Логотип «Мәйдан» журналы

Керән яфрагы ярдәмгә килә

Уңган хуҗабикәләр теплицада үстергән кыярларны тозлый да башлады инде. Бигрәк тә, аларның вакларын өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышны кетердәп торган хуш исле кыяр ашарсыз.Банкага тозлаган кыяр кү...




Уңган хуҗабикәләр теплицада үстергән кыярларны тозлый да башлады инде.








Бигрәк тә, аларның вакларын өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышны кетердәп торган хуш исле кыяр ашарсыз.


Банкага тозлаган кыяр күгәреп китмәсен өчен керән яфрагын кулланыгыз. Аны кыяр тозлаганда банканың төбенә салалар һәм кырыйларына тезәләр. Кыярның иң өске катламына керән тамырлары салырга мөмкин. Андый кыяр йомшармый, кетердәп тә торачак әле.


Тозлы кыярны мичкә, чиләк, кисмәк кебек савытларда озак саклаганда тозлык өстендә күгәрек җыела. Яшелчәләр йомшара, тәмсезләнә, алардан начар ис килә башлый.


Мондый хәлне булдырмас өчен нишләргә соң?


Әгәр дә кыярны, кәбестәне тозлаганнан соң, тозлык өстенә коры горчица сибеп куйсагыз, күгәрек барлыкка килмәс. Горчицаны тукымадан тегелгән кечкенә капчыкка салып, кыярлар арасына урнаштырырга да була.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-18/ker-n-yafragy-yard-mg-kil-3344381 


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-18/ker-n-yafragy-yard-mg-kil-3344381

 



Комментарийлар