Гранат төшен ашарга ярыймы?
Гранат - гадәти булмаган җимеш, ул иммунитетны ныгыта. Аны кулланганда шундый сорау туарга мөмкин: гранат төшләрен ашарга ярыймы?
Гранат төшләрендә клетчаткалар күп. Ул ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый, матдәләр алмашын нормальләштерә, салкын тигәндә ярдәм итә. Шулай ук, төшләрдә антиоксидантлар, B төркеме витаминнары, E витамины, магний бар.
Тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, гранат төшләрендәге матдәләр гормональ баланска уңай йогынты ясый, бигрәк тә бу хатын-кызларга кагыла.
Гранат төшләренең структурасы каты, шуңа күрә теш эмале сизгер, ашказаны авыруы булган кешеләргә ашамаска киңәш ителә. Эш шунда ки, бу төшләр авырлык белән эшкәртелә. Шулай ук, гранатта органик кислоталар да бар, алар ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, шуңа күрә гастрит яисә язва белән интегүчеләргә ашарга ярамый.
Автор: Фануз Хабибуллин
Фото: https://ru.freepik.com
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-11-06/granat-t-shen-asharga-yaryymy-3997430
Комментарийлар