Логотип «Мәйдан» журналы

Бөкрәймә, туры утыр!

Хәзерге заман кешеләренең, аз хәрәкәтләнүдән, күбрәк вакытын компьютер, телевизор, телефон артында утырып үткәрүдән, аркасы авырта.

Язу өстәле артында озаклап утыру умыртка баганасы өчен эзсез калмый. Умыртка баганасын турайтыр өчен гади генә күнегүләр дә ярдәм итә ала. Мәсәлән, көн дәвамында йөзтүбән яки аркада 15 минут дәвамында берничә тапкыр ятып алу зарур. (Билгеле, ашаганнан соң түгел!)

Бу умырткалыкка ял итәргә мөмкинлек бирә. Вакыт-вакыт турникта көчтән килгән кадәр асылынып тору да бик файдалы. Әмма бу очракта тартылырга да, селкенгәләп алырга да ярамый. Турниктан сикереп түгел, ә аяк очларына басып, акрын гына төшәргә кирәк.

Утырган яки баскан килеш кулларны терсәктән бөкләргә һәм артка каерып, калак сөякләрен тоташтырырга тырышырга. Шул чакта аркада нидер шыртларга мөмкин. Бу куркыныч түгел. Умырткалыкта тайпылышлар булганда, бу күнегүне 2-3 атна дәвамында көнгә 8-10 тапкыр эшләргә кирәк. Аннан соң 2-3 атна ял итеп алырга да мөмкин. Сәламәт булыгыз!
 

Фото: https://kiziltan.ru

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-11-18/b-kr-ym-tury-utyr-670840

 

Комментарийлар