Логотип «Мәйдан» журналы

“Магнит давылы” турында

Медицина фәннәре докторы киңәшләр бирде.

Медицина фәннәре докторы Роман Горенков “магнит давылы” көннәрендә организмы һава шартлары үзгәрешләренә бирешүчән кешеләргә нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирде.

Эксперт билгеләп үткәнчә, “магнит давыллары”ның кешеләр сәламәтлегенә йогынтысы мәсьәләсе әле ахырга кадәр өйрәнелмәгән. Атмосфера басымы һәм һава температурасы үзгәрешләре кеше организмына зур йогынты ясый. Шул ук вакытта Роман Горенков кешеләрнең геомагнит үзгәрешләреннән бәйле булуын инкарь итми, әмма бу әлегә тулысынча исбатланмаган, ди. Эксперт метеобәйлелек психологик яктан да булырга мөмкин, дип фаразлады: кеше үз-үзен начар хис итүне кайчак “магнит давылы” белән бәйли.

Белгеч фикеренчә, сәламәт кешеләргә геомагнит үзгәрешләре йогынты ясарга тиеш түгел, ләкин, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүче кешеләр аларга бик сизгер булырга мөмкин.

Сәламәтлекләре начарлануны “магнит давылы” белән бәйли торган кешеләргә Роман Горенков фаразланган геомагнит үзгәрешләре көнендә акыл һәм физик йөкләнешне киметергә, артериаль кан бысымы үзгәрешенә игътибар итәргә, стресслы хәл-вакыйгалардан качарга, алкогольдән һәм артык ачы ризыктан баш тартырга, күбрәк су эчәргә һәм иртәрәк йокларга ятарга киңәш итте.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от sна Freepik

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-09-21/magnit-davyly-vakytynda-ze-ne-nichek-totarga-n-rs-asharga-3448434

Комментарийлар