Логотип «Мәйдан» журналы

Манныйга он кушабыз, йомырканы сытабыз...

Ял көне. Шуны аңлау и рәхәт, и күңелле, әйеме?

Әйдәгез, бик тәмле һәм туклыклы манныйлы коймаклар чыжлатып алабыз. Сез аларны ничек әзерлисез? Без менә болай итәбез. 

150 грамм манный ярмасы, 100 грамм он, 250 миллилитр кефир (оеган сөт, шәһәр каймагы да ярый), бер калак чәй содасы, бер чеметем тоз, бер кашык шикәр, ике йомырка алабыз.

Йомыркалар янына тоз, шикәр салып, бераз күпертәбез, кефир, сода кушабыз, болгатабыз. Манный ярмасын койгач, акрынлап он кушабыз. Куе масса килеп чыга.

Кызган табага май салып, май кызгач, камырны кашыклап салып чыгабыз. Коймакларның ике ягын да алтынсу төскә китереп кыздырабыз. Алар бик күпереп, йомшак булып пешә.

Бал, кайнатма, куертылган сөт бу туклыклы коймаклар янына бик килешә.
Тәмле булсын!

Автор: Ләйсән Якупова

Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от KamranAydinov

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-01-20/mannyyga-on-kushabyz-yomyrkany-sytabyz-3610827

 

Комментарийлар