Кабактан пирог әзерли беләсезме?
Бер әфлисун да кирәк булыр. Бу татлы камыр ризыгын кабакны бик өнәмәүчеләр дә яратырга тиеш.
Камыр өчен кирәк:
  140 грамм акмай;
  3 кашык су;
  2 кашык шикәр;
  1,5 стакан он.
  Боларның барысын да кушып, камыр басабыз.
Эчлек өчен кирәк:
  2 стакан кабак измәсе (кисәкләргә бүленгән яшелчәне мичтә пешерәбез һәм изәбез);
  200 грамм эремчек;
  3/4 стакан шикәр;
  2 йомырка;
  кыргычтан чыгарылган 1 әфлисун кабыгы.
  Боларның барысын да блендерга салып әйләндерәбез һәм эчлек әзер!
Камырны табага җәеп урнаштырабыз һәм өстенә эчлек салабыз.
  40 минут 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә пешерәбез.
Тәмле булсын!
Автор: Ләйсән Якупова
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-09-27/kabaktan-pirog-zerli-bel-sezme-3456419
 
         
    
     
                                                            
                            
                         
                     
                
Комментарийлар