Логотип «Мәйдан» журналы

Декабрь уртасында уңыштан башыгыз әйләнер!

Астрологлар вәгъдә итә. Йолдызнамәнең дүрт билгесенә. Кемнәр алар?

Сукоярга һәммәсе дә игътибар итә башлар. Ул үзенә ышаныр, активка әйләнер, зур биеклекләргә күтәрелер. Үҗәт һәм тәвәккәл булачак, үзендә таулар күчерерлек көч тояр. Шәхси тормышта да гармония көтелә. Сөйгәне белән киләчәккә планнар корыр, алар бик тиз тормышка ашачак!

Балык та тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп итәр. Үз-үзенә бәясе артыр. Декабрь уртасында карьера уңышлары белән бәйле мизгелләр кичерәчәк. Зур проектны тормышка ашыра алыр. Һөнәри осталыгын арттырып, курыкмыйча алга барса, Балык күп мәсьәләләрне хәл итә алыр. Ул мәртәбәле кешеләр белән танышыр, аларның ярдәмен тояр. Ялгыз Балыкларны яңа “роман” көтә.

Кысла өчен бу көннәр гади булмаячак. Ул үз көче белән зур уңышка ирешәчәк. Начар уйларга гына бирелмәсен. Үткәндәге уңышсызлыклар аңа комачауларга мөмкин, дөрес нәтиҗәләр ясый белергә кирәк. Көч туплап, яңа офыкларга омтыл, Кысла! Тормышың яхшыра башларга тиеш. Үз-үзеңә ышану позитив һәм бәхетле мизгелләр китерер.

Арысланга декабрь уртасында барлык катлаулылыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеге бирелер. Аңа бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Яңа мотивациясе барлыкка килер. Энергиясе ташып торыр. Кәефе яхшырыр. Шәхси мөнәсәбәтләрдә уңыш көтелә. Катлаулы хәлләрдә интуициясе дөрес юл күрсәтер.

 

Автор: Ләйсән Якупова

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-12-11/dekabr-urtasynda-u-yshtan-bashygyz-yl-ner-356078

Комментарийлар