Логотип «Мәйдан» журналы

Җиләк уңышы мул булыр!

Әле бакчада кар өелеп ятса да, эшләр һич тукталып тормый. Бакчачылар теплицага кар кертә, күпләр җәйге уңыш турында алдан ук кайгырта.Кар эреп бетмәс борын җиләкләрне дә, нәкъ карлыган, крыжовниклар к...

Әле бакчада кар өелеп ятса да, эшләр һич тукталып тормый. Бакчачылар теплицага кар кертә, күпләр җәйге уңыш турында алдан ук кайгырта.
Кар эреп бетмәс борын җиләкләрне дә, нәкъ карлыган, крыжовниклар кебек үк, кайнар су белән эшкәртергә мөмкин. Бу очракта суның температурасы 50-60 градус чамасы булырга тиеш. Ә җәй дәвамында җиләкне 45-50 градуслы су белән эшкәртергә киңәш итәбез.
"Лайлалы кучкар, төрле бетләрдән, зарарлы бөҗәкләрдән котылу өчен бик яхшы ысул. Әйткәндәй, суга чак кына, сыек алсу төстәге итеп, марганцовка өстәгәндә, тагы да файдалырак булачак. Бу эшләрне башкарганда суны лейкадан гына коярга була. 8-10 литрлы чиләк ике карлыган куагына һәм 4-5 квадрат метрда утыртылган җиләккә җитәчәк. Иң мөһиме - бу киңәшләрне кар эреп беткәнче кулланырга кирәк", —дип киңәш бирә Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре.
 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова




Фото: savondemarseille.ru



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-03-30/il-k-u-yshy-mul-bulyr-2749091

Комментарийлар