Лаванда файдасы
Бу хуш исле үлән йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә.
Лаванданың организм өчен файдасы борынгы заманнан ук билгеле. Үсемлек күп кенә авыруларны дәвалау өчен кулланылган. Химик составы бай булганлыктан, лаванданың авыртуны баса, бәвелне куа, иммунитетны ныгыта, тынычландыра торган көче бар.
Шулай ук, лавандалы препаратлар организмга ялкынсынуга һәм көзән җыеруга каршы яхшы тәэсир итә. Препарат канны сыекландыра, баш мие кан әйләнешен яхшырта, йөрәк ритмын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, холестерин төеннәре барлыкка килүгә комачаулый. Лавандалы чәй ашказаны эшчәнлеген нормальләштерүгә, үзәк көю, күңел болгану симптомнарын бетерүгә ярдәм итә.
Иң мөһиме - бу үлән кәефне күтәрергә, стрессны бетерергә, йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә. Тәмле исле эфир майлары кушылган ванна кереп чыгу да яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде йокы бүлмәгезгә аромалампа куеп, сулар һавагызны лаванда исе белән баетсагыз, татлы йокыга киткәнегезне дә сизмәссез.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: https://ru.freepik.com
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-11-11/lavanda-kipterdegezme-4003608
Комментарийлар