Логотип «Мәйдан» журналы

Бу гөлне өйдә үстермәгез!

Ни өченме?

Диффенбахия - өйдә үсүче бик популяр йорт үсемлеге, аны һәр икенче өйдә очратырга мөмкин.
diffenbaxiya
Аны еш кына балалар бүлмәләренә урнаштыралар. Бу кечкенә баланың сәламәтлеген куркыныч астына кую икәнлеге турында күпләр уйламый да.
Әгәр дә диффенбахиянең яфраклары сынган яисә ярылган икән, ул агулы сут бүлеп чыгара. Бу сут кешенең борынына яисә авызына эләксә, анны пешерергә мөмкин. Аеруча күзләргә эләгүе куркыныч.
Гөлне күчереп утрытканда аш-су бүлмәсендәге калак-кашыкларны кулланмагыз. Әгәр алар тиешенчә юылмаса, гөл чыгарган агу кешенең ашказанына эләгергә мөмкин.
 

Фото:office-market52.ru

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bu-g-lne-yd--sterm-gez-263749/

 

Комментарийлар