Логотип «Мәйдан» журналы

Кефир яратасызмы?

Кефир эчәр өчен 6 сәбәп.

Файдалы бактерияләргә бай булган кефир ябыгучыларга гына түгел, эчәклекләрен тәртипкә китергә кирәк булганнарга да ярдәм итә.

Эчәклек инфекциясе эләктереп авыручы балаларга кефир эчү аеруча файдалы. Ул эчәклекнең микрофлорасын тәртипкә сала.

Антибиотиклар кабул итүчеләргә дә кефир эчәргә киңәш ителә. Ул файдалы бактерияләргә антибиотиклар ясый торган тискәре тәэсирне киметә.

Кефир канда холестерин күләмен киметә.

Кефир  юан һәм туры эчәклектәге яман шешне кисәтә.

Иммунитетны стимуллаштыру сәбәпле, кефир аллергик реакцияләрне киметә.

Кефир — аксым, кальций чыганагы. Алар сөякләрне ныгыта. Кефирдагы кальций сөттәгегә караганда яхшырак үзләштерелә. Шуңа да аны остеопороздан профилактика буларак киңәш итәләр.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-09-17/kefir-yaratasyzmy-3932365

Комментарийлар