртән җылымса суга бераз лимон телемнәре, я лимон согы кушып эчегез.
Аллергия, язва, гастрит, колит вакытында ярамый.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Фото: https://ru.freepik.com
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-08-07/ni-chen-suga-limon-kusharga-kir-k-3876376
Комментарийлар