Логотип «Мәйдан» журналы

Кан басымын ничек күтәрәсез?

Югары кан басымын төшереп була, ә менә түбән булса - аны күтәрү өчен дару юк, диләр.Укучылардан килгән киңәшләрне сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Әлеге исемлекне комментрийларда тулыландырыйк әле...

Югары кан басымын төшереп була, ә менә түбән булса - аны күтәрү өчен дару юк, диләр.




Укучылардан килгән киңәшләрне сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Әлеге исемлекне комментрийларда тулыландырыйк әле, дуслар. Бәлки берәрсенә ярдәмебез тияр.
"Канәфер кабып йөрим. Бик булыша".
"Лавр яфрагын кабып тору да ярдәм итә. Мин шулай хәл алам".
"Тозлы әйбер ашап куям".
"Тел астына бик аз гына тоз кабып, аякларны күтәреп яту да булыша".
"Сөтсез, каты итеп ясалган, баллы чәй эчәм".
"Кулларымны өскә күтәреп, басып торам. Файдасы бар".
Тик шуны онытмагыз, авыруга табибка мөрәҗәгать итеп, аның киңәшләрен тыңлау мотлак.
 

Автор: Гөлия Климова


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik






Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-05-26/kan-basymyn-nichek-k-t-r-sez-3274313

Комментарийлар