Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй содасы - хуҗалыкта бик зур ярдәмче.

Аның кайбер үзенчәлекләренә искә алыйк әле. Сода чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка культуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз...




Аның кайбер үзенчәлекләренә искә алыйк әле.
 







Сода чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка культуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода ярдәмгә килә. 1 литр суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка арасына сибеп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.
Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә була.
Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 процентлы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй кашыгы) сиптергәндә, помидор баллырак була.
Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 литр суга 12-15 грамм чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.
Виноградка файдалы. Винограды өлгерә башлаганда, 5 процентлы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-05-10/plitka-arasyna-l-n-sm-sen-chen-3251686 







Комментарийлар