Әгәр кинәт салкын тисә...
Табиб өйдә дәвалану буенча киңәшләре белән бүлеште.Билгеле табиб Александр Мясников салкын тиючеләргә түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша.Еш кына җылытучы чара буларак кулланыла торган спиртлы эчем...
Табиб өйдә дәвалану буенча киңәшләре белән бүлеште.
Билгеле табиб Александр Мясников салкын тиючеләргә түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша.
Еш кына җылытучы чара буларак кулланыла торган спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартырга.
Авыру кешегә туклануда бернинди чикләүләр булырга тиеш түгел, ул күпме тели, шулкадәр ашарга тиеш.
Тавык шулпасын күбрәк ашарга кирәк — анда организмга инфекцияне җиңелрәк кичерергә һәм тизрәк савыгырга ярдәм итүче цинк һәм магний күп.
Кайнар килеш түгел, ә җылы эчемлекләрне ешрак эчәргә — бу хәлне яхшырта, начар матдәләрне бәвел белән чыгаруны активлаштыра. Табиб күбрәк мүк җиләге суты һәм баллы чәй эчәргә тәкъдим итә.
C витаминын артык күп дозада кабул итәргә ярамый — аңа карап кына савыгуны тизләтеп булмый, аның каравы витамин артык көтелмәгән реакция китереп чыгарырга һәм бавырга “бәрергә” мөмкин.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: vk.com
Комментарийлар