Куе укроп үстерәсегез киләме?
Кайбер бакчачылар укропның начар чыгуына, яки буйга китүенә зарлана. Укроптан мул уңыш аласыгыз килә икән, аны ашламалы түтәлгә утыртыгыз. Тик түтәлегез караңгы урында булырга тиеш түгел.Ашламаның иң...
Кайбер бакчачылар укропның начар чыгуына, яки буйга китүенә зарлана.
Укроптан мул уңыш аласыгыз килә икән, аны ашламалы түтәлгә утыртыгыз. Тик түтәлегез караңгы урында булырга тиеш түгел.
Ашламаның иң яхшысы — череп кара туфракка әйләнгән тирес булыр.
Тырматылган түтәлгә 2 сантиметр тирәнлектәге кечкенә буразналар (аралары 15-20 сантиметр) сызабыз һәм җылымса су сибәбез.
Укроп орлыкларын буразналарга сипкәч, аларны торф, черемә яки коры туфрак белән күмдерәбез.
Соңыннан буразналарны уч төбе белән тыгызлап чыгарга кирәк, түтәлгә су сипмәсәң дә була.
Укроп утыртасы җиргә известь, көл кертергә ярамый, андый урында яшел тәмләткечләр начар үсә һәм кызара.
Артык сулы җирдә дә укроп үсми, саргаеп кына утыра. Аны ел саен бер урынга чәчәргә ярамый, шулай ук, сельдерей, тмин, фенхель, кервель, петрушкадан соң утыртырга киңәш ителми.
Иң килешкәне — кыяр һәм кәбестә урыны, бу очракта укроп куе булып үсәчәк һәм мул уңыш бирәчәк.
Өстәлегездә гел генә яңа яшел уңыш булсын дисәгез, укропны 15-20 көн саен чәчеп торыгыз.
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock
Чыганагы:
Комментарийлар