Логотип «Мәйдан» журналы

Куркума файдасы

Ул ризыкны гына тәмләтеп калмый, сәламәтлек өчен дә файдалы.

Куркума картаю процессын акрынайта, организмдагы токсиннарны бетерә, шул ук вакытта йөрәкне ныгыта, ашкайнату процессын яхшырта, бавырны саклый икән. Бу хакта Кытай табиблары белдерә.

Аның составындагы куркумин көчле антиоксидант булып санала, шуның белән яман чирне дә булдырмый калырга ярдәм итә.
Ә моның өчен бер чәй калагы төелгән куркуманы, бер чеметем кара борычны бер чынаяк җылы суга салып эчәргә кирәк. Бу эчемлекне ярты елга бер тапкыр ике атна дәвамында кулланырга киңәш ителә.
 
Автор: Ример Насретдинов
   
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jigsawstocker
 

 

 

 
 

 

 

 

 

Комментарийлар