Түбәндәге туклану режимы да кулай: өч көн яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, тагын өч көн сөт ризыклары, балык һәм кош ите. Болай иткәндә организмыгызга зыян китермисез.
Эсседә күп итеп күәс эчү дә зыянлы. Табигый күәс ул файдалы. Әчетелгән ризыкта В һәм Е витаминнары күп. Әмма көненә ике стаканнан да артыграк эчәргә ярамый. Күбрәккә китсә, диарея башлана.
Суны аз-азлап, һәр 20-30 миут саен эчегез. Әмма салкын су эчәсе килүне басмый. Урта Азия кешеләре эсседә кайнар су эчә.
Югары температура тир белән витаминнарны да чыгара. Бу бигрәк тә С, B1, В2, B6 һәм РР витаминнарына карый.
Эсседә йөрәк катырак эшли. Шуңа да калийга бай ризыклар ашарга кирәк. Беренче чиратта бу бәрәңге. Калий банан, кунжут, брокколи һәм шпинатта да бар.
Итле ризык ашаганда без матдәләр алмашын 40 процентка арттырабыз. Салкын вакытта бу җылынырга ярдәм итә. Ә эсседә тир бүлеп чыгуны тизләтә. Итне кефир яки йогыртка алыштырыгыз. Аларда аминокислоталар, фтор, кальций һәм калий бар, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Автор: Фануз Хабибуллин
Фото: https://pixabay.com/
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Essed-d-res-tuklanigiz-840431/
Комментарийлар