Логотип «Мәйдан» журналы

Муенга җил тисә

Түбәндәге киңәшне сынап карагыз әле.

Көзге чорда муенга җил бәрү еш күзәтелә. Авыртудан котылу өчен түбәндәге компрессларның файдасы тими калмас.

Керән тамырын эре угычтан чыгарып, шуңа 2–3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яисә шарф белән бәйләп куеп, 20 минут ятып торыгыз.

Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авырту бетәр.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-10-05/muenga-il-tis-3467105

Комментарийлар