Баш авыртуы җәй көннәрендә көчәя...
Табиб-невролог аның сәбәбен һәм котылу юлларын аңлатты.
Ни өчен җәйге вакытта баш гадәттәгедән ешрак авырта, һәм бу чирдән ничек котылырга? Бу сорауларга табиб-невролог Павел Хорошев җавап бирә.
Елның җылы вакытында кешедә тир бүленеп чыгу көчәя, һәм бу организмда су җитмәүгә китерергә мөмкин, дип билгели табиб. Аның сүзләренә караганда, сыеклык җитмәү – җәен килеп чыккан баш авыруларының иң киң таралган сәбәбе.
"Җәй көне баш авыруның 90 проценты кешенең аз эчүе белән бәйле", – ди Хорошев.
Организмда су җитмәү баш миен кан белән тәэмин итү начарлануга китерергә мөмкин, дип дәвам итә невролог.
"Шуның аркасында кан йөреше начарлана, димәк, барлык органнарны, шул исәптән күп санлы энергия таләп итүче төп органны – баш миен кан белән тәэмин итү дә. Шуңа күрә баш авыртуы да килеп чыга", — дип аңлата белгеч.
Җәй көне тәүлегенә ике литрдан алып, ике литр ярымга кадәр су эчәргә кирәк, шул чакта баш авыртуы борчымас, — дип киңәш итә табиб. Ә кышын көн саен 1,5 литрдан 2 литрга кадәр сыеклык куллану җитә, дип саный табиб.
Әмма бу киңәшләр сәламәт кешеләр өчен каралган, дип кисәтә ул. Әгәр кешенең йөрәк яки бөер авырулары бар икән, суны күп эчәргә ярамый, дип ассызыклый табиб.
Комментарийлар