Логотип «Мәйдан» журналы

Каз бәбкәләренең "кыз", "малай" булуын ничек аералар?

Яз ахыры, җәй башы - каз бәбкәләре, чебешләр тавышына күмелгән чор.Кош-корт асраучылар аларның нинди токымнан булуын, ничек тәрбияләргә икәнен яхшы белә. Ә менә бәбкәләрнең атамы, яки анамы булуын нич...




Яз ахыры, җәй башы - каз бәбкәләре, чебешләр тавышына күмелгән чор.







Кош-корт асраучылар аларның нинди токымнан булуын, ничек тәрбияләргә икәнен яхшы белә. Ә менә бәбкәләрнең атамы, яки анамы булуын ничек аерырга соң?
1. Каз бәбкәләренең канатын аерып карагыз. Каурыйларның берсе озын, икенчесе кыска булса — ана, барысы да озын булса — ата.
2. Каз бәбкәсен, тавык чебешен аягыннан тотып күтәрегез. Башын өскә күтәргәне — ана. Әтәч, ата каз буласы сузылып төшәчәк.
3. Шулай ук каз бәбкәләрен томшыкларына карап та билгеләргә була. Ана бәбкәләрнең борыны бәләкәй була.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова


Фото: https://pixabay.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-05-24/kaz-b-bk-l-rene-kyz-malay-buluyn-nichek-aeralar-2815524





Комментарийлар