Логотип «Мәйдан» журналы

Кишер суы нәрсәдән файдалы?

Кишер суы бик файдалы.

Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.

Кишер суы аппетитны ача, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 миллилитр кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имезүче хатыннарга кишер суы эчәргә киңәш ителә.

Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә аны очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һәм башкаларга эчәргә киңәш итәләр.
Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда яхшы ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, ул ирләргә - җенси көчсезлектән, хатыннарга түлсезлектән кулланырга киңәш ителә, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".
Кишер суы кыйммәтле даруларны алмаштыра ала.
 
Автор: Фануз Хабибуллин
 
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com
 

 

 

 

 

Комментарийлар