Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкылыкка рассольник әзерлик!

Эштән кайткач, тиз генә аш өлгертү өчен бик шәп була ул.Кышкылыкка рассольник әзерләү өчен 3 килограмм кыяр, 3 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм суган, 500 грамм арпа ярмасы (перловка)...

Эштән кайткач, тиз генә аш өлгертү өчен бик шәп була ул.










Кышкылыкка рассольник әзерләү өчен 3 килограмм кыяр, 3 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм суган, 500 грамм арпа ярмасы (перловка), 200 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм уксус, түгәрәк борыч кирәк.
Арпа ярмасын 4-5 сәгать суда тотабыз. Кыяр, помидор, кишер, суганны турап, арпа ярмасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып, 40 минут пешерәбез. Пешеп чыкканда гына уксус салабыз.
Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябабыз һәм, төреп, суынганчы тотабыз.
Тәмле булсын!


Автор: Юлия Төхбәтуллина



 

Фото:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-28/kyshkylykka-rassolnik-h-zerlik-2434121



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-28/kyshkylykka-rassolnik-h-zerlik-2434121








Комментарийлар