Логотип «Мәйдан» журналы

Кара һәм кызыл карлыган желесе

Кара һәм кызыл карлыганнан шәп желе ясап була.

«Безнең гаиләнең иң яраткан кайнатмасы — кара карлыган желесы. Бу файдалы да, тәмле дә. Башта җиде стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. Аны 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Без аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз», — дип сөйли Гөлия Әгъләмова.
Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерилизацияләнгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны башы белән аска таба борып куеп, шул килеш бер тәүлек тотыгыз.
Суынгач, желе барлыкка килер.
Кызыл карлыганнан да татлы желе ясап була. Карлыганны чистартыгыз, юыгыз һәм иләк аша чыгарыгыз.
«Желе бер стакан җиләкле сиропка ике стакан шикәр комы исәбеннән әзерләнә. Башта шикәрнең яртысын гына сиропка өстәп, 15 минутка чамасы кайнатыгыз. Аннары шикәрнең калган өлешен салыгыз, тулысынча эреп беткәнче болгатыгыз, аннары уттан алыгыз. Желе суынганчы стерилизацияләнгән савытларга тутырыгыз», — дип аңлатты Гөлия.
Желедан морс ясап була, аеруча кызыл карлыган желесы морс өчен яхшы була.
 

Фото: https://pixabay.com/

Чыганагы: «Челнинские известия»

Комментарийлар