Логотип «Мәйдан» журналы

Кан тамырларында тромб булмасын дисәгез

Бу җимеш ашказаны эшчәнлеген дә яхшырта.

Галимнәр тромблар барлыкка килүгә каршы торучы арзан һәм киң таралган җимешне ачыклаган. Сливада бик күптөрле минераллар бар: бакыр, тимер, калий, магний, кальций, фосфор, йод һәм цинк. Белгечләр шулай ук аларда клетчатка, антиоксидант һәм витаминнарның А, В, С, Е һәм К төркемнәре булуын әйтә.
Галимнәр гипертониядән, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан, анемиядән, кан әйләнеше бозылудан һәм атеросклероздан слива ашарга киңәш итәләр.
Көненә 3-4 слива ашау ашказаны эшчәнлеген дә көйли икән.
 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kan-tamirlarinda-tromb-bulmasin-dis-gez-258754/

Комментарийлар